Синле бала чакларым.
Сагындыра бик еш кына,
Гүзәл туган якларым.
Безнең өчен яшәдең син,
Кызганмадың көчеңне.
Яратып башкардың әткәй,
Һэрчак бөтен эшеңне.
Истә әткәй,эштән кайткан,
"Куян кучтәнәчләрең"...
Хөрмәт итте сине бар да,
Күршеләр,дус-ишләрең.
Син булганда күрмәдек без,
Кайгысын,сагышларын...
Бик сагынам, әткәй бәгърем,
Ягымлы тавышларың.
Тик бер генә кочсаң иде,
Назлап сыйпап чәчемнән...
Миңа карап елмаясың,
Киштәдәге рәсемнән.
"Кызым",-диеп дәшүеңне,
Бик сагынам әтием.
Үзем әни булсам да бит,
Мин гел синең нәниең.
Төпчек бала булгангамы,
Сиңа бик якын булдым.
Серләремне сиңа сөйләп,
Киңәшләр сорап тордым.
Синең биргән киңәшләрең,
Күңел түрендә саклыйм.
Синнән башка кыен әткәй,
Үземә урын тапмыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев