Әлеге бик тәмле салатны бераз картайган кыярлардан да ясап була - диде райондашыбыз Чулпан Латыпова рецепт тәкъдим иткәндә
Бер порция өчен 3-4 кг кыяр, 500грамм томат пастасы , 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз, 2 уртача баш сарымсак, 1 чәй калагы төелгән кара борыч һәм 180 мл 9 % аш серкәсе алына.
Кыярларны юып, кабыгын чистартып, ярым ай яки чирекләп 5 мм калынлыктагы кисәкләгә турыйбыз. Сарымсакны чистартабыз һәм вак итеп турыйбыз яки блендер белән ваклыйбыз. Әзер кыярны, сарымсакны һәм аш серкәсеннән кала барлык ингредиентларны кастрюльгә салып болгатабыз.
3 сәгать тотканнан соң, плитәгә куеп 15 минут кайнатабыз, аш серкәсе өстәп, стериль банкаларга тутырып тимер капкач белән каплап , юрган белән төреп суынганчы тотабыз.
Кышкы табынга салат итеп куярга да, пиццалар ясаганда да кушарга ярый. Тәмле булсын!
Чулпан Латыпова фотосы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев