Еллар шундый бик тиз коелды,
Күңел ялкыннары җилдә сүнде,
Җиле түгел сыман, җиле түгел,
Заманасы суык тоелды ..
Безнең чорлар өчен түгел иде,
Елмаюлар сүнде кешедән..
Коры хәсрәт, коры шатлыгы да,
Керпе сыман инәләре торган,
Тоталмасың кайсы төшеннән.
Юк кешесе, күңелең ачар өчен,
Утырып бер гайбәт сатарлык.
Үз бушлыгын кочып кеше яши,
-Дустым!- диеп, кабул итеп булмый,
-Дошман- диеп, түгел атарлык.
Замананың күрәм, җаны суык,
Сүзен әйтсә, нидер ялганлый.
Күңеле түгел, язлары да туңган,
Кышларына инде юлы ябык,
Язы, җәйләренә ялганмый..
Рамзис Мишәр.
https://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/4-kon-elek-storm-vakytynda-dingezga-alyp-kitkan-20-iaslek-kyznyn-gaudasen-tapkannar-video
https://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/elmira-solaimanovanyn-anise-belan-berence-aralasu-toslarebezga-matur-bulyp-kera
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1