Шул мизгелләрдә ана белән бала арасындагы җылылык, ананың улына булган мәхәббәте, ә баланың анасына булган ышанычлы карашы әле бүген дә күз алдымда тора. Елмаеп кына торучы, тормыш авырлыкларыннан зарлана белмәүче, очрашканда, ашыга-ашыга синең хәлеңне сорашучы, сукрана башласаң, ипләп кенә тынычландыручы Энҗенең улының мөмкинлекләре чикле булуын күпләр белми дә торгандыр.
Алмаз – Энҗе белән Раиф Хәйбрахмановларның көтеп алынган беренче уллары. Нарасыен җиңел күтәрә Энҗе.
– Авырлы вакытта 9 ай буе бернинди авыртулар да булмады, бер тапкыр да чирләмәдем. Ул елны җиләк бик уңган иде, Раиф белән җиләккә йөрдек. Печән әзерләүдә дә катнаштым. Авырлы булсам да, үземне авыр хис итмәдем. Киресенчә, балабыз туачагына сөенеп, шатланып үткәрдем көннәрне, – ди Энҗе йөкле чагын искә алып.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/gail/ioragemnen-imese-sin-balam Фото - Хәйбрахмановларның гаилә архивыннан


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев