Ул минем дустым да, кинэшчем дэ, туганым да. Кунел тынычлыгында, сэламэт булып, балалары белән куанып, бэхетле картлыкта гомер кичеруен телим.Хазерге кондэ дэ Голнэзирэ апа hэрбер укучысынын исемен, фамилиясын исендэ тота, тормышлары белэн кызыксынып яши. . Дога кылып, яхшы телэклэр телэп тора. Укытучым
Һәр карашың - гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу -
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 29
Аллаһы Тәгалә бәхетле картлык насыйп итсен!!!