Предыдущая публикация
Карлыгачлар бала туйдыра,
Күрәм бөҗәк аулаганнарын.
Үзләре сизеп тә карамый
Зур игътибар яулаганнарын.
Ярдагы оя аслы-өсле
Урам сыман ике рәт.
Адашмый өенә кайта,
Очсалар ла ничә рәт.
Чыр-чу, чырык та чырык,
Мәш килү,мең хәрәкәт.
Бәләкәй генә ояң булудан
Юктыр бәхет, бәрәкәт.
Сания Шәрипова, Башкортостан,Бүздәк
08.07.17
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5