Безнең колхозның алма бакчасы 1,40 гектар мәйдан били. Быел аннан 12 центнер алма җыеп алдык, нәтиҗәдә, колхоз кассасына 360 сум акча керде. Менә ничә ел инде колхозчылар колхоз бакчасы алмасы белән сыйланалар. Бакчачы Х.Шәмгунов бу алмагачларны 13 ел карап тора.
“Шушма” колхозы (Бәркәтә авылы).
“Ленин юлында” - 1970 ел, 19 сентябрь.
Киров исемендәге колхозга (Утыз Имән) бөтен гомерен биргән колхозчыларны кайгырталар. Монда Хәдичә әби һәм Гайсә бабай Гыйззәтовлар өчен яңа йорт салганнар. Өлкән яшьтәге Мөкәррәмә Ильясова өчен дә шундый ук йорт өлгерә.
“Ленин юлында” - 21 сентябрь, 1970 ел.
Тулырак: https://nashcheremshan.ru/news/bu-kyzykly/lasman-avyly-kesese-5-kilogrammly-gombaga-iulykkan
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев