Күңелләрне сыйпап яшәртә.
Шундый көзләр, кышлар куркытса да,
Алга өндәп безне яшәтә.
Була инде күңел төшкән чаклар,
Өмет тулган касәң ватылса.
Күрше, туган, дуслар сызланса да,
Сагышлырак төсле көн торса.
Узасың да гөмер мизгелләрен,
Яз туганда азырак онтыла.
Алда, алга бар да анда диеп,
Алгы көнгә күңел талпына.
Матур диләр ямьләп күрә белгәч,
Кичерүгә күнсә күңелең.
Авыр тойгылар бит адым саен,
Әрнү күзләгәндә да бар тәнең.
Яз җылысы .бар җиханга табиб,
Дәвалый да сулган күңелне.
Эретә дә куя җылыгын биреп,
Яшеллеккә төреп гүмерне.
Моны күреп күңел канатлана,
Җир яшәргәч син дә яшисең.
Алда, алга, бар да анда диеп,
Уңыш теләп эшең эшлисең.
Әнә бәйрәм шушы язга шаһит,
Хатын кызлар, әни бәйрәме .
Умырзая кар астыннан чыга,
Җир бүләге чәчәк бәйләме.
Яз яшәртә, яшел төскә төреп,
Күңел дә бит дөнья көзгесе.
Тәрәзәдән бәреп кояш карый,
Матур булсын бәйрәм кичәсе.
07.03.24 ел Зөфәр Әхмәт.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2