Бердәй якын күңелемә.
Тик сез берүк көнләшмәгез,
Сездән артык сөйгәнемә
Халык гамен алга сөреп,
Гомер буе көйгәнемә, хөрмәтле авылдашлар.
Туган авылыгыз табигатен
Җырларыма салып, көйләгәнемә;
Динебезне үстерергә теләп,
Сезнең өчен бер дә кирәкмәгән,
Дини сүзләр сөйләгәнемә.
Күпсенмәгез мине
шушы җирне
Җаным кебек итеп күргәнемә;
Сездән артыграк күреп,
Бу авылны
Авылкаем! - диеп йөргәнемә.
Газиз халкым өчен,
Авыл өчен,
Хәләл көчләремне биргәнемә.
Авылымны,
Кочагыма алып,
Җаным белән
төргәнемә...
Озын гомер юлым -
шушы җирдә,
Шушы җирдә -
хезмәт юлларым.
Өйгә түгел,
Өйдән ташып хезмәт салам!
Шөкер!!!
Намусым - саф!
Чиста кулларым!
Әйе, яшәү рәвешем шундый да бит ул ...
Ләкин, эшләп кенә, ярап булмый икән ул, халыкка...
Ярарга, яраклашырга... Теләмадем...
Изгелеккә юллар ярып, гел алдан йөгердем шул...
Ниләр булды бу халыкка?!.
Ни өчен Уразмәт авылының мәчетендәге ремонт эшләре, озак елларга, хәтта ки, сигез елга, сузылып китте икән?!.
Ни өчен икәнлеген дә беләм!
Әмма дә ләкин, уйларымнан уелам...
Саранлыкмы бу?
Әллә хөсетлекме?
Үз-үземә шундый төслерәк сораулар бирәм...
Хөсетлекме димәс идем, гомер юлларымда миңа бу авылда, үз колакларым белән, шуңа дәлил булып торган бик күп сүзләр ишетергә, бик күп авырлыклар аша үтәргә, төрле формадагы усаллыклар белән дэ очрашырга туры килгәляде...
Шуңа дәлил итеп берничә генә бөртек мисал да китереп үтим.
Бу авылда узган бик озын хезмәт юлларымны үткәндә андый хәлләр, ай-һай, ничек тә күп булды. Читтән килгән кешеләр монда гомерлеккә дә чит булып кала икән! Мин бүген шуны аңладым.
Усылы кызы идем бит мин. Усылы кызы!
Бүген җанымны өзәрдәй булып, авыл халкының миңа төбәп әйткән сүзларе хәтеремә килеп, йөрәгем аша ялтлап үтеп китә.
"Нигә син безнең авылны туган авылым дип атыйсың?" - дип әйткән кешеләр булгалады...
Бервакыт, бер җыелышта, шул җыелышның темасына туры китереп, туган авыл турында язылган бер шигыремне дә сөйләп җибәргән идем, залда утыручылардан берәү: "БУ БИТ ҖЫЕЛЫШ, ШИГЫРЬ КИЧӘСЕ ТҮГЕЛ!" - дип, торып ук басты!
Бер яки ике тапкыр гына, булса иде икән әле ул, шундый төслерәк, бик сәер, җаныңны өзәрлек, күренешләр!?...
Иң күп сүзләр, 2016 елдан башлап, ягъни, күмәк көч белән мәчеттәге ремонт эшләре башлангач, авыл эчендә, урамнарда, хәтта, кайбер кешеларнең өйларендә узган Коръән ашларында мәчет белән минем арада кайнап-кайнады...
Түз генә!..
Раббыма рәхмәт, бөтен гомеремә җитәрлек итеп, чиксез зур сабырлык биргән икән Ул миңа! Бу авылда минем бер дошманым да булмады, Әлхәмдүлилләһ! Юк та!!!
Мине дошман күреп йөрүчеләр - бихисап
Нишлисең бит...
Язмыштыр ул!
Мине тиктомалга гына, бер сәбәпсез, дошман күреп йөрүчеләр, әйе, бар!?
Минем - үз юлым! Тормышка һәм кешеләргә карата - үз карашым! Ул кешеләрнең - үз юлы. Үз карашы...
Нигә һәм нинди сәбәпләр табып, минем белән дошманлашып йөрергә мөмкин икән соң ул!..
Ә мин, һаман да, игътибар итмәска тырышып, үз юлым белән йөри бирәм ...
Иң мөһиме, минем өчен, изге эш-гамәләремә Аллаһның ризалыгы булсын! Башкасы мөһим түгел!
Изге эш-гамәллләргә, изге юлларга салган һәр адымым, хәләл акчаларымның һәрбер тиене, гомерем буена да, фәкать - АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН! Кабул кылсын Раббым гамәллэюәремне!
Жария садакасы итеп кабул ителсен, изге гамәлларемне Аллаһ.
Йа Раббым!
Телебез...
Сөйләгән сүзләребез...
Шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән вакыйгалар...
Хәлләр...
Кемнәрнең генә жанын кыл өстенә китереп терәмәгән икән, шундый тосле тузга язмаган сузләр электән дә, гомер-гомергә ?!
Телебезгә бәйләнешле булган, әле генә язып үткән ике мисал, авылыбызның бүгенге тормышы һәм кешеләрнең дөньяга, динебезгэ карата булган карашы турында сөйли.
Әйе! Шул турада сөйли!..
Соңгы чорда килеп туган тагын бер мисал, авыл тормышындагы, шулай ук, бик сәер, башка беркайда да, булмый торган хэм була да алмый торган, тагын бер күренеш бүгенге тормышыбыз турында сөйли.
Тарихта калсын чынбарлык!
Динебезгэ карата булган шушы озын бер чорда яшяп килгэн хаклык!
Мәчеттә кумяк коч белян ремонт эшләре башланып киткәч, шушы йортка ремонт башланганчыга кадәр, уналты ел буена, намазларга йөргән һәм уналты ел дәвамында шушы йортка бәйрәм саен кунакка килеп, даими рәвештә зур хөрмәт тә күреп йөргән бер әбием, ремонт эшләре башланып китү белән, үзенең артыннан Имам-Хатибыбызны да хэм тагын берничя диндэшляребезне дә ияртеп, тиз үк, шундый Зур изге эшкә каршы чыкты... Ни хикмят...
Мәчеттәге, Аллах йортындагы, ремонт эшләренә каршы чыкты!?. Авылыбызда динебезнен куэте бигряк
"кочле" икян буген...
Бу әби миңа шул көннәрдә бик зур , бик авыр, хәйран калырлык, гаеп тә такты. Шул сүзлэр - узләре генә, ниләр тора!..
"СИҢА БИТ, ТУГАНЫМ, АВЫЛГА ЯҢА МӘЧЕТ САЛЫРГА ДИП, РАЙОННАН АКЧА БИРГӘННӘР ИКӘН...
Ә син шул акчаларга үзеңнең мәчетеңне ремонтлап йөрисең икән? Нигэ алай эшлэргэ?! Мәчетне авыл уртасына, борыңгы мәчет урынына төзергә кирәк!..
Бу мәчет безгә кирәкми , монда без барыбер дә йөремәячәкбез. Ерак, " - дип, күзләремә карап, әйтте...
Нигя бу йорт уналты ел дэвамында, халыктан Аллах йортына берторле дэ ярдям кирякмэгэн чорда, ерак булмаган икян? - дигян сорау туа. Эшляп утырган авыл мэчете, ремонт башлану белян геня, урыныннан кучмяде, лябаса.
И, Аллам! Мәчет тэ - Хэзер минеке геня, икән лә!..
Менә бит ни өчен бу изге йорт бөтен булган эш-мәшәкатьләре һәм чыгымнары белән, хаман да, ике пенсионердан торган бер гаиләнең генә иңнәрендә кала килә икән!..
Билгеле ки... Авылда ремонт эшләре башланып киткән шул чорда, шундый төсле хәбәрләр, төрле гайбәт һәм уйдырмалар халыкка таралды...
Аллаһ йортында шул чакта, яңа гына ремонт эшләре башланып киткән көннәр иде... ( 2016 елның октябрь аеның башы... ) БИК КҮП АВЫЛДАШЛАР ШУЛ СҮЗЛӘРГӘ, ӘЛБӘТТӘ ИНДЕ, ЫШАНДЫЛАР... Ремонт эшләренә ярдәм күрсәтә башлаган авылдашларыбыз да, арытаба, матди ярдәм күрсәтүдән тиз үк тукталды... Мәчетне ремонтлауга ярдәм күрсәтү, шул чордан башлап, бүгенге көннәргә кадәр, тукталды!
Уналты ел дәвамында, халкыбызның иңнәренә бертөрле дә авырлык салмыйча, даими рәвештә, эшләп утырган авыл мәчетендәге ремонт эшләренә ярдәм күрсәтүдән авыл халкы баш тартты!.. Югыйсә, зур булмаган йорттагы ремонт эшәре, күмәкләшеп тотынсак, сигез елга сузылыр идемени?!.
Әнкәемнең: "Кеше ышанмаслык хәлләр турында, беркемгә дә сөйләмәскә тырыш балам, " - дигән сүзләре, йөрәгем аша үтеп, хәтеремә килә....
Рухларыңның тынычлыгын аламдыр инде әнкәй! Бу елларда, чарасыздан, сөйләргә дә туры килгәләде шул инде бу турыда.
Карт көнемдә инде ничәмә еллар мәчеттәге ремонт эшләре белән һаман да мәшгуль булып йөрүләрем, сабырлыгымны җуйды...
Һәр нәрсәнең дә бер чиге була. Ни аяныч, шушы сүзләремнең барысы да дөрес! Хаклык - һәркемнең күз алдында бүген! Тарихта да калсын әле бу вакыйга! Авылыбыз тормышында булган шушы хәлләр! Авыл мәчетенең тарихына кагылышлы булган шушы вакыйга - халкыбызның дини тормышы! Авыл халкының динебезгә, авыл мәчетенә карата булган мөнәсәбәте. Бу - безнең бүгенге тормышыбыз!
Кичерсанә, Раббым, әгәр дә ки, хатам яки гаебем бар икән, иң башта үземне!
Авыл мәчетенә карата шундый төсле мөнәсәбәттә булган халкыбызны кичер Раббым!
Иманым камил! Минем авылдашларым да, Аллаһы Тәгалә теләсә, озакламас, һичшиксез, динебезгә кайтыр!
Аш мәҗлесләренә генә йөрешеп мөселман дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп булмаячагын, аңлар.
Мәчеттә алып барылган ремонт эшләренә, арытаба, күмәкләшеп, авылдашларым да, тотынып китсәләр, ул якты көннәр безнең авылга да, бик тиз киләчәк!
Ә, хәзергә, хәтта ки, бүгенге көннәрдә дә, минем янымда, мәчет тирәсендә йөгергәләп йөргән ярдәмчеләрем, авылдашларым арасыннан, һаман да юк шул әле... Төрле яклап та, сабырлыкның чигенә үк җитеп барган мәлләрем...
Билгеле ки: сабырлыкны да, көч-куәтләрне дә, исәнлекне дә - АЛЛАҺ беркемгә дә, артык итеп бирмәгән! Соңгы елларда бу бик нык сизелә. Сизелү генәме соң!!! Соңгы еллардагы бу эш өчен борчылып, ачыргалануларымның сәбәбе дә бит, бик җитди!.. Чирләр...
Ремонт һәм төзелеш эшләре...
Мәчеткә газ кертү мәсьәләләре...
Кеше гомере бит, бик кыска. Чиксез түгел! Анысы да, бар!
Шунысы хак. Авыл мәчете, авырлыкларга бирешмичә, егерме дүрт ел дәвамында, ӘЙТЕРГӘ КИРӘК, ФӘКАТЬ АЛЛАҺ ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ГЕНӘ, ЭШЛӘП УТЫРА!!! Аллаһы Тәгалә җибәргән изге күңелле олы йөрәкле кешеләрнең , башлыча, чит тарафларда яшәүче чит кешеләрнең матди ярдәме белән ремонт һәм төзелеш эшләре алып барыла! Әлхәмдүлилләһ, берөзлексез, эшләп тә утыра! Ишекләребез, һәркем өчен дә, шар ачык!
ИЗГЕ КҮҢЕЛЛЕ, ЙОМАРТ КЕШЕЛӘРНЕ АЛЛАҺ БУ ЙОРТКА - ҮЗЕ ҖИБӘРӘ, бугай!!! Андый инсаннар, Аллаһ илчеләре дип йөртәм мин аларны, бар!
Әлхәмдүлилләһи Раббил Галәмин! - димичә, ни диярсең инде шушы күренешкә!
И, бу фани дөнья!... Кемнәрне генә адаштырмый икән?!,
Шайтан көче килеп кагылды, бугай, ремонт эшләре башланып киткән шул чорда, авылда алып барылган изге бу эшкә! Изге эшләр барышында, шайтаннар да, тик ятмый.
Аллаһ Бөек! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң! ЭШЛӘР ТУКТАЛЫП КАЛМАДЫ! ДӘВАМ ИТТЕ! БҮГЕН ДӘ - ДӘВАМ ИТӘ! АЛЛАҺ ТЕЛӘСӘ, АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ ДӘ ДӘВАМ ИТӘР, ИН ШӘӘ АЛЛАҺ! ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ РАББИЛ ГАЛӘМИН! МӘЧЕТ ИШЕКЛӘРЕ ел әйләнәсенә, һаман да, КӨНЕ БУЕНА АЧЫК!
Безнең авылның мәчетенә дә, хәерле Имам-Хатыйп та табылса, и, яктырып китәр иде тормышыбыз! Динебезнең үсеш кимәле, һәркайда да, Имамнарның эшчәнлегеннән тора.
Мәчеттә бүген, ремонт һәм төзелеш эшләре бара. Җылылыкны зәңгәр ягулыкка күчерү максаты белән дә, тәүге адымнарымны башлап җибәрдем дә бит ул, ничек килеп чыгар. Анысын Аллаһ кына белә! Авырлыклар артыгы белән, бик күп икән! Анысы да, хәерле булсын! Авыл мулласы, указлы Имам-Хатибыбыз, аш мәҗлесләре белән генә мәшгуль булып йөри...
Әлхәмдүлилләһ, йөри!.Анысы өчен дә рәхмәт! Ул абзыйдан башка андый гамәлләрне башкара белүче башка кеше, авылда, хәзергә, берәү дә юк. Нишлисең бит, шулай. Хәзергә, шулай! Хәерлегә булсын!
ЕЛЛАР УЗДЫ... НИ СӨЕНЕЧ, БҮГЕНГЕ КӨННЕ, МӘЧЕТТӘ АЛЫП БАРЫЛГАН ЭШЛӘРГӘ АВЫЛДАШЛАРЫМ БИТАРАФ ТҮГЕЛ.
ХАЛКЫБЫЗ УЯНА! СӨБХАНАЛЛАҺ! УЯНА!
КУЗГАЛА БАШЛАУЧЫЛАР БАР, ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ РАББИЛ ГАЛӘМИН! Сөбханаллаһ! Ма Ша Аллаһ!
Шайтан көче Аллаһы ТӘГАЛӘНЕҢ КОДРӘТЕ АЛДЫНДА, БЕРНИ ДӘ ТОРМЫЙ ИКӘН!. Шайтан коткысы белән әйтелгән сүзләр, күп нәрсәләр турында сөйли, әлбәттә... Әмма дә ләкин, ул сүзләр дә, берни дә тормый, гәрчә, шушы чорда авыл эчендә йөргән, тузга язмаган шул сүзләрдә ачу чаткылары да, хөсетлек чаткылары да чагылып китү генә түгел, хәтта ки, күзгә күренеп торса да.
Авылда шундый төсле, динебездән чыгарып ук ташлардай, сүзләрне сөйләүчеләр бар икән, авылыбызның бердәнбер мәчетенә карата авылдашлар арасында шундый ваемсызлык хөкем сөрә икән, хөсетлек дими, ни диярсең инде шушы хәлләрне һәм шуңа ошаган башка күп төрле усаллыкларны. Уйлап торсаң, уелып китәрсең авыл тормышында соңгы елларда яшәп килгән шушы күренешләрне күз алдыңнан гына үткәргән чагыңда да!
Әллә инде Иманыбыздан ерагайдык микән? - дигән сорау туа!
Аллаһ сакласын!
ШАЙТАН КӨЧЕН КУЫП, ИНДЕ ИКЕ ЕЛ ДӘВАМЫНДА, АЛЛАҺ ЙОРТЫННАН, АЗАН МОҢНАРЫ ЯҢГЫРЫЙ! АВЫРЛЫКЛАР, АЛЛАҺ ЯРДӘМЕ БЕЛӘН, НИҺАЯТЬ, АРТТА КАЛДЫ, ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺ!
Әйтергә кирәк, хезмәт юлларым узган бу авылда миңа, җәмәгать башлангычы тәртибендә, авылыбыз һәм аылдашларым өчен, күп төрле бихисап, изге гамәлләр дә башкарырга насыйп итте Аллаһы Тәгалә, Әлхәмдүлилләһ! Шунысы хак. Ни гаҗәп, башка төрле изге эшләр дә, бу авылда, һәрвакыт, бик авыр барды. Изге эшләребезнең барысы да, һәрвакыт, озак елларга сузылды. Авылда алып барылган изге эшләрнең барысына да, һәрвакыт, бик азлар гына кушылды.
Авыл мәчетендәге ремонт эшләре генә озакка сузылды, авыр барды, дип әйтә алмыйм. Барлык изге эшләр дә, соңгы бер чорда, бик авыр барды!
Ни аяныч, чын дөресе шулай! Аны беркем дә инкарь итә алмас! Авыл тормышы, авылдашларыбызның тормышы, көнкүреше - барыбызның да күз алдыбызда!
Бу авылда узган илле алты ел гомеремне күз алдымнан кабат-кабат кичерәм...
Минем җитәкчелегемдә, чит бер авылда, никадәрле изге эш-гамәлләр башкарылган! РАББЫМНЫҢ МИҢА БИРГӘН БҮЛӘГЕ ИТЕП КАБУЛ ИТӘМ МИН ШУЛ МӨМКИНЛЕКЛӘРНЕ!
БАРЫСЫ ДА - КҮҢЕЛЕМ ТАЛӘБЕ ИДЕ!
Кендек каны шушы изге җиргә тамган һәр кеше дә, шул рәвешле итеп яшәсә, туган авыл дип аталган шушы изге җир, бу авыл, ниндирәк төс алган булыр иде икән!?
Алтмыш елга якын гомерем эчендә изге эшләремә күпме хәләл акчаларым кергәнен , үзем дә белмим бит мин! Белергә дә теләмим! Аллаһ кына белә! Аллаһым разый булсын! Һәр адымым саен, әгәр дә, мин дә, башкалар кебек, акчаларымны санап утырган булсам, халкыбызның күз алдында яткан, авылыбыздагы шул кадәр дә күп эшләрнең берәүсе генә дә булмас иде!
Күңел таләбем җитәкчелек итте минем белән гомерем буена да, изге эш-гамәлләремдә!
Ә, инде, авылда мәчет булдырып кую, күрәсең ул Аллаһтан килгән әмер булгандыр. Күңелемдә андый уй юк иде! Авылда мәчет булдыру өчен, көтмәгәндә, капыл гына бер мөмкинлек килеп туды! Шушы юнәлештә, авылдан чыгып китеп, бер генә адым ясаган идем, мәсьәлә бик тиз һм бик җиңел хәл ителде...
Капыл гына, һәм, һич көтмәгәндә, беркемгә дә, бер төрле дә авырлыгын салмыйча, авылда мәчет хасил булды! Шушы изге йорт, АЛЛАҺ ЙОРТЫ, авылыбызга, ӘЙТЕРСЕҢ ЛӘ, АЛЛАҺ БҮЛӘГЕ БУЛЫП, әзер килеш, Күктән килеп төште! Минем монда бер гаебем дә юктыр дип уйлыйм. Күңелеңә килгән изге уйлар, Аллаһтан килә! Фәрештәләрдән килә!
Начар уйлар гына, шайтаннан килә!
ОЧРАКЛЫ ХӘЛЛӘР БУЛМЫЙ!
Авылыбыз мәчетле булды!
ТОРМЫШ БИТ УЛ, АЛЛАҺ КУШКАНЧА ГЫНА БАРА.
БАРЛЫК ЭШЛӘР ДӘ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ КУШУЫ БУЕНЧА БАШКАРЫЛА.
АЛЛАҺНЫҢ КОДРӘТЕ КИҢ! ЧИКСЕЗ!
МОГЪҖИЗА БИТ БУ! СӨЕНЕЧ БИТ БУ!
АВЫЛДА МӘЧЕТ БУЛДЫРЫЛДЫ! БИК ЗУР ВАКЫЙГА БИТ БУ!
ХАЛКЫБЫЗ ӨЧЕН АЛЛАҺ БИРГӘН ШУНДЫЙ ЗУР БҮЛӘКНЕ, СӨЕНӘ-СӨЕНӘ, КАБУЛ ИТЕП КЕНӘ АЛАСЫ ИДЕ...
Шушы бер чорны бүген мин, нигәдер, кабат-кабат күз алдымнан кичерәм... (2001 - 2024 еллар)
Мәчет тирәсендә дә, шул тиклем дә усаллыклар, гайбәт сүзләр, әлләнинди күп төрле аламалыклар була микәнни? - дип уйлап куям. Була икән шул. Әйе, булды! Ни аяныч, булды!!!
Өч көнлек шушы фани дөньяга, халкыбызга бәхет булып, Әлхәмдүлилләһ, динебез кайтты! Мәчетләр төзү яки аны булдыру өчен, 1990 елдан бирле, ирек бирелде Әмма дә ләкин, авылыбызда бу изге эшкә кузгалучылар гына, нигәдер, булмаган... Шул уйны, Аллаһы Тәгалә, 2001 елда, миңа биргән. Ни гаҗәп! Хатын-кызга биргән! Әйе-әйе, Аллаһ биргән! Ул вакытта, әйтергә кирәк, минем күңелемә , әйтергә кирәк, күңелемә бу авылда мәчет булдыру уе килгән көннәрдә, монда минем илле ике ел хәзмәт юлларым узган иде. Хаклы ялга туктаган көннәр... Авылда, мәчет юк иде!!!
Дөрес әйтә авылдашларым, Бу авыл - туган авылым түгел!
Нишлисең бит... Яшәү рәвешемне, гомерем буена да, үзгәртә алмадым шул инде...
Гаиләдә, һәм туган авылымда алган тәрбия, гомеремнең азагына кадәр җиткән! ТУГАН ЯККА, ТУГАН АВЫЛ ДИГӘН ИЗГЕ БУ ҖИРГӘ, ТУГАН ИЛГӘ КАРАТА БУЛГАН ШУЛ ТИКЛЕМ ДӘ КӨЧЛЕ МӘХӘББӘТ ХИСЛӘРЕ, һәркемгә дә бирелми икән! Анысы да, күрәсең, Аллаһтан бирелә торгандыр! ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ РАББИЛ ГАЛӘМИН! Бүген авылыбызда мәчет бар!!!
Халкыбызга мәчет хәзергә, кирәкми... Дөрес! Әмма дә ләкин, булуы кыйммәт! Җиңеллек белән табылган табышның , әйе, кадере булмый!!! Сыналган хакыйкать. Хәләл көчеңне, хәләл акчаларыңны салып, тырышлык белән булдырсаң гына әйбернең кадере була!
Уразмәт авылы, шулай итеп, бик зур җиңеллек белән, бер мәлне мәчетле дә булды! Соңгы бер чорда, Тарихлы булды бу авыл! Шәҗәрәле булды!... Аллага шөкер, тормышыбыз яхшы! Халкыбыз мул матур тормышта гомер кичерә. Барысы да, аллаһы Тәгалә биргән яхшылыклар һәм уңайлыклар! Санап кына да бетерәсе түгел бит ул АВЫЛЫБЫЗГА ҺӘМ АВЫЛДАШЛАРЫМА Аллаһ биргән нигъмәтләрне! Алар - чиксез! Туган авыл дигән изге бу җирдә: булган һәм булдырылган әйберләрнең кадерен белергә өйрәнәсебез генә бар! Аллаһы Тәгаләгә, башыбызны җиргә кадәр иеп, рәхмәт әйтәсебез генә бар!
Бик сәер хәл. Мәчет халкыбызга ошамады. Нишлим соң инде, ошамады... Авыл халкы мәчетне кабул итмәде...
Ничек аны бикләп куясың?! Йөрәгем тибә, аякларым йөри, Әлхәмдүлилләһ! Аллаһ ризалыгы өчен, шушы йортта мин, һаман да, тырышып-тырмашам! Егерме дүртенче ел дәвамында авылыбызның мәчетен тәрбияләп тотып килүләр дә, электр энергиясенә түләү хаклары да, даими рәвештә дини бәйрәмнәрне үткәреп килүләребез дә, һаман да, ике пенсионердан торган үзебезнең гаиләбез исәбеннән алып барыла. . Зарланмыйм!!! Без дә, җитеш тормышта яшибез, Әлхәмдүлилләһ! . Артыгы кирәк түгел! Саулыгы китеп, тормыш иптәшем инде урында ятса да, Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ йортын тәрбияләп тотып килергә дә көчебез дә, хәлебез дә, һаман да җитеп тора!!! Анысы да, Аллаһтан! Анысы да - Раббыбызның кодрәте! Чиксез зур ярдәме! Ярдәмчеләрне дә, мәчеткә Аллаһы Тәгалә ҮЗЕ җибәрә!
ШУНЫСЫ ГЫНА КҮҢЕЛЕМӘ ТЫНГЫЛЫК БИРМИ.
ХАЛКЫБЫЗ ӨЧЕН, БУ МӘЧЕТ БӘЛӘКӘЙ ИКӘН ЛӘ! .
АВЫЛ ЧИТЕНДӘ БУЛГАЧ, ЕРАК ТА ИКӘН...
ХАЛКЫМА ЯРЫЙ АЛМАДЫМ МИН ШУШЫ СОҢГЫ БЕР ЧОРДА!..
ЯРЫЙ АЛМАДЫМ!.
Байлык - һәркемне дә боза торган әйбер шул ул...
Авыл тормышы соңгы вакытта бик нык үзгәрде! Ә, бит, Уразмәт авылының халкы, күптән түгел генә дә, һич тә шушындый түгел иде. Иманлы булды авылдашларым! ҺӘРБЕРСЕ ДӘ: КЕЧЕЛЕКЛЕ ДӘ, КЕШЕЛЕКЛЕ ДӘ ИДЕ! И, сагынам мин, и, юксынам, бакыйлыкка күчкән абый-апаларны! Алар белән бергә яшәлгән бик матур шул дәверне сагынам! Динебездән ерагая барган саен, халыкның кешеләргә карата булган мөнәсәбәте, тормышыбызга карата булган карашы - үзгәрә бара икән! Гаҗәп хәлләр килеп туды авыл мәчете буенча бу авылда шушы бер соңгы чорда.
Шуны аңлый алмыйм. Ә бит, бу мәчет ошамый икән, әллә кайчан ук, авылыбызга тагын бер мәчет төзеп куярга да була иде! Андый төсле эшләр, һәркемгә дә ирек бит ул хәзер! Хәтта ки, туксанынчы еллардан бирле - ирек! Димәк, бу авылга мәчет бөтенләй дә кирәкми булып чыга?!
Булган, булдырылган, менә дигән итеп, синең өчен бөтенләй дә бушка эшләп тә утырган шушы изге йорт өчен, мине гаепләргә кирәкмидер дә бит ул...
Нихәл итәсең , по милости Аллаха дип әйтимме, бу авылда мәчет булдыру , хатын-кызга, миңа насыйп булган!
МИНЕМ СОҢ МОНДА, НИ ГАЕБЕМ!
ЗАМАНЫНДА ИКЕ МӘЧЕТЕ БУЛГАН УРАЗМӘТ АВЫЛЫНДА, 31 елдан соң, АЛЛАҺ ярдәме белән, яңадан мәчет булдырылган! Ә халкыбызга... Мәчет кирәкмәгән икән! Авылда хасил булган Аллаһ йорты, тәүбә- тәүбә, авылныкы түгел, минем мәчетем икән!..
Шунысы өметле! Авылда изге күңелле, олы йөрәкле, йомарт кешеләр дә, ИншәәАллаһ - бар! Андый авылдашларыбызның саны күбәя дә бара! Авыл мәчетендәге эшләр АЛЛАҺ ЯРДӘМЕ БЕЛӘН БАРА. Шушы эшләрдәге минем хезмәтем черки канатына да тормый! Бу эшләр фәкать Аллаһы Тәгаләнең генә ярдәме белән бара! Нинди генә эшкә тотынсак та, кем генә тотынса да, ул эш, АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ТЕЛӘСӘ ГЕНӘ, була! Булдырыла! Хакыйкать - күз алдыбызда!
Үзенең рәхмәтеннән һәм ярдәменнән, безне, уразмәтлеләрне, инде арытаба да, ташламасын иде бу эштә РАББЫБЫЗ! ИНШӘӘаЛЛАҺ!
Гамәлләребездән Аллаһ разый булсын, Ин Шәә Аллаһ!
И, Аллам... Бу изге йорт, булдырылуын, булдырылды да бит ул!
Шушы хуҗалыкны тәрбияләп тотып килүләр дә, бүгенге көнгә кадәр үзебезнең генә иңнәребездә калыр дип кем уйлаган! 2001 - 2024 еллар).
Анысы да, шулай килеп чыкты шул инде...
Бүгенге көннәрдә Мәчеттәге ремонт эшләренә, ниһаять, авылдашларымның да кушылып китүләре мәчетнең киләчәге өчен - якты өмет! Димәк авыл мәчетенең киләчәктә халкыбызның иңнәренә күчүе дә, ихтимал. Ин Шәә Аллаһ!
Авыл тормышындагы Аллаһ йортына карата булган мөнәсәбәт һәм бик күп башка мәсьәләләр буенча бик күңелсез тарих килеп чыкты. Дөреслектән качып булмый!
Әллә инде авыл мәчетендәге моңа кадәр булган шушы хәлләр һәм күренешләрнең барысы да, Иманыбыздан ерак булуыбызның ачык бер дәлиле булды микән? Ә, бит, шунысы хак! Бу турыда һәркем дә белә! Һәркемнең күз алдында булды: ремонт эшләре башланганчыга кадәр, намазларга да, дини бәйрәмнәргә дә, Имамыбыз да, халкыбыз да - шушы йортка йөрде! Уналты ел дәвамында, эркелеп шушы йортка рәхәтләнеп килеп йөрде бит халкыбыз! Нигә икән соң ул, авылдашларым, төрле сәбәпләр табып, күмәк көч белән ремонт эшләре башланып киткәч кенә, мәчеткә йөрүдән туктадылар?! Шушы язмамның эчендә бу сорауларның барысына да җаваплар да бар! Мәчеткә йөрүчеләр хәзергә, һаман да юк. Анысы, хәзергә, өмет кенә. Авыл мәчетенә бүген: юлчылар, башка авылларда яшәүчеләр кергәләп һәм килгәләп йөри. Мәчет буш утырмый. Ике ел дәвамында Уразмәт авылының мәчетендә дини укулар оештырылып килә, Әлхәмдүлилләһ! Ләкин, шәкертләр, хәзергә, күрше авыллардан.
***
...Туган җирен сагынмаган
кешеләр була микән?
Юк. Булмыйдыр...
Әмма, беләм:
Туган авыл дип янмаган,
Хәстәрлек күрә белмәгән,
Кешеләр була икән.
17. 07. 2024.
Хөрмәтле авылдашлар һәм
якташлар!
Кендек каныгыз тамган изге бу җирдә, туган җирегездә, урнашкан,
авыл мәчетендә, әйтергә кирәк, зур булмаган авыл өендә,
сигез ел дәвамында ремонт эшләре. алып барыла...
Һәм шушы эшләрне: хуҗалык эшләрен дә, ремонт һәм төзелеш эшләрен дә, дип әйтим - әле һаман да, бүгенге көнне дә, хәзер инде, 78 һәм 82 яшьләренә үк җиткән,
ике пенсионер алып бара...
Халкыбызга да, Имам-Хатибыбызга да,
мәчет кирәкми.
Русия Мөселманнарының
Үзәк Диния нәзарәтендә
рәсмиләштерелгән,
авыл мәчете кирәкми!
Авылыбызның бердәнбер мәчете кирәкми!
Дөресрәге, бу изге йортта ремонт эшләре башланганнан бирле, кирәкми.
Гаҗәп түгелме?
Быел кузгаткан эшләр, аеруча да зур һәм бик күп чыгымнар таләп итә...
Әлеге вакытта Аллаһ йортында аш-су бүлмәсе, госыл коену, чишенеп-киенү урыннары да булдырып кую өчен янкорма төзү һәм газ кертү эшләре бара!..
Әмма дә ләкин, авылыбызда алып барылган шундый зур изге эшкә карата булган
ВАЕМСЫЗЛЫК, АЛЛАҺ ЙОРТЫНА КАРАТА БУЛГАН ШУНДЫЙ МӨНӘСӘБӘТ, авылдашлар һәм якташлар арасында, ремонт эшләре барган шушы чорда, нигәдер,
һаман да дәвам итә.
Бу изге эшкә , шушы көннәрдә ярдәм күрсәтә башлаган кайбер авылдашларыбызга, мәчетне ремонтлауга ярдәм оештыру максаты белән,
шушы изгелекне башлап җибәргән авыл клубы мөдире һәм
авыл старостасына ияреп,
ай саен кереме булган бөтен уразмәтлеләрнең дә,
Аллаһ хакына, тиз арада шушы изгелеккә кушылып китүен сорыйм. Төзелеш һәм газ кертү эшләренә ярдәм оештырып җибәрү, авылдашларымның кушылып китүе, күңелемә дәрт биреп, иңнәремә, әйтерсең лә канатлар куйды! Ләкин, бу изге эш, озакка бармады, берничә көн генә дәвам итте дә, халкыбыз, туктады.
Ни сөенеч! Әлхәмдүлилләһи, утызлап кеше катнашты шушы эшкә! Һәм, алардан утыз мең 500 сум акча да җыелды. Бу - безнең авылыбыз өчен, бик зур уңыш! Бик зур ярдәм! Иң мөһиме, мәчетнең киләчәгенә дә якты өмет! Мәчеттә еллар буена алып барылган ремонт һәм төзелеш эшләренә, НИҺАЯТЬ, авылдашларыбыз да кушылды!
Ихлас күңелләре белән шушы изгелеккә кушылып киткән саф һәм чиста, изге күңелле авылдаш һәм якташларымның барысына да, АЛЛАҺ РӘХМӘТЛӘРЕ ЯУСЫН!
Инде арытаба да тукталмасын иде авылдашларымның изгелеге. Кендек каны Уразмәт авылындагы шушы изге җиргә тамган авылдаш һәм якташларымның берәүсе генә дә,
күп еллардан бирле
авылыбызда алып барылган шушы изге эштән
читтә калмасын иде.
Йа Рабби!
Бердәмлектә генә - Көч!
Йа Рабби!
Әгәр дә ки, авылыбызның указлы Имам - Хатибы да, догалары белән бу эшкә кушылса, авыл өйләренә йөрү белән беррәттән, мәчеткә дә йөреп, Коръән сүрәләрен, ҖОМГА көннәрендә генә булса да,
Аллаһ йортында да, укыса,
авыл мәчетенә дә, шәхси йортларга да, авылыбызга да,
һичшиксез,
АЛЛАҺУ СӨБХАНӘ ВӘ ТӘГАЛӘ
БӘРӘКӘТ дип аталган
Үзенең
Бик зур Нигъмәтен бирер,
Иншәә Аллаһ!
Уяныйк әле туганнар!
Аллаһ йортына карата, ниһаять, инде килеп арытаба, игътибарлырак булыйк! Авыл мәчетендәге, сигез елга сузылып киткән ремонт эшләрен, ичмасам, НИҺАЯТЬ, быел, төгәлләп куярга тырышыйк! Тырышыйк!!!
Киләсе елга да калмасын иде инде шушы эшләр! Үзегез өчен кирәк булыр бит бу мәчет, Урзмәтлеләр өчен кирәк булыр! Халык өчен кирәк булыр! Бүген кирәкмәсә, иртәгә кирәк булыр! Ягъни, киләчәк тормышыгызда кирәк булыр! Авыл мәчете, ичмасам инде, арытаба, башка урыннардагы кебек, бу авылда да, халык көче белән, халыкның хәле белән яшәп утырсын иде! Авылда, Аллаһ ярдәме белән мәчет булдырып, шушы мәчетне егерме дүрт ел дәвамында тәрбияләп тотып та килгән бер карт белән бер карчык, бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән!
Хөрмәтле дуслар һәм туганнар!
Сезгә дә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтергә мәҗбүрмен мин бүген, чөнки, быел башланып киткән эшләребез гаять зур һәм бик күп чыгымнар таләп итә.
БУ ИЗГЕ ЭШКӘ
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1