Предыдущая публикация
Яратамын, диеп ничек әйтим
Араларда Урал-тау яткач?
Яратмыймын, диеп ничек әйтим-
Күңелемдә һәрчак син булгач?
Яратамын, диеп ничек әйтим-
Нурлы йөзләреңне күрмәгәч,
Яратмыймын, диеп ничек әйтим
Гел күрергә сине теләгәч?
Яратам, дип әйтеп була микән
Назлы очрашулар булмагач?
Яратамдыр ,җаным-тәнем белән
Яратырга сине омтылгач!
Хафиз Галиев


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев