Предыдущая публикация
Кадерле безгә әниләр,
Дәү әниләр, әбиләр.
Яратабыз, якын безгә
Апалар һәм сеңелләр.
Көләч йөзле нәни кызмы,
Туташмы, ханыммы син?
Күңелгә үз, җанга якын
Сылу сөйгән ярмы син.
Кем булсаң да – син хатын – кыз
Җиһанга нур бирүче.
Тормышның алтын тоткасы,
Елмаючы, көлүче.
Өметсезгә өмет өстәп,
Терәк булучы да син.
Моңлыларны юатучы,
Кайгыртып торучы да син.
Син булмасаң, тормыш ямьсез,
Бернигә дә яраксыз.
Дөньяларны нурга төреп,
Мәңге яшә, хатын – кыз.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2