Бер карасаң,
аңламассың,
Кызык инде бу замана.
Никахсыз бала таба,
Баласын уйламый ана.
Нәрсәсенә аркалана?
Уч тутырып акча ала,
Ул шуңа горурлана.
Бала эчтән газаплана,
Әтисезләр елап уяна,
Аның йөрәге гел яна,
Әти хакында хыяллана.
Әтисез үсү – аяныч,
Аталы бала аркалы.
Әти кирәк чакта
таяныч,
Ул нәкъ йөкнең
арканы,
Тузмагач, күңел тыныч.
Әти барда, бур тими
Ачык калдыр капкаңны.
Елмая күреп чапканны,
Куана күреп тапканны,
Санамый күпме
капканны.
Аталыны какмыйлар,
Дошман куймый капканны.
Аталыны гел
мактыйлар,
Рәхәт күрү юл
сапканны,
Чөнки аталары
яклыйлар.
Кадерли нәсел дәвамын
Ни дисәң дә үз каны.
Әтиленең башы югары.
Хөрмәт итик атаны,
Еракларга китсен
даны.
Гаепләмик ялгыз
ананы,
Үскәч, аңларсың аны.
Сания Шәрипова,
Бүздәк. 25.12.2017
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев