Якуб абзый белән коданы төп йортына озатырга баргач танышкан идек. Ул күрше авылга берничә еллар элек Урта Азиядән гаиләсе белән күчеп кайткан. Танышкач, шуны белдем: заманында әткәй белән бергә хезмәт иткәннәр, димәк туксанга җитеп килә дигән сүз. Әткәй байтактан инде бу якты дөньяда юк. Белешә торгач, карчыгының район гәзитенең авыл хәбәрчесе, бик якын танышым Рая апа булуы ачыкланды. Сәлам тапшырырга куштым. Озын вәгазьләр сөйләп, кеше ялыктырмады.
‒ Чакыргач, киләм инде. Кеше аптыраганнан мөрәҗәгать итәдер. Хатын-кызлар, мондый урынга кыска җиңле күлмәк киеп йөрү килешми. Башка чакта искә алыгыз, − дип кенә оялтып алды.
Икенче тапкыр коданың кырык көнен искә алырга баргач очраштык. Урыннарыбыз мулла белән янәшә туры килде. Табындагылар хушланганчы, башкалар ишетмәслек итеп пышылдап кына:
‒ Якуб абзый, сез ары-бире өшкермисезме? ‒ дип сорап куйдым, кашыкны чак тоткан кәкре бармакларымны күрсәтеп.
Күз тимәсен, ул колакка сизгер, күзгә дә бик үткер. Моның белән горурлана да.
‒ Юк, алай өшкергәнем юк. Кирәк дип тапсаң, минем “Өшкерү догалары” исемле китабым бар, ‒ дип, аягы астыннан хәерлекләре салынган яшьләр йөртә торган спорт сумкасыннан юка гына китап алып күрсәтеп.
‒ Кирәк түгел, догалар үземнеке дә күп. Компьютердан да чыгарып алдым, файдасын гына күрмим.
‒ Доганың аның килешкәне була, килешмәгәне... Кызымны өшкерергә туры килгән чак булды.
Аңа ни бары өч ай тирәләре чамасы чакта, Раям йокысыннан дертләп саташып уянып китте.
‒ Бер карт түшемә кагылды, ‒ диде, күкрәген тотып карап.
Имчәкләре буп-буш. Башка чакта баладан артканын банкага сава торган иде. Кызыбыз алганны- салганны белми, туктаусыз ярсый-ярсый елый. Инәй кибеттән смесь дигән әйбер алып кайтты, ясалма сөт әзерләп бирделәр, авызына алып карамый, үксүе үксү. Су коендырып карыйбыз, астындагы чүпрәкләрен алмаштырабыз, врачка күрсәтәбез ‒ файдасы юк. Өч көн керфекле күз йоммадык.
‒ Якуб, баланы үтерәбезмени? ‒ ди, Раям елардага җитешеп,күзгә томырылып карап.
Ни әйтергә дә белмим. Киттем бер үзбәк мулласына. Ул сөйләгәнемне тыңлап торгач, ияреп үк килде.
‒Я зәхмәт кагылган, я күз тигән, ‒ диеп, бер дога белән үзенчә өй эчләрен өшкерде. Кызыбыз, тынычлап, йоклап китте.
‒ Баланың инәсе бозымга эләккән. Мин бозымны алып ташладым. Мин киткәч, аны ясаган кеше нәрсә дә булса сорап килер. Әйбер бирә дә, ала да күрмәгез, ‒ диеп каты кисәтеп китте.
Сәгать үттеме, юкмы, картлы-карчыклы күршедә яшәгән алтмыш яшьләр тирәсендәге хатын кереп:
‒Бабаем белән ашарга утырсак, ипиебез бетеп киткән икән. Әзрәк биреп тормассызмы, дигән йомышка кергән идем, ‒ ди.
Инәй, баласын яклаган бөркетәй, юлына аркылы басып, шундук тегенең авызыннан сүзен бәреп төшерде:
‒ Яңа төшке ашны ашадык. Икмәкнең валчыгын да калдырмый ашап бетердек.
Унбиш минуттан күршебез ипи күтәреп, яңадан килеп керде:
‒Магазинга бардык, менә беруңайдан сезгә алып кайттык, ‒ ди.
Инәй шунда ук тупсадан да уздырмады:
‒Рәхмәт, кирәкмәс. Үзебезнекеләр хәзер алып кайта. Икмәккә киттеләр, ‒дип, күз дә йоммый ялганлап, куып дигәндәй борып чыгарып җибәрде үзен.
Шуннан кызыбыз башкача еламады. Шуннан бозым юк, аны кеше бетерә алмый дигәнгә ышанмый кара. Мин үзбәк мулласына рәхмәт йөзеннән, хәер илтеп, теге доганы дәфтәргә язып алмыйммы.
‒Шулай, доганың килешкәне була, килешмәгәне, ‒ дип сүзен тәмамлагач, табынга дога кылды, күмәкләп амин тоттык .
Рая апа белән, редакция кунакка чакыргач, күрештек. Якуб абзый сөйләгәннәр чынлыкта булдымы икән дип кызыксындым.
‒ Ул кызыбыз безгә андый хәлләрне күрсәтте инде. Мин үзем бу якныкы. Балама ун яшьләр булганда, ияртеп әниләргә кунакка кайттым. Ул, әти белән әнигә ияреп, туганнарыбызның каберен карарга, зиратка барган. Карт әтәсе белән карт инәсе кардәшебез кабере кырында дога укыганда, тик тора белмәгән кызым башка каберләр кырында боталып, кызыксынып каранып йөргәндә, берсенең мәрмәрдән ясалган ташы өстендә өелеп яткан вак акчаларны күреп, учына җыйган. Нәнәләре ачуланудан куркып, кесәсенә салып алып кайтып, чәйдән бушаган кургаш янчыкка тутырып, үзенең астындагы ятак җәймәсе арасына яшергән. Шуннан тик торганнан иртәнгә аягына баса алмас булып уянды. Врачлар полиомиелит вирусы дигән нәтиҗәгә килделәр, ничек дәваларга кирәген белмәделәр. Йортыбыз белән кара кайгыга баттык, өйнең нуры югалды. Күпмедер вакытлар үткәч,урын-җирен җыйганда, постельдән тегеләрне табып алдым, сораша торгач, акчаларның каян килүен белдем. Якубны чакырып кайтарып, янчыкны алган урынга илтеп куйдык. Атна буе үзбәк мулласыннан алган дога белән өшкерә торгач, бармаклары язылып кыймылдый башлады, аннары үкчәгә басты, аллага шөкер, әкеренләп йөреп китте. Иң мөһиме: зираттан вак акча гына түгел, алтын таракка да үрелергә ярамавын, Тукай бабай әйтмешли, хуҗасы юк дип кеше әйберенә тияргә кирәкмәвен төшенде. Менә шундый хәлләр, ‒ дип куйды әңгәмәдәшем.
Мин гаҗәпләнүдән күзләремне күкәй кадәр ачып, колагымны ишәктәй торгызып аны тыңладым. Могаен миңа да шул доганы күчереп алып ятламый булмас.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
02.07.19
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 94
Апамнын бер танышы бар.Ул хатыннын кузе дэ авыр дилэр, анын янында мина авыр, гел китуен генэ котэм - ди апам, энергияне ала ди.
Ул хатында онкология, учетта.тора.
Беркон мина шалтыратты да ,сорадым- нинди дарулар артроздан эчэсен дип,Рэсемнэрен тошереп жибэргэн дэ язып куйган
- люби себя, детям с тобой тяжело будет- дип.
Совпадениеме, бер кайчан авыртмаган аягым шулчаклы авырта башлады, ойдэ ятам укол казап.
Блокировать иттем узен.
Даже мысли материальны дилэр.
Хэзер нишлэргэ дэ белмим.