🤲 Аллаһ Сүбехәәнәкә үә Тәгаләдән ныклы иман сорыйм: барыбызга да Аллаһның яраткан колы булырга язсын!
🤲 Гомеребез өзелгәнче Аллаһ күрсәткән туры юлда булырга язсын, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. сөннәтен үтәп яшәргә насыйп булсын!
🤲 Аллаһ Сүбехәәнәкә үә Тәгалә үзебезне һәм гайләбезне шайтан вәсвәсәсеннән сакласын, Үзенең рәхмәте белән исәп-хисапсыз Фирдәүс Җәннәтенә кертсен һәм Үзен күрү белән сөендерсен!
🤲 Яраткан пәйгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с. белән Кәүсәр чишмәләренең суын авыз итәргә насыйп булсын!
🤲 Аллаһ кабер газабыннан, җәһәннәмнең утыннан, Зәмһәрир суыкларыннан сакласын! Соңгы гамәлләребез хәерле, соңгы сүзләребез:
🤲 ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺ МӨХӘММӘДҮР-РАСҮҮЛҮЛЛААҺ! – булсын!
🤲 Изге гамәлләребезнең нуры тормышыбызны яктыртсын, Кыямәт көнендә дә йөзебезне нурлы итсен! Коръән йөрәгебезнең язы булсын!
🤲 Аллаһ Сүбехәәнәкә үә Тәгалә өчен белем алуыбызны җиңеләйтсен, Корьәнне укып, аңлап, өйрәнеп, тормышыбызда кулланып, яшәргә насыйп булсын!
🤲 Намазларыбыз, догаларыбыз, гыйбәдәтләребез ихлас күңелдән булсын һәм аларны үзебезнең яхшы гамәлләребез үлчәвендә күрергә язсын!
🤲 Телебез Аллаһны искә алудан армасын, гайбәттән, начар сүзләрдән ерак булсын!
🤲 Холкыбызны матур, йомшак, хәерле итсен, башкалар да шуны күреп, безгә тартылсыннар, бала-оныкларыбыз үзебездән бары яхшы сыйфатларбызны гына алсын!
🤲 Кайда теләсәк, шунда булырга язсын, ә иң мөһиме – кабул булырлык ХАҖ кылырга язсын!
🤲 Аллаһ Сүбехәәнәкә үә Тәгалә безне сихәтләндерсен, барлык авырулардан, арганлыктан арындырсын!
🤲 Яныбызда бары иманлы, ихсанлы, кешелекле, тугры дуслар, аңлаучы туганнар булсын!
Һәрвакыт өебез һәм якыннарыбыз сөендерсен; ярату, бер-береңә хөрмәт, татулык, дуслык, ихтирам, аңлашу булсын!
🤲 Аллаһ киләчәк кавемебезне сәламәт, тәкъва, иманлы итсен! Дәвамчыларыбыз дөньяда да, ахирәттә дә догачы һәм сөедерүче булсыннар!
🤲 Вакытыбыз бәракәтле булсын!
Бар эшләребезне Аллаһка тапшырып, ихлас күңелдән Аллаһны яратып яшәргә язсын!
🤲 Барыбыз өчен сорыйм: тәкъвалык – Мөхәммәд с.г.с-неке. кебек; матурлык – Йосыф г.с.-неке кебек; сабырлык – Әюб г.с.-неке кебек; байлык – Сөләйман г.с.-неке кебек; Локман хәкимнеке шикелле акыл һәм хикмәт; Ибрагим г.с.-неке кебек тәкьвәле киләчәк буын!
🤲 Йәә Раббым, бу дөньяда да, ахирәттә дә тормышыбыз бәхеттә, сәгадәттә, гафиятьтә, һидәяттә булсын!
🤲 Аллаһ Җәннәтләрдә күрешергә насыйп итсен! Ин шәә Аллаһ! Әәмиин!
🤲 Аллаһның рәхмәте, шәфкате, хәере насыйп булсын! Әәмиин!
🤲 Йәә Раббым, хәерле теләкләребезне тормышка ашырсаң иде! Әәмиин!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев