-------------
Еллар узган саен, күңел кайтармаса да, картлык сизелә. Картлык белән килә күп уйлар. Шул ук вакыт, адәмгә вакыт җитешми башлый. Ул тырыша өлгерергә бар эшләрен башкарып калдырырга. Әлдә үзе буенча гына бәйләнешле түгел, ә балалары һәм оныклары турында да кайгырта. Калдык елларын адәм үзе өчен яшәсә иде – шунда булыр иде бераз дөреслек.
Икенче яктан, безнең Россия хөкемәтендә теләгән фикерләрне тормышка ашыру бик авыр. Ә кеше бәхетле кайчан “язмыш белән теләк бергә атлыйлар”.
.Күп кешеләргә һаман да җитешми нәрсәдер, конкретно адәмгә бер үзенә генә җитешсә дә, аның баласына яисә оныгына кирәк ниндидер ярдәм. Шулай үмерләр дә үтеп китә, авыр картлык җитә. Картлык көнендә адәм кала проблемалар эчендә.
Кешеләр байлыкка төрлечә тиң булалар. Артык байлык артыннан куа-куа, үз-үзләрен яисә гаиләләрен бәхетсезлеккә китереп чыгаралар. Ул особенно бизнесменнар арасында күп. Даже эшкә ярамаган кайсы депутатлар, артистлар, спортсменнар да тотындылар ачыктан - ачык карарга халыкка колларга караган кебек.. Төнә генә алар кем дә түгел иде, ә бүгенгесе - безгә яшәргә киңәш бирүчеләр.
Миңа, хезмәтем буенча, күп туры килә төрле гаиләләргә кереп йөрергә.
Дөреслекле обществода (в справедливом обществе) барыбер җиңеллерәк яшәргә. Тик кая ул дөреслекле илләр бар хәзерге заманда?! Әйтергә кала: яшәсен иде адәм үз тормышында вакытны ашыктырмый гына, балаларын да ул ашыктырмасын иде.
Тирә –ягыбызда күп өйрәтүчеләр:
Ничек кирәк безгә дөрес яшәргә.
Ул сөйләүчеләр дә бәхетле түгел,
Тел сөяксез бит -арымый сөйләргә.
---
Мин үзем күп белүчеләрдән түгел,
Тик әйтәчәк сезгә сүзләр бар.
Бу дөньяда күпме ашыксак та,
Күп эшләребез эшләнми калалар.
“Гомерне аңышкан – ашыкмый” диләр,
Дөрес әйтелгән бик акыллы сүзләр.
Тик шул сүзләрнең эчтәлеген тоеп,
Узсын иде безнең гомерләр.
Нәрсә соң ул безнең дөрес яшәү,
Төп максатыбыз кая язылган?!
Ник шул кадәрле ашыгабыз һаман,
Әллә байлык өченме без яратылган!?
Саулык, тынычлык җитәслек түгелме,
Кирәкме соң безгә зур байлык?
Әллә кешегә хакимчелек кирәкме,
Ул бит була чиксез туенмаслык.
Кирәкме соң безгә зур биналар,
Кызыксындырыр өчен берәүне!?
Ә байлыктан башка тагын нәрсәң бар,
Шатландырыр өчен башка адәмне.
Сокландырыр хезмәтләреңме бармы,
Яисә булыштың син берәр ятимгә?
Харам малыңа бина төзеттеңме,
Күрсәтер өчен фәкыйрь кешегә.
Кемгә кирәк байның ярдәмләре,
Ходай каршында кабул булмаса.
Гонаһлары да гафу ителмәсләр,
Ярдәмләре бик күп булса да.
Кумыйк иде байлык артыннан,
Без тумаган мәңге яшәргә.
Табылган икән халял байлыгыбыз,
Ярый, язсын тыныч биләргә.
Халял байлыкны биләсен иде
Йорттагы һәрбер лаеклы адәм.
Тик рәхмәтле, сәйләмле булсын,
Туган йортына китерсен ярдәм.
Ата-ананы хөрмәтләп яшик иде,
Булсын гаиләдә һаман да дуслык,
Әби-бабайлар онытылмасыннар иде,
Югарыда булсын безнең намуслык.
“Яшьлек вакыт – тиле вакыт” диләр,
Күп ялгышлар була яшьлектә.
Тик яшьлек тә бик кыска вакыт бит,
Зирәк булырга язсын һәркемгә.
Әгәр дә адәм шуны аңламаса,
Дөньяны куар, бер дә туктамас,
Ашыккан булып, ул ашына пешәр,
Саулык турында бер дә уйланмас.
Ә саулык турында сирәк уйланыла,
Аны югалткач күңел борчыла.
Шуннан соң гына килә уйлану безгә,
Саулык булмагач - җан да сызлана.
Һәрбер адәм матур яшәсен иде
Үзенең “туган йолдызы” астында.
Гомере узгач, горурланып әйтсен,
Мин сокланмадым көмеш-алтынга.
Басым ясап тагын әйтер идем,
Булмасын иде бездә көнчелек.
Зур байлыклар бар да юкка чыга,
Бу дөнья бит түгел мәңгелек.
Саулык, җан тынычлыгы телим
Бу язган рәтләрне укучыларга.
Игьтибар белән мин язганнарны
Тагын бер тапкыры укып чыгарга.
Иртә уяну белән шатланыйк иде,
Сызылып матур таңнар атканга.
Бүгенгесе мин исән-сау шөкер,
Сау булсыннар барча дуслар да.
Язмыш белән теләк бәйләнсә иде,
Шул бит була безнең бәхетебез.
Ходай бирсә аны без сизәрбез,
Шатлыклы үтәр безнең гомеребез.
“Гомерне аңышкан – ашыкмый” диләр,
Дөрес әйтелгән, бик акыллы сүзләр.
Бәхетле тормыш телим барыгызга да,
Ашыкмый үтсен безнең гомерләр.
М.Максут. 18.07.19ел.
Комментарии 33
Смакует каждый миг и наблюдает,
Как спит ребёнок, молится старик,
Как дождь идёт и как снежинки тают.
В обыкновенном видит красоту,
В запутанном простейшее решенье,
Он знает, как осуществить мечту,
Он любит жизнь и верит в воскресенье,
Он понял то, что счастье не в деньгах,
И их количество от горя не спасет,
Но кто живёт с синицею в руках,
Свою жар-птицу точно не найдет
Кто понял жизнь, тот понял суть вещей,
Что совершенней жизни только смерть,
Что знать, не удивляясь, пострашней,
Чем что-нибудь не знать и не уметь.
Омар Хаям