Кайтып төпләнүчеләр пенсия яшендәгеләр, авылда яшьләр аз булуы гына күңелгә шом сала, - ди авыл мәчете имамы Ислам Нотфуллин. – Авылдашлар дингә тартыла, биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый, мәчеттә җомга намазына 15-18 кеше җыела, гадәти көннәрдә бераз азрак. Дин йортыбыз сәдака акчалары хисабына яши. Читтә яшәүче авылдашларыбызның да ярдәмен тоябыз.
1992 елда ачылган мәчетне ел саен төзекләндереп торалар. Әлеге эшләр барысы да иганәчеләр булышлыгы белән башкарыла. Мәчетнең верандасын яңартып ясарга планлыйлар. Кирәк-яраклар саклау өчен яңа склад төзү нияте дә бар. Яктытаулылар гошер сәдакаларын да беренчеләрдән булып җыеп тапшырганнар.
Тулырак: https://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/iakty-tau-avylyndagy-kumak-eslar-ocen-30ar-50sar-men-sum-birucelar-bulgan
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев