Предыдущая публикация
Балаларым җыенып
Чыга башласалар юлга,
Фәрештәләр сакласынга,
Кыламын махсус дога.
Хикмәт белән бу дога
Аллаһ рәхмәтенә юлыга.
Афәтләрдән саклаучы
Серле нур булып йога.
Гап-гади генә бер дога,
Аңарда чиксез кодрәт.
Доганы үзең дә ятла,
Балаларыңа да өйрәт.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
30.01.24
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9