Предыдущая публикация
Мин матурлык җыям җанга...
Бу матурлык: төстә, истә,
Өндә, ымда һәм тоемда...
Шигъриятнең им-томында.
Бу матурлык: чык, тамчыда,
Бәби нурда, һәр нотада –
Әсәрләгән сихри моңда.
Бу матурлык сыймый аңга.
Сүз-тәгъбир дә чит-ят аңа.
Башка аңлам кирәк монда.
Бу матурлык бик якында...
Бу матурлык бик еракта...
Җитеп була җан-канатта!
Ачар өчен яңа көнне,
Кичәр өчен яңа төнне
Чыныктырам йөрәгемне:
Һәрбер таңда, калып таңга,
Мин матурлык җыям җанга.
Лилия Сәгыйдуллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев