Предыдущая публикация
Данлы да, фаҗигале дә
Үткәнең синең Казан.
Бәйсезлегең югалса да,
Даның яңгырый һаман!
Меңьеллыгыңны үткәрдек
Белдереп, бар дөньяга...
"Өченче башкала", диләр
Хәзер синең турында!
"Мондый мактаулы" исемгә
Артык сөенми күңел.
Син безнең өчен бердәнбер,
Башкасы кызык түгел!
Синнән ерак яшәсәк тә,
Якын син күңелләргә.
Безгә изге маяк булып,
Кал,син Казан, мәңгегә!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4