НАМАЗГА ЯҢА БАСУЧЫЛАРГА КИҢӘШЕМ!!!
Рамазан аенда өйдә укылачак тәрәвих намазына хәзерлек йөзеннән, намазга яңа баскан мөселманнар игътибарына.
1. Көндезге-өйлә намазының беренче 4 сөннәтендә тәравих намазы аятьләрен укырга өйрәнсәгез, рамазан аенда өйдә үзегез генә укылачак 20 рәкәгәтле ТӘРАВИХ намазына әзер булырсыз. Бик җайлы. Мин үзем ел дәвамында шулай укып бардым. Үземчә ул аятьләрне СӘЛАМ АЯТЬЛӘРЕ дип атыйм.
2. Тәравих намазын 4-әр рәкәгәтле итеп бишкә бүлеп уку да саташмаска әйбәтрәк, минемчә.
ТӘРАВИХ НАМАЗЫ АЯТЬЛӘРЕ
1 рәкәгәттә: СҮБЕХӘӘНӘКӘ. ФӘТИХӘ.
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Сәләәмүн гәләә Нүүһин фил-гәәләмиин.
Иннәә кәзәәликә нәҗезиил-мүхсиниин.
Иннәһү мин г'ибәәдинәәл мү’эминиин.
/Барча галәм Нухка сәлам әйтер. Без яхшыларга әнә шулай изгелек кылабыз. Ул Нух, Безнең хак колыбыздыр. /37. Саффәт, 79-81 а.
2 рәкәгәттә: ФӘТИХӘ.
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Сәләәмүн гәләә Иберааһиим.
Кәзәәликә нәҗезиил-мүхсиниин.
Иннәәһү мин г'ибәәдинәәл мү’эминиин.
/Ул Ибраһимга барча галәм сәлам әйтер. Яхшы эшләр кылучыга, Без шулай изгелек итәбез. Ибраһим, Безнең хак мөэмин колыбыз. /Саффәт, 109-111 а.
Ярты ӘТТӘХИЯТ.
3 рәкәгәттә: ФӘТИХӘ.
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Сәләәмүн гәләә Мүүсәә вә Һәәруун.
Иннәә кәзәәликә нәҗезиил-мүхсиниин.
Иннәәһүмәә мин г'ибәәдинәл мү’эминиин.
/Муса белән Һарунга сәлам булсын. Без гөнаһтан сакланып, яхшылык кылучыларга изгелек итәбез. Алар Безнең хак мөэмин колларыбыздыр. /Саффәт, 120-122 а.
4 рәкәгәттә: ФӘТИХӘ
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Сәләәмүн гәләә Илйәәсиин.
Иннәә кәзәәликә нәҗезиил-мүхсиниин.
Иннәәһүү мин г'ибәәдинәл мү’эминиин.
/Ул, Илъяска барча галәм сәлам әйтер. Изге гамәлләр кылучыга, Без шулай изгелек итәбез. Дөреслектә, Илъяс Безнең хак мөэмин колыбыз. /Саффәт, 130-132 а.
Тулы ӘТТӘХИЯТ, САЛАВАТ, РАББӘНӘӘ. Сәлам бирү, Сәләм догасы.