Алабуга мәдәният hәм сәнгать көллияте базасында узган фестивальдә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.
- "Тургай" курайчылар ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре Рунар Шәяхмәтов көллият hәм конкурсны оештыручыларның Рәхмәт хатына лаек булды. Курайчыларыбыз фестивальнең "Кама" мәдәният үзәгендә узган гала-концертында да чыгыш ясады. Мөслим сәнгать мәктәбенең курайчылар ансамбле район күләмендә үзешчән сәнгать эшлеклесе буларак танылган Харис Жиhаншин белән hәрдаим үзара хезмәттәшлек итә. Әлеге фестивальдә җиңү яулауда да Харис абыйның ярдәме зур булды. Ул үзе дә ялгыз чыгыш ясаучылар номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
📸 Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
#мәдәният


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев