Аерма.
Үзен мөэмин мөселманга санаган һәр кеше үзенең гамәлләрен һәр вакыт Бисмилла белән(Аллаһ исеме белән ) башлый. Димәк барлык үзенең гамәлләрен Аллаһка тапшыра.Аллаһ риза булырлык гамәлләр генә кыла. Шәригатькә каршы килерлек гамәлне әгәр үтәргә туры килсә, аны инде Аллаһ исемен атамыйча башкара.(Мөселманны көчләп шәригатькә каршы килүче гамәл эшләргә күндерергә мөмкиннәр.Йә булмаса ачлыктан үлем хәленә җиткән мөселманның, үлмәс өчен харам ризык ашавы –диеп тә мисалга алырга була).
Шул ук хәл христианнарда да күзәтелә.Христиан үзенең гамәлләрен: “Во имя отца, сына и святого духа!» -диеп башлый. Әлбәттә үзләрен бары бер Аллаһка табынучы диеп атаучы хрестианнарның, ни өчен болай бер юлы 3 исемне искә алып гамәлләрен башлавын карап үтәбез.
Христианнарга иңдерелгән китап “Инҗилдә” кешеләрнең килеп чыгышы турында: “Аллаһы Тәгалә кешене җир балчыгыннан, үзенә ошатып яралтты”-диелә. Димәк Христианнар күзаллавы буенча Аллаһы Тәгалә кеше формасында диеп уйланыла.Димәк ул кеше формасында икән, аның димәк баласы булуы да, хатыны да булу мөмкин диеп уйланылына.Гайса сгвс ны алар әлбәттә Аллаһның малае диеп ошаналар.Ә менә инде нәрсә ул изге җан(Святой дух) –монысы алар өчен томаннырак булган нәрсә.(Кай бер христианнар аны фәрештә диеп куз аллый).
Әле язганнар дөреслектә ни аңлата(Белгәнегезчә христиан дине –Ислам диненең соңгы баскычы иде.Шушы баскычны үткәч , алар төп Ислам диненә күчәргә тиеш булганнар)
Ислам дине буенча болар болай була: Кайчан Аллаһы Тәгалә җир балчыгыннан беренче Адәм атаны бар итә, шуннан үзеннән аңа җан өреп , аны җанлы итә.Үзеннән акыл өреп, аны акыллы итә.Менә шушы Җан һәм акыл-Аллаһның үзеннән булып, алар мәңгелек булалар.Инҗилдә язылган: “ Аллаһ беренче кеше-Адәмне үзенә ошатып яралтты”-диюе шуларны аңлата ул, аның гәүдәсе куз алдында тотылмый.(Иконаларга табыну да шунлыктан килеп чыккан.)
Шуңа күрә христианнар үз-үзләренә табынгандай килеп чыга.Әлбәттә Кешедә булган акыл, һәм җан Аллаһы тәгаләдән.Әмма ул җан һәм акыл, Аллаһ җаны һәм акылы белән чагыштырганда , барлык җиһанда булган бер тузан бертеге чаклы гына.Хәтта җиһандагы барлык фәрештә һәм кеше акылларын , җен акылларын бергә туплаган вакытта да, Алар Аллаһы Тәгаләнең җаны һәм акылының бер тамчысын гына тәшкил итәләр.
Аллаһы Тәгалә Адәм атаны бар иткәч, анардан Һава ананы аерып ала.Ләкин җаннны Һава анага үзеннән өрсә дә, акылын аңа фәрештәләр куялар.Фәрештәләр Һава анага ясалма акыл программасы кертәләр.(Ни өчен аның шулай кирәк булуы турында, алдагы язмаларда язган идем.Кабатламыйм). Христианнар искә ала торган изге җан-шушы Һава ана җаны инде.
Тагын да дөресерәге-Һава ананың ясалма акылы.Программа.Димәк Һава ана ясалма кеше-биоробот булган.
Беренче акыл иясе Адәм атадан, тагын бер акыл иясе аерылып алына- Адәм атаның копиясе.Ләкин бу акыл иясендә җенес органы ир-атныкы була.Ә төп атабыз Адәмдә җенес органы хатын-кызныкы була.
Менә бу Адәм атаның ир-ат җенесе белән Һава ананы кушкач, алардан туган балалар-җирдәге беренче кешеләр булалар да инде.
Аллаһы Тәгалә бары шушыларга гына-кеше диеп исем бирә.Кешедә инде бер юлы ике акыл пәйда була: Баш миенең уң як ярымшарында Һава ана акылы(Ясалма акыл) . сул ягында Адәм акылы(Тәбигый Аллаһтан килгән акыл). Христианнар менә шул Җәннәттә вакытта беренче Һава ана белән, Адәм атаның беренче копиясе булган Адәм атадан туган беренче ир җенесле кешене-Гайса диеп, ягъни Аллаһның улы диеп атыйлар.(Сын божий-диләр).
Күргәнегезчә христиан динендә табынулар һәм атамалар буш җирлектә генә тумаганнар.Шуңа да Коръанда христианнар турында Аллаһы Тәгалә-“Китаби каферләр”-диеп искә ала.Әлбәттә Инҗил китабын Аллаһтан тешкән китап буларак укырга мөмкин.Әмма инде анда күп үзәрешләр кертелүе һәм дөрес тәфсир кылынмавы буларак аның белән мөэмин мөселманга тормышта куллану
тыела.Аның хөкемнәре барысы да диярлек Коръанда яңа шәригать белән алыштырылалар.
Әлбәттә бу нәрсәләрдә тагын бер нәрсәне искә алмый китми булмый. Фәрештәләр-чит планета вәкилләре.Фәрештәләр безнең җир планетасы цивилизациясенән үсештә нык алга киткән чит планета вәкилләре.Алар үзләренең акыл көчләре кешеләргә караганда бик нык зур булу сәбәпле, кешеләр өчен фәрештә булсаларда, Аллаһ исеменнән җир кешеләренә сөйли алалар.Аларның да гәүдә төзелешләре шул ук кеше гәүдәсе кебек булсалар да, аерма акыл төзелешендә.Фәрештәләрдә баш миенең Һәр ике ярымшарларында бер ук акыл. Үз вакытында аларның җирдә әле цивилизация нигезләре салынып яткан вакытта, космик карабларда җиргә тешүләре, җир халкы өчен Аллаһ тешүе булып тоелган. Җирдә күп Аллалык барлыкка килүе дә алалрның шулай тешкәләп йерүләре белән бәйле була. Менә бу нәрсәләр дә христианнарның Аллаһны кеше гәүдәле итеп танырга этәргән.
Фәрештәләр инде хәзер җиргә тешсәләр дә, кешеләргә күренмиләр.Ислам дине буенча алар җир планетасын төрле хәүеф-хатәрдән саклыйлар.Шуңа да җиргә тешкән хәтта комета кисәкчекләре дә, кешегә зыян салмый диярлек.Әлбәттә хәзер җирдә барган терле әфәтләрне алар зурларын бетереп барсалар да, кай берләрен бетермичә кешеләргә үзләренә дә планетаны сакларга кирәклеген аңлаталар.
Аллаһ Бөек!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1