"Рүзәл үзенең махсус хәрби операциядәге хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашып, үзе узган сынаулар турында сөйләде. Аңа авырлыкларны җиңәргә, иң катлаулы хәлләрдә дә исән калырга дуслык һәм ир-егетләргә хас ныклык, бердәмлек ярдәм иткәнен билгеләп үтте. Лицей укучылары МХОдә катнашучы якыннары турында сөйләделәр, батырга сораулар бирә алдылар", - дип хәбәр итәләрп Мөслим лицееннан.
📌Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Рүзәл Зәйнетдинов Изге Георгий орденының IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе, «Батырлык өчен» медале, «Хәрби батырлыклар өчен» медале, II дәрәҗә «За воинскую доблесть» медале белән бүләкләнгән.
📸 Фотолар - Мөслим лицееннан.
#ватанпәрвәрлек #безнең_геройлар


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев