❗Сезнең бүген хәлегезне белүче булдымы?
‼ Йә үзегез берәрсенең хәлен белдегезме?
❤ Белгән булсалар да , яхшы сүзнең артыгы булмас, языйм әле. Бу язманы укучылар, белеп торыгыз, сез – кемнеңдер кадерле кешесе.
Кемдер сезне ярата, хөрмәт итә. Сезне сагынып, бер күрергә тилмерүче дә бардыр. Сез – кирәксез кеше түгел!
💚 Хәлегезне белүчегә рәхмәтле булыгыз. Һәм икенче юлы ул кешенең хәлен алдан үзегез беренче булып белешергә тырышыгыз.
💙 Шул вакытта дуслык. туганлык җепләре ныгыр; кәефегез күтәрелер, яшәү дәрте артыр.
🏃♂ Хәзер бит хәл белүнең бер кыенлыгы юк. Күрше авылдагы туганыңның хәлен белергә ат җигеп яки җәяүләп чыгып китәсе түгел.
📱 Кесә телефонындагы бер төймәгә генә басасы. Әмма шуңа да вакыт җитми, сәгатьләр буе ватсаптан чыга алмыйча утырабыз.
📞 Авылдашлар, күршеләрнең дә хәлен телефон аша белеп була. Өлгермибез. Вакыт җитми. Ашыгабыз. Кабаланабыз. Бертуктаусыз каядыр чабабыз.
👀 Хәзер бит бер урамда яшәгән кешеләрнең дә вафатын “Авыл яңалыклары”ннан укып беләбез дә, “урыны җәннәттә булсын” дип шатор-шотыр җавап язарга керешәбез.
🆘 Бетте шуның белән...
⛔ Кеше белән кеше, күрше белән күрше, туган белән туган арасында җылылык калмады. Серләшер сүз, бирерлек акыл, эчкерсез ярдәм калмады.
🖤 Күңелләрне салкынлык, йөрәкләрне битарафлык биләп алды.
🗣 Аннан заманны яманларга тотынабыз. Заманның гаебе юк. Заман кешеләрне түгел, ә кешеләр шул заманны барлыкка китерә.
✅ Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм бер хәдисендә бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга кушкан: «Чынлыкта, Аллаһ Кыямәт көнне: «Ий, кеше! Мин авырып яттым, син Минем хәлемне белдеңме?» – дип әйтәчәк.
Теге кеше: «Ий, Раббым! Мин ничек Синең хәлеңне белә алыйм соң, Син бит галәмнәрнең Раббысы!» – дип җавап бирер.
✅Аллаһ: «Фәлән-фәлән кеше авырып ятканда син аның хәлен белмәдең. Аның янында Мине табасыңны белмәдеңмени?» – дип әйтер.
👪 Җәмәгать! Әйдәгез, бер-беребезгә изгелекләр, игелекләр кылып яшәүче, бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп торучы хак мөслим-мөслимәләрдән булыйк!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев