Предыдущая публикация
Гаҗәпләнмә миңа, әгәр әйтсәм,
Онытмадым сине һаман,дип.
Исеңдәме, безнең танышуга
Йолдызлар да шаһит иде бит!
...Ул йолдызлар һич тә үзгәрмәгән,
Кимемәгәннәр дә, минемчә.
Безнең йөзләр генә үзгәргәннәр...
Еллар үзып китте дүрт дистә!
Кайнар хисләр биләмиләр инде
Бу тормыштан талган йөрәкне...
Сине кайчак искә төшерүем-
Сагыну ул бары яшьлекне!
...Аяз кичтә йолдызлар җемелди,
Күктә салмак кына ай йөзә,
Ә айдагы көянтәле кыз да
Исемеңне искә төшерә!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев