(дәвамы)
Сания Шарипова.
Разия балалары белән тышта саф һавада йөреп кайтып керде. Фәритнең аш-су бүлмәсендә савыт-саба шалтыратканы ишетелеп тора. Авыздан сулар китереп, бөтен өйгә тәмле пылау исе таралган. Балаларны чишендереп, өстәл артына утырулары булды, ашка таракан төште, ишектә кыңгырау зыңлады. Фәрит, торып, ишек ачарга китте. Артыннан ияреп кергән чакырылмаган кунакка:
‒ Сәриякәй, кара нинди көтелмәгән тансык кунак. Без тагы синсез генә ничек кичке ашны ашыйбыз икән дип, борчыла башлаган идек. Ярый, әле килеп җиттең. Нинди җилләр ташлады? ‒ дип, сүзләре белән төрттерә биреп ачуланып эндәшсә дә, хатын аның кыйланышына игътибар итмичә, пәлтәсен салырга онытып, туп-туры аш-су бүлмәсенә үтеп, өстәл кырындагы утыргычка килеп утырып, мышык-мышык еларга тотынды. Фәриткә, тәрлинкәсен күтәреп, ишекне дөпелдәтеп ябып, залга кереп, телевизорны барлык көченә акыртудан башка чара калмады. Сәрия сулкылдап еларга, нәрсәдер сөйләргә кереште. Разиягә өзек-тәтек сөйләме бенән Тимурның аерылышырга ризалык бирмәячәген аңлатты.
Сәрия үзенә язмыш сызыгын сызгач та сызгалаган: кайдан башлап, кайда тукталганын белерлек түгел. Бәхеткә акчага интегеп тормый, шуңа ул бу очракта үзен гаепле саный. Ике ел элек аның тормыш юлында Азат кабаттан пәйда булган икән бит. Ул аны бөтенләй көтмәгәндә очраткан. Ләйләне балалар бакчасыннан алырга соңга калам дип, машиналар туктатырга кул күтәреп торганда, каршысына джип килеп туктый, руль артында Азат. Аны күрү белән, аяк астындагы җир шуышкандай тоела, әйтерсең бу очрашу ‒ очрашу түгел, гел уйлап йөргәнгә, керә торган чираттагы бер төш кенә. Машинага кергәч, көл астында пыскып яткан хисләргә, каяндыр кинәт көчле җил килеп бәрелеп, учакны кабат тергезә. Алар үзләренә үзләре каршы килә алмый, качып очрашып, учакка утын өстәп, аны ялкынландырып торалар. Аптырагач, мәхәббәтеннән качып, Тимурдан Фәрит аша Разияләр торган шәһәрдән эш, торак белешергә куша. Бар да уңай хәл ителгәч, бирегә Күмертауга килеп урнашалар. Мәхәббәт ‒җимеш түгел, бозылган урынын кисеп ташлап булмый. Койрыгына баскач, өзелгән кәлтә еланыныкыдай, берни булмагандай, яңадан үсә. Шалтыраткыч, ике араны якынайтып, бер яктан бер якка татлыдан татлы, хисләргә бай сөю сүзләре ташый. Сагынуына түзә алмый башласа, Сәрия баланы әниләргә күрсәтеп алып киләм дип, башкала аша, Азат алып куйган кунакханә бүлмәсендә кунак булып, авылыннан әйләнә.
Сәрия, киңәш тотудан узып, үзенең эчен бушатырга килгән, хуҗабикә колагы ишеткәннәрен ышанмый тыңлады. Ул Тимурны беренче курстан бирле белә. Акыллы ир, эшендә мактаулы, хатынына гел булыша, тапканын өенә кайтара, тормыш иптәше һәм баласы өчен үлеп тора. Әмма Сәрия аны аз гына да яратмый. Азатны күрмәгәндә, язмыш белән килешкән, ирен яраткан сыман иде, аны очраткач, читлектән чыккан арысланга охшап киткән. Хисләрен яшерә, ясалма тормыш алып бара, Тимурны яраткандай булып, хамелиондай кыйлана алмый. Ул икейөзле түгел, эчендәге тышында булган авыл кызы. Кайчак та Тимур Фәрит кырына кергәли, хатынындагы үзгәрешләрне сизенә. Разиядән Сәрия белән сөйләшеп карауны үтенә. Гаиләсен җимерәсе, якыннарын югалтасы, баланың йөрәген җәрәхәтлисе килми. Сәриянең бер катнашы булмаган иренә Ләйләгә кызым дигәнгә дә ачуы килә икән. Разия ике ут арасында калды. Аңа Ләйлә дә, Тимур да, Сәрия дә бер үк дәрәҗәдә якыннар. Ул Тимурны да аңлады, әхирәте белән дә килеште. Җаныңны бирер чиккә җитеп, яраткан кешең була торып, сөймәгәнең белән яшәү үлемгә тиң.
Кухнядагы әңгәмәләренең ахырына чыкмалы түгел. Сулкылдап елый- елый сөйләшү ике хатынның берсенә дә җиңеллек китермәде, уртак төпле фикергә килә алмадылар. Елап туеп, күңеле бераз урынына утыргач, Сәрия кайтырга җыенды:
‒Әхирәткәем, иртәгә бергәләп, күрәзәчегә барыйк әле. Ялгызыма куркыныч. Эштәге кызлар барсын да дөрес әйтә торган кәрт салучының адресын бирделәр. Әгәр ул сөйгәнең белән калачаксың дисә, ике дә уйламыйм, китәм. Миңа Тимурның развод бирүе кирәкми.
Разиягә, каршы килә алмаганлыктан, теләми генә, ризалык белдереп, баш какты, сүзсез генә, аны озатты. Ишекне япкач, балалары бүлмәсенә күз салып алды, бар да тәртиптә икәнлеген белгәч, ире утырган диванга килеп кырын ятты. Фәрит чәй эчә-эчә күрсәткедән, бик бирелеп, “Салават Юлаев”командасы уйнаган хоккейны карый иде. Хатыны сөйләгәннәрне колак чите белән генә тыңлады. Шулай да:
‒ Нәрсә, нәрсә, Тимур язмышын күрергә язмасын, ‒ дип куйды. Разия сүзгә саран ире белән килешеп, аңа ныграк елышты. Хоккей бетүгә, балалар йоклаган иде. Алар, студент чактагы сымак,вакыт инде соң булуга карамастан, кухняга кереп, пылау белән чәйне җылытып, тормышларына шөкер итеп, озак кына сөйләшеп утырдылар.
Икенче көнне Разия, балаларына вакытлыча күз-колак булып торырга, күршесен чакырып кертүгә, тәмле хушбуй исләре аңкытып, Сәрия килеп керде. Каникуллар булганлыктан, юл ерак диеп тормаган, Ләйләсен авылга әти-әниләре янына кайтарып куйган икән.
Күрәзәче, Разияләр урамыннан ерак яшәмәгәнлектән, күптәнге дуслар, тышның саф һавасын иснәп, җылы нурларын кызганмаган март кояшына сокланып, биек үкчәле итекләре белән аяк астындагы җепшеп суланган карны шыгырдатып, култыклашып, күтәренке каеф белән, җәяү генә атладылар. Сәрия Азат белән калачагын ишетәчәк, Разия дә аның көн саен килеп, зарлануларыннан, төшенкелеккә бирелүеннән җиләгән, киңәш бирә-бирә туйган. Алды-арты хәерле булсын, дусты ишетәсен ишетеп, күңелен тынычландырсын дигән теләктә. Күрсәтелгән адрес буенча килеп, кыңгырауга баскач, ишекне караңгы чырайлы хатын ачты. Көн кояшлы булуга карамастан, алар кергән бүлмә баз кебек салкынча һәм үтә шомлы иде. Тәрәзәләренә авыр калын бәрхет тукымадан тегелгән пәрдә эленгән. Күз өйрәнмәгәнгәме, уртада калын кара җирлеккә бизәк төшкән япма белән капланган түгәрәк өстәл өстендә ниләр ятканы ачык күренми.
Күрәзәче рус телендә, өстәл кырына чакырып, ни өчен килүләре белән кызыксынды. Аның тавышы дерелдәп һәм нигәдер аларны кызгангандай, кар суы шикелле, саркып кына чыкты. Сәрия кыенсынып урындыкка аркасын терәлгәч, киләчәктә үзен нәрсә көтүен белергә теләвен әйтте. Кәрт салучы Разиягә диванга күчеп утырырга кушты. Кәртләрен таратып салды. Озак кына бер кәртләргә, бер Сәриягә текәлеп, сәер итеп, маңгай астыннан карап торып, авыр сулап тын алгач, коточкыч хәбәрне яшергәндәй:
‒ Син кайсы ир белән калсам яхшырак булыр дип уйлыйсың. Кызың бар, күз яшьләре, чишелмәгән проблемалар,уфтанулар, кайгылар күрәм,‒ дигәч, Сәрия үзенең холкына баш була алмый, кинәт кызып китте, ачуланырга тотынды. Боларны ул күрәзәчесез дә әйбәт белә, аңа киләчәге кирәк. Ничек һәм кайчан тиз генә иреннән аерыла, шул кирәк. Кәрт салучы кулбашларын сикертте, беркайчан да аерылмаячагын, Сәриянең үлгәнче яратмаган ире белән яшәячәген әйтте. Аннан кәртләрне өстәлдән җыеп алды, урыныннан кузгалып, хатыннарга китәргә мөмкин икәнлекне белдерде. Ишеткәннәрдән Сәриянең аксылга буяулы иреннәре калтырады, озынайтылган керфекле күз карашы белән ялварып,тезләнердәй булып, үтенеп, күрәзәченең яңадан кәрт ачуын сорады. Тегесенең нәрсәнедер әйтеп бетермәве күренеп торса да, “юк” дигәнне аңлатып, башын чайкады. Шулчак Сәриядә истерика башланды: хатынга кычкырырга тотынды, аны күрәзәллек итә белмәүдә, юкка акча җыюда гаепләде. Ул һичшиксез аерылышачакларын, яңадан туй булачагын дәлилләде. Күрәзәче үз бакчасына ыргытылган сүзләрне эндәшми тыңлады, биргән акчаны да алмады. Хатыннар чыккач, ишек шапылдап ябылды. Тыштагы кояш яктысы, матур һава торышы аларга куаныч өстәмәде. Разиянең Фәритен шатландырып, ул яраткан пирәмәчләр пешермен дигән теләген юкка чыгарып, әхирәте калган көнен аларда елап, диванда аунап уздырды. Бертуктаусыз күрәзәче сөйләгәннәрнең буш сүз булуын, башкача бер кайчанда шул шарлатаннарга ике аягының берсен дә атламаячы турында кат-кат сөйләп, яшенә тыгылып утырды.
Берничә көннән ныклы карарга килеп, Сәрия аерылышу турында гаризасын судка илтеп тапшырды. Өстеннән авыр йөк төшкәч, Ләйләсен алырга авылга кайтып килергә теләде, кайтышлый Азат янына кереп, нинди карар кабул итүен җиткереп шатландырырга исәпләде. Теләген иренә белдереп тормады, чөнки ул машинаны яхшылап йөртә белмәгән хатынын ялгызын ерак юлга чыгармасын белә, үзе дә иярү куркынычы бар. Ләйләне алырга китүе хакында гадәттәгечә Разиягә шалтыратты.
Аның бик борчылып торган чагы иде. Атна буе эшсәфәрдә йөргән Фәрите кайтырга тиеш. Шәһәр эчендә сизелмәсә дә, юлларда көндез кояш җылысына эрегән кар суы көзгедәй туңган, март аеның соңгы себертмә бураннары уйнаклап тора. Күңеле тыныч түгел. Иренең исән-сау кайтуын теләп, аны көтте. Кичке якта шалтыраткычы шалтырагач, дертләп китеп куркып кына алды. Шалтыратучы Тимур иде. Аның ят тавыш белән өзек-өзек сөйләшеннән, Сәриянең боздай шома юлда машина белән идарә итә алмыйча, хәләкәткә очравын, исән түгеллеген төшенде. Авылга кайтып барышы булганга, Ләйләсе янында булмаган. Машинада Азатның гәүдәсе табылуы башка сыймаслык гаҗәп хәл. Кинәт көтмәгәндә көзге суык кичләрнең берсендә туган сөю тарихы, кинәт көтмәгәндә язгы бозда шуып мәңгелеккә югалды.
Разия, күрәзәченең үлгәнче иреңнән аерылмаячаксың диюен, ни өчен акча алмавын аңлады. Ул нәрсәнедер әйтеп бетермәде, бәлки
‒ Сөйгәнең белән теге дөньяда кавышсаң гына инде. Андагыны мин белмим, димәкче булгандыр.
Андагыны беребез дә белми.
Вакытның үткәне сизелми. Якташының бу дөньядан китүенә өч ел. Ә аның юклыгына Разиянең һич ышанасы килми. Ишектә кыңгырау чыңлатып елмаеп керер дә:
‒ Әхирәт, әйдә, чәй эчеп алыйк әле, ‒ дип, алып килгән күчтәнәчен өстәлгә тезәр кебек.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
2019 апрель.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1