10.00 сәгатькә сайлаучыларның 35 проценты тавыш бирергә өлгерде.
Район башлыгы Альберт Хуҗин 1987 санлы Вахитов сайлау участогында тавыш бирде. Сайлау участогына ул тормыш иптәше Лилия ханым һәм кызы белән килде.
Мөслим районы кураторы, Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Боһанов та Мөслимдә тавыш бирде. Ул гражданлык бурычын 1985 санлы Бакча сайлау участогында үтәде.
– Инде икенче ел рәттән сайлаулар көнендә Мөслимдә булырга һәм сайлаучылар белән турыдан-туры аралашырга насыйп була. Чыннан да, сайлаулар көне - мөслимлеләр өчен бик мөһим һәм җаваплы көн. Шул ук вакытта алар бу көнне бәйрәм көн итеп кабул итәләр. Сайлау участокларына бик күпләрнең гаиләләре белән бергәләп килүләре күренә һәм һәркемнең кәефе күтәренке булуы сизелә. Шулай ук район үзәгендә ярминкә дә оештырылган. Анда да өлкәннәр белән сөйләштек. Өлкәннәребез дә сайлауларның республикабыз өчен бик мөһим булуын билгеләп үттеләр һәм бик теләп тавыш бирүдә катнашуларны хәбәр иттеләр. Мөслимлеләргә шундый актив булып тавыш бирүдә катнашулары өчен ихлас рәхмәтләремне җиткерәм һәм барлык эшләрендә уңышлар телим, - диде.
📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев