Фикус тәрбиягә таләпчән түгел, шулай да игътибар җитмәгәндә авыруларга һәм корткычларга бирешә ала. Яздан көзгә кадәр актив үсеш вакыты, суны даими сибәргә кирәк, кышын атна-ун көнгә бер сибү җитә. Үсемлек төбенә су җыелудан чиргә бирешә ала, тамыры черүдән корый башларга мөмкин. Фикуска +20...+22 °C температура кирәк. Үсемлек ярымкүләгәле урын белән дә килешә, әмма туры кояш нурларына эләккәндә, яфраклары саргая.
Яз һәм җәй айларында фикусны ике атнага бер тапкыр комплекслы ашлама белән тукландырыгыз. Ул көл, кычыткан төнәтмәсен дә ярата. Фикусны февраль азагы-март башында күчереп утыртырга мөмкин. Чүлмәк элеккесеннән 2-3 см гына олырак булырга тиеш. Яшь гөлне ел саен, зур гөлне 2-3 елга бер тапкыр күчерү сорала. Гөл элекке биеклегендә утыртылырга тиеш.
Кышын гөлне салкын тәрәзә төбенә куймагыз. Ул җил, температура үзгәрешләрен яратмый.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев