Бакчадан җил чәчәге
Чире алып кайттым.
Зеленкага батып,
Бераз авырып яттым.
Кызлар мине сагынган.
Имеш сеңлемә килгәннәр,
Яраткандай кыйланалар:
Өстенә өелгәннәр.
Әнинең киемен киеп,
Уйнамакчылар уен.
Читтән генә күзәтәм,
Тик яту миңа кыен.
Кызларның уены мәзәк.
Артист кебек киенәләр,
Аякта үкчәле түфли,
Хушбуйларга коеналар.
Иреннәрендә иннек,
Тырнаклары лаклана,
Көзгегә карап сөйләшә,
Уйныйбыз бит,- дип аклана.
Сеңлемне шуларга биреп,
Кызлар карап ят инде.
Уйнама да, чәй белән дә
Сыйлый алма, оят инде.
Авыру миннән курыккан.
Җил чәчәге кызларга йоккан.
Кызарып чыгып, кычындырып,
Тәмам аякларыннан еккан.
Йөрмәсеннәр очындырып,
Сеңлем кырына килеп.
Өйләрендә утырсыннар,
Авыру икәнемне белеп.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
05.02.14.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев