Предыдущая публикация
Китапханәнең актив укучысы Роза Маракина белән берлектә укучылар өчен «Өйдәге бәхет» мастер-классын үткәрделәр. Кунак мозҗизалы чемодан белән килеп, анда яшәгән курчаклар белән таныштырды. Бу курчаклар бик күптәнге булып, аларны үз куллары белән ясаганын һәм уйнар өчен түгеллеген аңлатты. Иң кызыклысы курчакларны ясау мизгелләре булды. Балалар берничә кисәк тукымадан, гади җепләр һәм фантазияләрен эшкә җигеп курчаклар иҗат иттеләр. Бу шөгыль барысына да ошады, – дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.
📸 Фотолар – район үзәк китапханәсеннән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев