Елак көзнең салкын көнендә,
Акрын атлый басу юлыннан,
Күшеккән эт, өйдән куылган.
Кая бара?, белми үзе дә,
Начар күрә сыңар күзе дә.
Күптән йончылганы сизелә,
Кабыргага чаклы беленә.
Җилләр талый арык гәүдәсен,
Ядау, хәтта, аның шәүләсе.
Акрын атлап бераз бара да,
Артка карый, туктап кала да...
Басу арты - авыл өйләре...
Чаң кагамы кое чиләге?
Ынгырашкан сиртмә тавышы,
Кемнең кемгә төште каргышы?
Ул өйләрдә аны көтмиләр,
Ишегалдына да кертмиләр.
Бик еш кына таяк алалар
Һәм кизәнеп сыртка салалар.
Сирәк кенә, әйе, яклыйлар :
Таяк түгел, таш та атмыйлар.
Бирә каткан ипи кисәген,
Тик, янында тота күсәген.
Ә, аннары куып җибәрә,
Китми торса, тагын кизәнә.
Көче барда өйне саклады,
Хуҗаны да яттан яклады.
Картайгачтын, хәзерге көндә,
Кирәге юк инде беркемгә.
Акрын атлый басу юлыннан,
Күшеккән эт, өйдән куылган.
Бераз гына атлап бара да,
Артка карый, туктап кала да...
(ядау - ябык, хәлсез, йөдәү)
05.09.2022
Айрат Шәйхетдинов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев