Предыдущая публикация
Монда элек иске мәчет иде
Манарасы кисеп алынган,
Ә соңыннан, аның урынына
Мәдәният йорты салынган.
Бу тарихи, мөһим вакыйгага
55 ел тулган ,ләбаса!
Әйдәгез,бу бәйрәм уңаеннан
Күңел ачып алыйк, ичмаса!
Искә алыйк, ашкынып биегән
Апа-абыйларның яшь чагын,
Искә алыйк, җырлаткан,биеткән
Авылның шәп гармунчыларын!
Зал гел тулы була иде элек,
Кино карый идек көн-аша.
Богалышның укытучылары
Еш куялар иде тамаша!
Мәдәният йорты-ул авылның
Милли сәнгатебез учагы.
Шул учакны сүндермичә тора
"Ялкынның" егет һәм кызлары!
Бу бинаны төзеткән илебез
Тик тарихта гына калса да,
Тау ташыннан салынган диварлар
Гасырларга чыдар, иншалла!
Хафиз Галиев


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2