Бер повесть турында сөйләмәкче булам әле. Аның язарга мәҗбүр иткән кайгылы вакыйгага тиздән бер ел тула. Сүз https://maratkabirov.com/tovar/tik-sin-gena дип аталган әсәр турында.
Кояшлы якты көн иде ул. Мин подъезд алдына чыгып тәмәке кабыздым. Бераз читтәрәк күрше ирләре җыелышып сөйләшеп тора. Алар белән күрешеп чыктым.
- Нәрсә, егетләр, кызлар янына җыенасызмы? - дигән булдым шаяртырга маташып. Тик алар җитди иде. Миңа сәер караш ташладылар, берсе борын астыннан гына:
- Нинди кызлар сөйлисең, - дип куйды.
- Соң яз бит. Бабайларны да егеткә әйләндерә торган чак.
Аларның йөзләренә карап мин үземнең яхшы кәефемнең, шаярырга маташуымның артыклыгын сиздем. Ә күңел күтәренке иде. Көн матур. Күктә кояш елмая, назлы җил исә, һава иртәнге сафлык белән тулы. Минем эшләр әйбәт бара, яңа әсәр тәмамлану алдында. 19 майда узачак иҗат кичәсенә билетлар сатылып беткән диярлек. Ничек елмаймыйсың да, күтәренке күңел белән йөрмисең инде? Аллага шөкер дип кенә торырлык бит.
Ләкин хәлләр алай түгел икән.
- Син әле берни дә белмисең мени? - дип куйды абзыйларның берсе һәм минем аптырап калуымны күреп дәвам итте, - 175 мәктәптә балаларны атып чыкканнар бит.
- Нәрсә?
Сүзләрен ишетсәм дә мин моны аңлый алмадым. Башка сыя торган хәл түгел иде. Сүзнең нәрсә хакында баруын төшендереп бирсәләр дә ышанасы килмәде. имеш-мимеш кенәдер кебек тоелды.
Өйгә кереп интернет хәбәрләре белән танышкач, шикләнергә урын калмады.
Бу хакта җитди басмалар хәбәр биргән. Күршедәге йортлардан төшерелгән видео язмаларны урнаштырганнар. Турыдан-туры репортажлар бар.
Әлегә үтерүчеләрнең күпме булуы да, кем икәнлекләре дә билгеле түгел иде. Корбаннарның саны да билгесез... Тик бер нәрсә ачык - бу дөньяда кешенең хәвефсезлегенә бернинди гарантия юк. Хәтта тыныч илдә, тыныч шәһәрдә дә. Хәтта бер гөнаһсыз балалар да һәлакәттән азат була алмый. Кояшлы көн афәт белән тулды...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3