Югарыда Сария Шәймәрдән кызы- Сария ханумның әбисе
“ИКЕ ЯЗМЫШ”.
Бөек Ватан сугышында үлеп калган авылдашларыма, саф сөю хисен саклап яшәгән тол хатыннарга багышлана ( Сария Аймалетдинова)..
-----------
“Санияне килешкәннәр!” Әнисенең бу сүзләрен ишетүгә, Йосыфның күз аллары караңгыланып китте, дөньяның асты өскә килде. Күршедә генә бергә уйнап үскән кызчык ни арада үсеп җитте, буй кыз булып өлгерде! Аларның яшь аралары да өч кенә ел. Йосыф Саниягә кайчаннан бирле сокланып, гашыйк булып йөрде, әйтергә генә үзендә көч таба алмады шул. Тыйнак, сабыр холыклы, чибәр Санияне яратмый мөмкин түгел иде. “Соңладым, соңладым...” дигән уй егетнең йөрәген әрнетеп, тырнап торды.
Тиз арада туй да булды. Сания шул урамда гына яшәгән ире Камал йортына килен булып төште. Камал гармунда уйный, авылның куштан егетләренең берсе иде. Күрешмичә, күз салмыйча гына Камал башкода җибәрде, Санияне өйләнде дә куйды! Безнең авылда “Беренче башкоданы кайтарырга ярамый, бәхетеңне кайтарырсың!” – дигән ырым бар. Кызның әнисе Хәлимә түти дә, кыз да ризалык биргәннәр.
Йосыф йөрәгендәге газапны кемгә дә белгертми, кара көеп йөрде дә йөрде. Тышка чыккан саен ул күрше йортка күз сала иде. Санияне күрүгә, шатланып, кызга сүз куша, дөнья матурлана, күге болытлы булса да, кояш елмайгандай була, аяклары җиргә тими, күңеле күтәрелә Йосыфның. Ул кызны яратуын аңлап алды, тик хәзер бөтен дөнья караңгыланып, бушап калды.
Әтисе бер көнне:
- Балтаң суга төшкән кеше сыман син, улым. Нәрсә булды, хәлең бармы?
- Бар, әти, кайгырма. Барысы да яхшы.
Йосыф ялгыз көйде, янды, ләкин гаиләдәгеләргә бер генә сүз дә әйтмәде, ни сөйләсен, үзе дә бу халәтенә аптырап калган иде ул. Күрше кызы Санияне шул кадәр көчле яратуына үзе дә гаҗәпләнеп калды. Санияне яратмыйча мөмкин дә түгел кебек иде шул, авылда аның кебек матур, акыллы кыз бармы икән тагын? “Соңладым, гомерем буена соңладым...” Йосыфның кайгысы иксез-чиксез диңгез кебек иде. Менә нинди мәхәббәт тә була икән, яндырып, көйдереп, күмергә калдыра торган, ялгыз яна торган мәхәббәт!
Ә беркөнне әнисе яңа хәбәр алып керде:
- Сания Камалдан киткән, ире кул күтәргән икән үзенә!
Йосыф ни әйтергә белми, катып калды. “Я, Аллаһым, минем ай буе газапланганымны күрдеңме әллә? Могҗиза бит бу! Сания яңадан күршедә генә! Мин аны кабат күрәчәкмен!” – дигән уйлар яшен тизлеге белән егетнең йөрәген җилкендереп җибәрде. Йосыф дулкынлануын өйдәгеләргә күрсәтмәскә тырышты:
- Терлекләрне эчереп алыйм, - диде.
- Әле иртәрәк, улым, кая болай ашыгасың? – диде Хайретдин абзый.
Әтисенең соравын тыңлап бетерми, егет тышка чыгып китте, азбар кырыенда торган чиләкләрне алып, кизләүгә йөгерде. Кизләү йорт артында гына, барлык кирәк-яракка суны шуннан ташыйлар, аның суы бик йомшак та, тәмле дә. Авыл халкы да чәйгә суны шуннан ала. Ә Йосыфларга кизләү бер адым, аларның терлекләре дә шул тәмле кизләү суын эчә. Ул кизләү суы белән дулкынланудан пешеп чыккан битен юып алды, тынычланырга тырышты, тик яшь йөрәк, бу хәбәрне ишеткәч, дулап тибүен дәвам итте.
Көн кичкә авышты, Йосыф өйгә керергә ашыкмады. Санияләр йортында да тынлык, әйтерсең лә табигать тә тирән уйга калган. Бу дөньяда нинди генә хәлләр булмый, кеше башыннан ниләр генә үтми икән!
“Ярар, хәерле генә булсын, иртәгә мин аны күрәчәкмен...” дигән уй белән Йосыф өйгә кереп китте.
Яңа көн туды. Авылның бетмәс эшләре иртә таңнан башлана. Әтисе Хайретдин азбардагы эшләрен иртән үзе башкарырга тырыша. “Йоклап калсыннар балакайлар, кем белә нәрсә күрәселәре бар әле оланнарның”, дигән сүзләрне кабатларга ярата ул. Йосыф йоклый алмады, яшь егетнең башында төрле уйлар әйләнде, әтисе артыннан ул да азбарга чыкты.
- Йосыф, ник тордың? Ят, йокла бераз. Кичә суны да байтак китергәнсең. Кер, улым, кер, әле иртә, - дип әтисе туарлар янына кереп китте.
Күршеләрнең ишеге ачылды, аннан Хәлимә түти чыкты:
- Йосыф, бик иртә торгансың. Балыккамы җыендың? – дип сүз кушты. Ул да маллары янына кереп китте.
Икенче көнне дә Йосыф Санияне күрмәде. Әнисе Вафадан:
- Сания күренми, хәле ничек? – дип сорады.
- Бер көе, кайтты бит ул иреннән, - дип кыска гына җавап кайтарды Вафа.
Өченче көн кич белән Йосыф кизләүгә китте. Сания дә суга килде. Кыз олыгаеп киткән, күзләрендә ниндидер моңсулык, хәрәкәтләре сүлпәнрәк кебек күренде егеткә. Ул аны кызганып та куйды.
- Исәнме, Сания! Сугамы?
- Исәнме, Йосыф! Чәй суы бетте менә...
Ул артык сүз әйтергә дә базмыйча, кызны рәнҗетергә куркып, китеп барды, ә үзе Санияне күрүгә бик шат иде. Көн кичкә авышса да, дөнья яктырып, матураеп китте.
Иртән Йосыфны авыл советына чакырдылар. Актив комсомолец булганга, ул төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша иде. Бу юлы да егет шул турыда уйлап, авыл советына барды. Рәис аңа зур эш тапшырырга җыенулары турында әйтте:
- Йосыф, син булган егет, гармунда да уйныйсың, җырлыйсың да, грамотаң да яхшы, әйдә клубны җитәклә. Халык белән эшләргә кирәк, тиздән сайлаулар. Без сиңа ышанабыз, син булдырасың!
- Ярар. Тырышырмын, - дип Йосыф ризалык бирде һәм авыл советыннан туры клубка китте.
Клуб зур, элекке мәчет бинасы. Кичләрен халыкка кино күрсәтәләр, клуб эче шыгрым тулы, басарга урын юк.
Йосыфның эше артты, районга да еш йөри башлады, комсомол оешмасын да җитәкләде.
Җәй тиз үтте, көзге эшләр дә бетеп килә. Йосыф Санияне еш күрә, сөйләшеп тә алгалыйлар.
- Сания, клубка кил, бүген кызыклы кино була.
- Юк, бармыйм, - дип кенә җавап бирә Сания.
Туганнан бирле бергә уйнап үскән Саниягә - балачак дустына Йосыф ничек тә үзенең хисләрен белдерә алмый газапланды. Күңелендә хисләр давылы, ә аекбаш, Саниянең ни җавап бирүен белмичә, Йосыфны кыюсыз итә дә куя.
Бүген клубта спектакль, “Беренче театр”ны куялар. Йосыф үзе дә уйный. Зал шыгрым тулы. Авыл халкы, мал-туарын башкарып, өс-башын бераз тазартып, бәйрәмгә килгән кебек шау-гөр килеп утыра. Йосыф иң кырыйда гына утырган Санияне бик тиз күреп алды, дус кызы Мәдинә белән килгәннәр. Бу хәлгә егет бик шатланды, пәрдә ярыгыннан Санияне караштыргалап торды.
Иң элек илдәге сәясәт турында доклад укыдылар, аннары спектакль башланды. Үзешчән артистлар спектакльне шома гына уйнап чыктылар. Йосыф үз ролен уйнаганда да Саниягә караштыргалады, кызның елмаюына бик куанды.
Кичә тәмамланды, халык таралды.
Йосыф клубтан тиз үк китә алмады, ишекне бикләп чыкканда урамда беркем калмаган, тирә-як бушап калган иде.
Йосыф эре адымнар белән, бераз ашыга төшеп, елга яры буйлап өенә ашыкты. “Кызлар әле өйләренә кереп өлгермәгәннәрдер”, - дигән уй белән йөгереп кайтты. Кызлар өй каршындагы урындыкка утырганнар, сөйләшеп торалар, нәрсәдәндер көлешеп тә алалар.
- Кызлар, ничек спектакль? Ошадымы? – дип сорады Йосыф.
- Йосыф, молодец! Бик ошады, без сине генә карап утырдык, - диде Сания.
- Шәм Хәбибрахман син! Көлдердең дә инде үзең! Урындык артына да шәп кереп киттең! Безгә таба карап тордың үзең! – диде Мәдинә. Үзе кычкырып көлеп җибәрде.
Кинәт тәрәзә ачылды да, Хәлимә түтинең тавышы ишетелде:
- Сания, булды, өйгә кер, иртәгә сөйләшерсез, - диде.
Мәдинә өенә юнәлде. Сания дә кереп китте.
Йосыф:
- Сания, бер генә минут, сүзем бар иде үзеңә.
- Нәрсә булды? Сүзеңне онытма, иртәгә әйтерсең, - диде Сания.
- Сания, мине тыңла әле, зинһар, тик көлмә генә. Сиңа әйтәсе сүзем бик мөһим. Мин бит сине кайчаннан бирле яратып йөрим, әйдә өйләнешик!
Йосыф кыюлыгына, үзенең хисләрен бик тиз әйтеп бирүенә исе китте. Айлар буе күңелендәге яшереп йөргән хисләрен әйтте дә салды.
- Йосыф, чү инде, без бит синең белән туганнар кебек, бер туфракта уйнап үскән балалар, - диде Сания.
- Мин сине яратам, ышан миңа, хисләрем – чын. Без бергә булырга тиеш. Бүген җавап бирмә, иртәгә әйтерсең.
Тәрәзә ачылды, Хәлимә түтинең ачулы тавышы ишетелде:
- Сания, кер инде!
Йосыф та, Сания дә үз өйләренә кереп киттеләр.
“Әйттем, ниһаять, әйттем...” – Сания белән булган соңгы сөйләшү Йосыфның уеннан китмәде, кинодагы кадрлар кебек күз алдында йөрде. Яңадан аның төне йокысыз үтте. Көне буена сузылган мәшәкать, борчулар артта калды. Йөрәгендә төен итеп йөрткән серен – мәхәббәтен Саниягә әйтте дә салды. Айлар буе уйлап йөргән, ничек җиткерергә дә белмәгән хисен әйтте бит! Сания дә уйлана торгандыр, ул да йокламыйдыр.
Иртә белән Йосыф район үзәгенә барды. Андагы эшләрен тәмамлагач, авылга кайтты. Тау итәгеннән төшеп килгәндә, Йосыф Саниянең кизләүдә су алуын күреп алды. Егет кыз янына йөгереп килде.
- Сәлам, Сания!
- Исәнме, Йосыф!
- Ни әйтәсең миңа, Сания?
- Ни әйтергә дә белмим, Йосыф, мине уйланырга мәҗбүр иттең син. Мин бит инде ирдә булдым, ир кулы нәрсә икәнен дә күрсәттеләр миңа, дөресен әйтим, минем ир затыннан күңелем калды, җаным өшеде.
- Сания, Сәнәем, без бергә булырбыз, мин моңа ышанам! – диде Йосыф.
Ул, Саниянең чиләкләрен алып, өй янына китереп куйды, ә Сания көянтәсен кулына тотып, аның артыннан сүзсез генә карап калды.
Улының Сания белән сөйләшеп торганын Хәйретдин абзый күзәтеп торган икән. Йосыф өйгә кергәч, әтисе сүз башлады:
- Улым, Сания янында еш чуала башладың, суын да алып кайттың, ахрысы.
- Әти, мин аны яратам, өйләнергә кирәк миңа.
- Йосыф, син – егет кеше, Сания – ирдән кайткан хатын. Авыл тулы кызлар, егет башың белән хатын өйләнергә җыенасыңмы?
- Әти, авылдагы бер генә кыз да Саниягә җитә алмый. Аның кебек берәү дә юк!
- Сания – тәртипле, инсафлы бала, - диде әтисе. – Шулай да мин риза түгел!
- Әти...
- Әиең дә, мин дә риза түгел!
Хәйретдин абзыйны авылда “Китапчы Хаҗи” дип йөртәләр иде, ул хаҗда булган, аннан күп итеп китаплар алып кайткан, аларны авылдашларына күчтәнәч итеп өләшкән, шуннан соң авыл халкы Хәйретдинга шул кушаматны таккан. Әтисенең белемле, динле, үз сүзендә тора торган кеше икәнен белә Йосыф, шуңа күрә артык киреләнмәде ул, өйләнү турында башка әйтмәде.
Кичкә таба, клубка барыр алдыннан, Йосыф әтисенең абыйсы Нәҗметдиннәргә керде, өйдәге булган хәлләрне сөйләп бирде.
- Абзый, Санияне бик яратам! Өйләнсәм дә бары аңа гына өйләнәм. Ярдәм ит миңа, әти белән сөйләшеп кара, - диде Йосыф.
- Яхшы, иртәгә кереп чыгармын, Хүйретдин үзсүзлегә үзсүзле, тырышып карармын, - дип ризалык бирде Нәҗметдин абыйсы.
Абыйсы Йосыфны һәрвакыт игътибар белән тыңлый, үзенең киңәшләрен дә биргәләп тора иде, әтисе ризасызлык белдергәч, егет аны уйлап алды.
Йосыф эштә дә, аннан соң да гел үз уйлары белән булды, үзе белән сөйләшкән кешеләргә дә кыска гына җавап кайтарды, аның үз мәсьәләсе мәсьәлә иде.
Иртән Йосыф ишегалдына чыкканда, абыйсы белән әтисе келәт янында сөйләшеп торалар иде. Ике туганның кызурак сөйләшкәннәре йөзләреннән күренеп тора, сүзгә дә килеп алганнар, ахрысы. Егет өйгә керергә дип юнәлде, тик әтисе аны дәшеп алды:
- Йосыф, кил әле бире!
- Хәерле иртә, әти! Хәерле иртә, абзый! – дип олыларны сәламләде Йосыф.
- Йосыф, кичә син абыйларыңда булгансың, ул сине яклап килгән, өйләнүеңә каршы тормаска үгетли. Мин – ата кеше. Егет улымны ирдән кайткан хатынга түгел, ә кыз балага өйләндерәсем килә. Мин сиңа бары яхшылык кына телим, - диде әтисе.
- Мин дә абый кеше, ят түгел, мин дә Йосыфка начарлык теләмим. Яраткан кешесен алсын! Бәхетле булсын! – диде Нәҗметдин.
Йосыф абыйсының әтисен ризалатканын аңлап алды.
- Рәхмәт, әти! Рәхмәт, абый! Өйләнсәм дә, бары тик Санияне өйләнәм, башка кеше миңа кирәкми, - диде Йосыф.
- Инде нишлисең, күкләрдә Аллаһы тарафыннан шулай язылгандыр, - дип әйтеп куйды ата кеше.
Нәҗметдин абзый:
- Йосыф, вакытын әйтерсең, шунда кереп килешеп чыгарбыз, шулай бит, туган? – дип Хәйретдинга эндәште.
- Ярар, - диде Хәйретдин.
“Я, Аллаһым, комсомол булсам да, хаҗи малае бит мин, син мине ишетәсең, ярдәм итәсең, рәхмәт сиңа”, - Йосыфның уйлары зәңгәр күккә, күзләре ялтырап чыккан көзге кояшка төбәлде.
Көзнең алтыга манылган чагы, әбиләр чуагы, табигатьнең иң хозур вакыты. Йосыф табигать белән бергә кушылды, аның эчке халәте шундый иде. “Нәҗметдин абзый булдырды. Рәхмәт инде үзенә. Сания белән сөйләшергә, ризалыгын алып, туй хәстәрен күрергә кирәк”, - дигән фикергә килде.
Йосыф колхоз идарәсенә килде. Рәис Хөсәен абзыө Йосыфны ачык чырай белән каршы алды. Бу тырыш егетне ул яратты. Өмәләп фермалар төзегәндә дә Йосыф яшьләрне оештырып җибәрүче, егетләр дә үзен ихтирам итәләр иде.
- Йосыф, молодец бит үзең! Клуб эшен дә матур гына алып барасың, яшьләр белән дә сүзең килә. Спектакльне дә яхшы куйдыгыз, кызык булды. Сиңа бер сүзем бар: фермаларда терлек күбәйде, малларны эчерергә су җитми. Якында гына болында күл ясарга иде. Суны шуннан гына алыр идек, - диде Хөсәен абзый. – Син ни әйтерсең?
- Булдырабыз, Хөсәен абзый, бүген үк егетләр белән сөйләшермен. Елгадан суын да ташырбыз. Трактор белән тирәнрәк казырга кирәк булыр, кипмәслек булсын иде, - диде егет.
Йосыфның аяклары җиргә тими, ниндидер сихри көч аны күтәреп алып бара кебек. Өйгә кайткач, аш янында күл турында әтисенә дә әйтте. Ул да бу эшне хуплады.
Әнисе:
- Бик яхшы, болынлыкта күлнең булуы авыл җирлегенә матурлык та өстәп җибәрер, - дип сүзгә кушылды.
Эшне тиз тоттылар, тиз арада авылның болынында күл дә барлыкка килде. Терлекчеләрнең эше җиңеләя төште, малларга күл суын эчерә башладылар.
Тау итәгеннән авылга таба юл уза. Биектән күл күренеп тора. “Әлегә тирә-ягы туфрак, тора-бара күлнең тирәсен үлән каплар, матур булыр”, - дип уйлап куйды Йосыф.
Нәҗметдин абзый тауга менеп килә:
- Исәнме, Йосыф! Каян болай?
- Исәнме, абзый! Районда идем.
- Кайчанга Санияне килешәбез? Атна үтеп бара, бер хәбәрең дә юк.
- Бүген үзе белән сөйләшермен, ризалыгын алырга кирәк әле, аннан соң сиңа белдерермен.
- Ярар, озакка сузма, - дип, абыйсы юлын дәвам итте.
“Абзый дөрес сөйли. Үземә дә бераз кыюрак булырга кирәк”, - дип уйлап алды Йосыф.
Кичен Сания суга дип чыкты. Йосыф аны күреп алды һәм тиз генә янына барды:
- Сания, исәнме! Иртәгә башкода җибәрәм, зинһар, каршы килмә. Хәлимәттәйгә дә сүзләремне җиткер. Ул да риза булыр дип уйлыйм. Төшеп калган егет түгел икәнемне ул белә, күрше малае ич, күз алдында үскән кеше.
- Бик кыюландың, Йосыф. Сиңа ни әйтергә дә белмим, ярар дип тә, юк дип тә. Тәмам башым исерде, бер ел эчендә ике тапкыр кияүгә чыгып кара инде, - дип әйтеп куйды Сания.
- Булды. Сөйләштек. Иртәгә башкода көт! – дип, Йосыф йортына таба атлады. “Кыю тоттым бит!” – дип үз-үзенә сокланып та куйды.
Әтисе терлек янында иде. Кыюлыгын югалтмыйча, Йосыф әтисенә эндәште:
- Әти! Иртәгә Санияне килешәбез!
- Ярар, улым, Аллаһыдан вакыт җиткәндер, керербез, хәерлегә генә булсын, - дип җавап кайтарды Хайретдин абзый.
Көзге иртә. Үләннәргә салкын чык төшкән. Әбиләр чуагы дәвам итә. Бүген Йосыф Санияне килешә, абыйсына да белдерде инде. Ара-тирә күрше йортка да карап ала, анда беркем күренми. Мичләреннән төтен чыга, яңа пешкән коймак исе дә сизелә башлады. “Хәзерләнәләр”, - дигән уй Йосыфның күңеленә рәхәт бер җылылык өстәде.
Кичкә таба әтисе белән Нәҗметдин абыйсы Санияләргә кереп киттеләр. Сөйләшү бик тиз булды, Йосыфны да чакырып алдылар. Егетнең кыюлыгы юкка чыкты, оялып кына Санияләргә керде. Ирләр өстәл артында чәй эчеп утыралар. Сания мич алдында савыт-саба юа, сөртә иде. Хәлимәттәй егетне ачык йөз белән каршы алы:
- Йосыф, уз, утыр, чәй эчеп ал.
- Юк инде, рәхмәт, - дип Йосыф Сания янына кереп китте. Сания дә дулкынланган, ул пышылдап кына:
- Йосыф, төшемме бу, өнемме бу? – дип аптырап торам әле.
- Бу – чынбарлык. Сәнәй, мин сине бик яратам! Минем белән булганга син бер дә үкенмәссең, сүз бирәм.
Сания Йосыфның дулкынланып әйткән сүзләренә җавап итеп елмаеп куйды:
- Аллаһ бирсен, хәерлегә булсын, - дип пышылдады.
Өстәл артыннан кузгалган әтисе белән абыйсы да яшьләргә хәерле озын гомерләр теләп калдылар.
Гөрләтеп туй уздырдылар. Шәһәрдән туганнары да кайтты. Нәҗметдин абыйсы яшьләргә торыр өчен үз йортындагы кечкенә өен бирде:
- Үзегез генә рәхәтләнеп яшәгез, бәхетле булыгыз. Бу өйне торгызырга Йосыф миңа булышты, урманнан агачын да китертте, янымда күрмеш күрде, яхшы гына торыгыз, кешедән көлдермәгез, - диде.
Яшьләр бәхетле иде.
Биш кыздан соң туган Йосыфны олы апасы Аделбану бик тә ярата иде. Ул энесен шәһәргә дә алып китмәкче иде, Йосыф риза булмады. Авылда эш күп, яңа гына төзелгән колхозда планнары зурдан иде егетнең. Клубта да эш җитәрлек, яңа спектакль әзерлиләр, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” әсәрен куярга җыеналар. Йосыф хәйләкәр һәм саран булган Хаҗи әфәндене уйный. Яшьләр тиз арада пьесаны үзләштереп тә алдылар.
- Гает бәйрәме кичендә спектакльне куярга кушалар, - диде Йосыф, районнан кайтканнан соң. – Халык җыелмас, бәйрәм киче дип карадым. Бөтен авылларда чаралар гает бәйрәме кичендә уза.
- Ничек әйтсәләр, шулай эшлибез инде, - диештеләр яшьләр.
Спектакль куясы көн килеп җитте. Йосыф Санияне дә клубка алып бармакчы иде, яшь хатын каршы килде, бәйрәм кичтә кая да бармавын әйтте. Йосыф үзе генә китте. Бәйрәм кич дип тормаганнар, клуб эче халык белән шыгрым тулы. “Сания генә килмәде”, - дип уйлап куйды Йосыф.
Көн аяз иде, ә спектакль барышында яшенле яңгыр башланды. Көчле җил купты. Шартлап-шартлап яшен атты. Тәрәзә пыялалары да зеңгелдәп куйды. Клубтагы халык та, үзешчән артистлар да куркуга төштеләр. Яңгыр үтеп тә китте, озакламый спектакль дә бетте. Халык, көлешә-көлешә урыннарыннан торып, артистларны алкышларга күмде. Йосыф эшеннән канәгать калды, шәп уйнадылар, Саниясе генә килмәде. Ул аңа да роль бирергә теләгән иде, тик хатыны риза булмады.
Өйгә кайткач, ул хатынының елап шешенеп беткән йөзен күреп хәйран калды:
- Сәнәй, нәрсә булды?!
- Яшен атты, үтерә башлады мине, утлы шар тәрәзә ярыгы аша керде, аякларым яныннан үтеп китте, әле ярый ишек ачык иде, җил белән җиргә чыгып шартлады. Син генә гаепле, Йосыф, Аллаһыдан курыкмыйча, бәйрәм кичне муллалардан көлеп торасыз, кәмит уйныйсыз, Аллаһы Тәгалә чыдамыйча утлы яшенен безнең йортка җибәрде. Син – башлап йөрүче, син... – дип Сания яңадан елый башлады.
- Мин генә гаеп түгел инде. Районнан куштылар, бөтен авыл клубларында бүген спектакль уйнадылар. Ярар, Сәнәй, булды инде. Зыян булмаган бит, сау-исән, - дип Йосыф хатынын тынычландырырга тырышты.
- Гыйбрәт бу, гыйбрәт. Нәҗметдин абзый шулай ди. Алар да куркыныштылар, өйләреннән йөгереп чыктылар. Бик каты шартлады бит. Бәйрәм кичне муллалардан көлергә кирәкми, Аллаһның мыскылы юк, син – хаҗи улы бит, - дип яшь хатын үзенекен сөйләде.
Пычрак көз дә килеп җитте. Туктаусыз яңгыр сибәли, аяк асты пычрак, басар хәл юк.
Беркөнне аларга Аделбану апаларыннан хат килеп төште. Ул энесен эшкә чакырган, электромотор заводына эшчеләр кирәклеге турында язган, торак мәсьәләсен хәл итәргә булышуын да әйткән.
Йосыф:
- Сәнәй, нишлибез? Әллә бәхетебезне шәһәрдә сынап карыйбызмы?
- Белмим, Йосыф. Әти белән, абый белән киңәшеп кара. Алар ни әйтерләр.
Бераз уйланып йөргәннән соң, Йосыф әтисе һәм абыйсы белән киңәште. Олылар телсез калдылар, ни әйтергә дә белмәделәр.
Хәйретдин абзый:
- Балакай, һәр кеше үз юлын үзе генә уза, ул – синең юлың, һәр кешенең максаты бар, син дә, Йосыф, үз юлыңны үзең сызасың, уйлап эш ит. Авылда да хезмәтең начар түгел, үз уңаеңа кара, - диде.
- Йосыф, син әле гаиләле кеше, чын ир, мондый мәсьәләдә мин ни әйтергә дә белмим, - диде Нәҗметдин абый.
Икенче көнне тагын шул мәсьәләгә кайттылар.
- Сания, мин барып эшкә керим, аннан соң син дә килерсең, - диде Йосыф.
- Әгәр сине җибәрмәсәләр, кая бармакчы буласың? Авыл советына барып кайт, ни әйтерләр анда, хезмәт кенәгәсез кая бараласың? – диде Сания.
Йосыф авыл советы рәисе янына кергәндә, тегенең ачуы чыккан, йөзендә кара болыт шәүләсе. Шулай да Йосыф керүгә, ачылып китте.
- Әйдә, Йосыф, уз! Хәлләр ничек?
- Исәнмесез, Каюм абзый! Рәхмәт, яхшы. Ярославльгә эшкә урнашырга мөмкинлек бар. Китәргә дип уйланып йөргән чагым.
- Ни сөйлисең, Йосыф? Синең эшең бар, клубны ташлап, кая китәргә җыенасың? Юк, җибәрмибез, синең урының авылда, син монда кирәк!
- Каюм абзый, каршы килмәгез инде, бәхетемне сынап карыйм, барып чыкмаса, кире кайтырмын.
- Син кире кайта торган егет түгел шул, Йосыф! Нәрсәгә алынсаң да, эшләп чыгарасың син. Әгәр китсәң, кайтмаганың көн кебек ачык.
- Илдә шундый зур вакыйгалар бара, индустриализация, заводларга эшче көч кирәк. Ә биредә коллективлашу җайланды, фермалар төзедек, күл дә ясадык. Авылда халык күп, ә шәһәрдә эшчеләр җитешми. Каюм абзый, бу дәүләтебезнең сәясәте, мин моңа каршы киләлмим, килешегез инде, - дип олы кешенең ризалыгын алды Йосыф.
Көн кичкә авышты. Йосыф юлга җыена. Саниянең дә кәефе шәптән түгел, иренең өс-башын хәзерләп, кирәк-яракларын юл капчыгына салды, күзләре яшьләнгән:
- Йосыф, бәлки китмәссең? – дип иренә эндәште.
- Сәнәй, сөйләштек бит инде, урнашам да, сиңа телеграмма бирермен, килерсең, бер ай эчендә бар да җайланыр, - диде Йосыф, хатынын юатырга тырышып.
Ул станциягә ялгыз гына китеп барды, кемнән дә озаттырмады. Сания белән аерылышу да җиңел генә булмады. Туйдан соң беренче аерылышулары иде бу.
Тау башына җиткәч, авылга борылып карады. Туган авылы моңсуланып калган кебек, аның китеп баруына ышанмаган төсле боегып калган. Монда аның кендек каны тамган туфрагы, ата-анасы, туганнары, иптәшләре, яратып өйләнгән хатыны – Саниясе. Туган авылы аны үзеннән җибәрәсе килми. Йосыф көрсенеп куйды, туган авылыннан аерылып китү – үзе бер газап икәнен хәзер аңлады ул.
- Кайтырмын, авылым, кайтырмын, - дип юлын дәвам итте Йосыф.
Ярославль аны үзенең шау-гөр килеп торган вокзалы белән каршы алды. Халык каядыр ашыга, һәр кешенең ниндидер ашыгыч эше бар кебек йөгерә, чаба, ашкына.
Йосыф шул ук көнне авылны, Саниясен сагына башлады. Көнен югалтмас өчен җизнәсе белән заводка киттеләр. “Эшче куллар кирәк”, - дип каршы алдылар аларны. Кадрлар белән эшләүче:
- Фрезер станогында эшләргә өйрәнәлсәң, яхшы булыр иде, фрезеровщиклар җитми бездә, - диде.
- Ярар, өйрәнермен, - дип җавап бирде Йосыф.
- Иртәгә сәгать сигездә эштә булыгыз, - диде кадрлар бүлеге җитәкчесе.
Җизнәсе шул ук заводта наладчик булып эшли. Йосыфка ул үзенең цехын, аннан яңа эш урынын күрсәтте:
- Күнегерсең, акча эшләрсең. Без дә шулай урнаштык. Эшләмичә торып булмый, туган. Адәм баласы дөньяга эшләр өчен туа, - диде җизнәсе.
Йосыфның беренче эш көне бик тиз үтте. Аны мастерга беркеттеләр. Станок белән эшләү серләрен оста җентекләп күрсәтте, куркынычсызлык кагыйдәләре белән дә таныштырды. Йосыф эш тәртибен бик тиз үзләштерде, шулай да бик сак булырга тырышты, станокны өйрәнергә, аны кулы белән сизәргә кирәк иде әле аңа.
Өйгә кайткач, Аделбану апасының ашын ашап алгач, балалар бүлмәсендәге урынга ятты, йокыга киткәнен сизми дә калды Йосыф.
“Арыган. Беренче эш көне”, - дип энесен кызганып куйды Аделбану апа.
Көн артыннан көн үтә торды, ял көнендә генә Йосыфның бераз эче пошты, Саниясен сагынды. Бүген эш хакы бирделәр, 180 сум! Киләсе айга планны үтәсәң, 200 сум булыр дип ышандырдылар. Йосыф Саниягә телеграмма җибәрде. Өч көннән хатыныннан да җавап килеп төште, поезд, вагон номерын язып телеграмма җибәргән.
“Саниясе килә!” Йосыфның шатлыгы эченә сыймыйча, йөзенә бәреп чыккан иде. Апасы күршедә генә фатир да карап куйган. “Торырга урын, ашарга акча бар. Яшәрбез әле”, - дип юатты Йосыф үзен.
Әйтелгән көнне Йосыф Санияне вокзалда каршылады. Хатынын күргәч, “Саниянең өстенә пальто аласы булыр”, - дип уйлап куйды. Йосыф хатынын фатирга китерде дә, үзе эшкә җыенды:
- Сәнәй, эшкә соңларга ярамый, эш бетүгә җитәрмен, син апаларга кереп тор, ялгыз эчең пошар, - дип Йосыф китеп барды.
Сания Аделбану апасына керде, чәй эчтеләр, авылдагы хәлләр турында да сөйләштеләр. Көн тиз үтми. Сания шәһәрне карарга дип урамга чыкты. Йорт ике катлы, янында озын торбалы бина, ерак түгел трамвай тукталышы. Сания трамвайга утырды, тәрәзәдән шәһәрне күзәтеп бара башлады. Урам буйлап ике катлы йортлар тезелеп китте, бу йортлар янында да шундый ук торбалар! Сания зур торба янындагы йорт бер генәдер дип уйлап утырган иде трамвайга, ә алар күбәү икән! Йортның номерын да, нинди урам икәнен дә белми бит ул! “Адаштым, хәзер инде нишләргә, я, Аллам!” Трамвайда ярты көн утырып йөргән яшь хатынга кондуктор беренче булып сүз кушты.
- Гражданка, почему не выходите?
- Я сегодня приехала, не знаю, где мой дом, - дип Сания елый ук башлады.
- Какая улица?
- Не знаю.
- Номер дома?
- Не знаю. Там большая труба была.
Кондуктор көлемсерәп куйды:
- Успокойтесь, гражданка. Я вас отведу в отделение милиции, вас найдут. Не плачьте. Вас обязательно найдут.
Кондуктор Санияне милиция бүлегенә китереп калдырды. Анда аның фамилиясен, исемен сорадылар, радио буенча белдерү ясадылар.
Йосыф эштән йөгереп диярлек килде. Сания өйдә юк иде. Ул Аделбану апасына керде. Апасы:
- Ул, шәһәрне карыйм дип, чыгып китте. Кайтмаганмы әллә? Радионы кабызып җибәр, адашкан булса, милиция бүлегендә утырып торадыр, - диде.
Озак та үтмәде, радиодан диктор тавышы яңгырады: “Гражданин Хайретдинов Юсуф, вас ожидает во втором отделении милиции гражданка Хайретдинова Сания. Пятый раз повторяем…”
- Я, Ходаем, адашкан, - дип уфтанып куйды Аделбану апа.
Йосыф трамвайга утырды, Сания артыннан милиция бүлегенә китте.
Йосыф килеп керүгә, Сания аның кочагына ташланды:
- Табылдым... Югалдым бит мин. Озын торбага була югалдым, - дип Сания, үксеп елап җибәрде.
Яшь хатынның шәһәр белән танышкан беренче көне иде бу. Соңыннан әлеге вакыйганы алар ничә тапкыр искә алдылар. Ә хәзергә Сания үзенең табылуына шатланып елый иде. Шуннан соң гына Йосыф хатынына телеграммадагы адрес аларның тора торган йортлары булуын аңлатты. “Әй, бу авылдан шәһәргә килеп төшкән беренче көн! Күктән җиргә төшкән сыман буласың шул!” – дип уйлап куйды Йосыф, Саниянең беркатлыгына исе китеп. “Әй, матур да инде аның Саниясе, елап шешенеп беткән булса да...”
Икенче эш хакын алгач, Йосыф хатынына пальто, шәл алды. Сания шәһәр хатынына охшап китте. Тик күңелләре белән алар икесе дә авыл кешеләре, туган җир туфрагы, туганнарын сагынып яшәүләрен дәвам иттеләр.
Яшь гаиләнең беренче балалары дөньяга аваз салды, улларына сирәк исем – Сәйрулла дип куштылар.
Отпуск вакыты җитте. Алар авылга кайттылар, әти-әниләренә, апаларына, абыйларына бүләкләр китерделәр. Яшь гаиләнең шатлыгы зур, туган авыл, туганнар сагындырган. Авылдагы йорт эшләрендә катнашып, кунак йөреп ял тиз үтеп китте.
Еллар уза торды, яшь гаиләнең саны ишәйде, Сания тагын ул тапты, монысына Алиәскәр дип исем куштылар. Малайлар тиз үсте. Олылары – бик шук, өлгер, җитез хәрәкәтле, күп сөйли, ә кече уллары – салмак, акрын, аз сөйләшә, буйга абыйсы кадәр. Малайлар икәү уйнап үстеләр. Сания эшләми, балалар карый. Өйдә бары тик татарча сөйләшәләр, шуңа күрә малайлар русча бер сүз дә белмиләр.
Бер көнне Сәйрулла өйдән чыгып киткән. Сания урам буйлап йөгереп йөрсә дә, баланы таба алмады. Өйгә кайткач, радионы тергезеп җибәрде, аннан ара-тирә төрле хәлләр турында белдерүләр ясыйлар. Йосыф та эштән кайтты, ашамый-эчми, улын эзләргә дип чыгып китәргә торганда, радиодан диктор тавышы яңгырады:
“В детской комнате второго отделения милиции находится мальчик лет четырёх, по-русски не говорит…”
Радионы тыңлап бетермичә, ирле-хатынлы бала артыннан йөгерделәр.
Килеп җиттеләр. Сәйрулла уйнап утыра. Йосыф белән Саниянең килеп керүләренә шатланса да, уйнап утыруын дәвам итте.
- Әти-әни, карагыз, нинди зур машина! Ай-яй, монда күпме уенчык!
- Әйдә, улым, өйгә киттек.
- Бармыйм, бездә мондый уенчыклар юк, - дип малай киреләнде.
Сәйрулла уенчык атка менеп атланды:
- На-на-на! – дип атны куа башлады.
- Китәбез, улым, анда энең көтә, синнән башка аңа күңелсез, - диде Сания.
- Бармыйм, монда яхшы, - дип малай киреләнде, елый ук башлады.
Тәрбияче көлеп җибәрде:
- Понравилось малышу у нас. Не хочет домой. Любознательный мальчик. Научите его говорить по-русски, он у вас ни одного слова не знает. Больше не теряйтесь! – дип озатып калды.
Йосыф улына зур машина сатып алырга вәгъдә итте, шуннан соң гына бала бүлмәдән чыгарга риза булды.
Сания:
- Артык болай эшләмә, улым. Миннән башка өйдән чыгарга ярамый! – дип баланы хурлап та алды.
Кайтуга Аделбану апаларына керделәр, милициядә булган хәлләрне сөйләделәр, көлешеп тә алдылар.
Аделбану апасы Сәйруллага:
- Өйдән чыгып китәргә ярамый, әллә кем үзеңне урлар, алып китәр, - дип куркытып та куйды.
- Әй, апа, белмисең, анда уенчыклар күп, менә шундый зур алаша! Мин анарга утырдым! – дип мактанды малай.
Фатирга кайткач, Сәйрулла сөйләвен дәвам итте, ул күргәннәрне энесенә җиткерергә тырышты:
- Менә шундый машина! Менә шундый алаша! – дип, кулларын җәеп, бөтен бүлмәне колачларга тырышты.
Энесенең зур күзләре тагын да зурая төште, ул, авызын ачып, абыйсын тыңлады.
- Әти дә безгә зур машина ала! Иртәгә!
Йосыф белән Сания бер-берсенә карап елмаештылар, хәлнең шулай бетүенә шатланып куйдылар.
Йосыф хатынына:
- Боларны күздән ычкындырма инде, Сәнәй, малайлар бит, азгыннар.
Икенче көнне Йосыф зур машина алып кайтты. Малайларның шатлыгын сөйләп тә, язып та аңлатып булмый. Өйгә бәхет сыймаслык булды. Ике малай машина белән ярты төнгә кадәр уйнадылар, йокларга ятканда да яннарына алып ятмакчы булдылар. Әниләре рөхсәт итмәгәч, карават янәшәсенә куйдылар.
Яшь гаилә матур гына яшәде. Йосыф эшли, заводта үзен яраталар, планны да арттырып үти, эш хакын да яхшы ала, өс-башларын да яңарттылар, аш-суга да акчалары җитә. Сания балалар белән була. Ир белән хатын бер-берсен яратып яши. Сания: “Я, Ходаем, күпсенмә бездән бу бәхетне!” – дип еш кына Аллаһыга ялвара иде.
Шулай матур гына яшәп ятканда, ил өстенә кара афәт килеп төште. Сугыш башланды.
Йосыф эштән кайткач, заводта җыелыш булуын, ирләрне вонкоматка чакыруларын әйтте.
- Сәнәй, мин шул көннәрдә авылга китәм, военкоматка барып, повестка алып киләм.
- Ә мин?
- Син биредә каласың, мин фронтка моннан китәм.
Йосыфны эштән җибәрмәделәр, ул ай буе эшләде, эш вакытын озайттылар, планны арттырдылар. Сугыш вакытының таләпләре кырыс иде. Ирләр заводтан фронтка китә торды, аларны хатын-кыз алмаштырды, яшүсмерләрне дә эшкә алдылар. Йосыф идарәгә кереп, фронтка җибәрүләрен үтенде. Аңа:
- Юсуф, ты в особом списке, на тебя оформлена бронь. Твоё место здесь. Мы тебе даём дополнительную нагрузку по обучению новых работников.
- Я хочу на фронт. Когда враг рвётся к Москве, я не могу оставаться здесь.
Шундый сөйләшүдән соң ул үзенең туган ягында учётта икәнен әйтте, повестка артыннан авылына кайтып китте.
Сергач вокзалыннан җәяүләп кенә кайтты. Тау башыннан авылына карап тора башлады.
Менә аның туган авылы – Пашаты! Киң кырларны үтеп, тау итәгенә утырып ял итеп алды. Пашат бик матур урынга урнашкан. Киң болын, матур елга, аның сул ярыннан кара урман башлана. Нинди матурлык! Тик авыл тынып калган. Хатын-кыз сыерларын көтүгә озата. Йосыф авылдашлары белән күрешә барды. Албут очыннан алып елга ярына кадәр күпме ара! Ул тау итәгендәге олы юлдан узмыйча, махсус авыл буйлап барды. Менә клуб. Ул да Йосыфка бик якын урын, күпме чаралар шунда уздырылды, яшьлеге шунда үтте. Менә колхоз идарәсе. Озакламый колхозчылар җыела башлар. Тиздән уракка төшәрләр инде.
Менә Нәҗметдин абыеның йорты, аның артында Йосыфларның өе. Йосыф йортка үтте.
- Исәнме, җиңги!
- Йосыф? Ничек болай?
- Повестка артыннан килдем менә. Абый кая?
- Болында, печән чаба. Тиздән кайтыр инде.
Йосыф җиңгиенә алып кайткан күчтәнәчен бирде, килермен дип, әтисенең йортына – туган өенә юнәлде.
Хәйретдин абзый ишегалдында иде.
- Әти, исәнме!
- Йосыф улым, исәнме! Көтмәгәндә килеп җиттең. Сугыш башланды, сине озатканнардыр инде дип уйладык. Әниең бик кайгыра инде, һаман елый.
- Менә повестка алырга килдем.
- Сания ничек? Балалар?
- Бар да яхшы, әти.
- Каян килеп чыкты бу сугыш дигәне?! Бер ай эчендә ике авылдан йөзләп кеше китте инде, улым! Авылны кайгы басты. Әйдә өйгә керик, тамак ялгап ал, ачыккансыңдыр, әйдә, улым, - диде әтисе.
Әнисе, Йосыфны күрүгә, улына килеп ябышты, елый ук башлады.
- Я, карчык, булды инде. Бала ич, елап торганчы, чәеңне куй, ашыңны җылыт. Йосыф әнисенә китергән күчтәнәчләрен бирде, әнисе яңадан елый башлады.
Әтисе белән әнисе шәһәр хәлләрен, оныкларын сораша башлады, Йосыф җавап кайтара торды, балалар белән булган кызыклы хәлләрне сөйләде.
Ул каен әнисенә дә кереп чыкты, аңа да күчтәнәчен тапшырды. Хәлимәттәй дә Саниясен, оныкларын сорашты.
- Каян килеп чыкты бу хәл? Нәрсә кирәк Гитлерга? – дип Хәлимәттәй ил өстенә төшкән зур кайгы – сугыш турында сораштыра башлады.
- Вафадан хат бармы?
- Бар, озак түгел генә язды, аларны шул ук җирдә - Япония чигендә калдырганнар. Армиясен бетергән иде инде, өйдә кайта иде балакаем, каян бу каһәр суккан сугышы башланды. Әтиләре Гражданнар сугышы корбаны булды. Ялгыз үстердем балакайларымны. Хәзер яңадан сугыш башланды. Син, Йосыф, кайчанга китәсең?
- Повестканы барып алам да китәм. Озак торырга ярамый. Саниянең бала табарга вакыты җитә инде, сау-исән генә булсынар, аннан ул да авылга кайтыр. Бергәләшеп җиңелрәк булыр үзенә.
- Сау гына була күрегез инде, балакайлар, - дип Хәлимәттәй озатып калды Йосыфны.
Йосыф Нәҗметдин абыена керде. Ул болыннан кайткан, ял итә.
- Әйдә, Йосыф, уз әйдә, сау гынамы? – дип абзые аны каршы алды. – Повестка алырга кайткансың.
- Исәнме, абый! Фронтка китәм. Хәзер үк военкоматка барырга исәп.
- Тукта, Йосыф, ашыкма, өлгерерсең, иртәгә барырсың. Бер көн кунып кит, ял ит. Повестка алгач, китәсеңдер бит инде.
- Китәргә кирәк. Сания дә соңгы аена керде бит, бәбиләргә тора.
- Каян килеп чыкты бу каһәр суккан сугышы. Тиздән авылга карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына калыр күрәсең. Типсә тимер өзәрди ир затлары сугышка китеп бетә.
- Шулай, абзый, калганнарга да җиңел түгел, тиздән уракка чыгар вакыт җитә.
- Тагын берничә кешегә повестка биргәннәр. Озаккамы барыр бу сугыш?
- Кем белә бит. Заводтагы эшчеләрнең күбесе фронтта. Анда хәлләр авыр диләр. Абзый, сиңа бер үтенечем бар иде.
- Нинди үтенечең?
- Сания балаларны алып авылга кайтыр инде. Ялгызына җиңел булмас. Шулай синең йорттагы өйдә торсын, булышкаларсыз инде, абзый. Шул үтенечем иде, - диде Йосыф.
- Ул сезнең өй, Йосыф, кайтсыннар, булышырбыз, әнә бер бакча бәрәңге үсә, ачка үлмәбез, - диде Нәҗметдин абый.
- Рәхмәт инде, абзый, яхшылыкларыңны мәңге онытасым юк, - диде Йосыф, абзыен кочаклап.
Өйгә кайтып, кайнар аш ашагач, Йосыф әтисе белән бик озак сөйләшеп утырды. Әнисе улының сөйләгәннәрен игътибар белән йотлыгып тыңлады, анардан күзен алмады. Йокларга яттылар, тик берсе дә йокыга китәлмәде, һәрбересе үз уенда булды. Таң алдыннан гына Йосыф бераз йоклап алды. Борынны кытыклаган, табада чыжлап торган коймак исеннән Йосыф уянып китте. Әнисе мич алдында табага коймак сала, өй эченә ниндидер җылылык, тынычлык урнашкан. Бер мизгелгә ул дөнья хәлләрен онытып, балачагына кайткандай булды, әнисенең пешергән табакүмәч исләренә уянып китә иде ул. Юрган астыннан чыкмыйча, кайнар коймак исен күкрәк тутырып сулап тору – үзе бер бәхет булган икән! Йосыфның җанын да, тәнен дә ниндидер бер рәхәтлек биләп алды. Бераз ятып торгач, военкоматка барырга кирәклеген исенә төшерде, тиз генә урыныннан торды.
- Хәерле иртә, әни!
- Әйдә, улым, юынып ал, коймак пеште, чәй кайнады. Әтиеңне дә чакыр.
Алар иртәнге чәйне эчтеләр, яңадан сугыш турында сүз башланды. “Кайчанга кадәр бу сугыш барыр?” дигән сорау һәр кешене борчый иде. Һәр гаиләгә үтеп керде бу сугыш дигән нәрсә, аналарын – улларын, хатыннар – ирләрен, балалар – аталарын сугышка озата.
Хәйретдин абзый күпне күргән, тирән фикер йөртә торган кеше иде.
- “Кылыч белән килгән, кылычтан үләр”, - дигәннәр картлар. Безнең илебезгә дошман басып керде, без аларны чакырып алмадык, үзләренең кылычларыннан үзләре үк үләчәкләр! Улым, ышан миңа, шулай булыр! Без җиңәрбез! – диде әтисе. – Тик исән генә кайт, балам!
Йосыф военкоматка китте. Район үзәге дә караңгыланып киткән сыман, кешеләре дә кәефсез, элеккечә шаярту, көлүләр ишетелми. Военкоматта ирләр күп, барысы да фронтка китеп баручылар. Йосыф та чиратка басты. Яшьләр кыю гына үзара сөйләшәләр, тиз арада дошманны җиңеп кайтулары турында планнар да коралар. Өлкәнрәкләр сабыр гына чиратларын көтәләр. Йосыфка да чират җитте, повестканы тиз бирделәр, бүген үк китәргә кирәклеге турында кисәтү дә ясадылар.
Йосыфка машинага утырып кайтырга туры килде, авылга бик тиз җитте. Машина башыннан туган авылын күзәтеп кайтты ул. Тау итәгеннән авыл шәп күренә. Әнә яңа гына төзелгән терлек фермалары, келәтләр, әнә ясалма күл, хәзер инде аның тирә-ягын яшел үлән каплап алган. Болынлык уртасында, зәңгәр йөзек кашы сыман, ялтырап ята. Алар, яшьләр, эшләде бу күлне! Киң болынлык буйлап Пьяна елгасы ага, ә аның артында – урман. Гаҗәеп матур манзара! Матур да инде аның туган авылы, һавасы да, кешеләре дә!
Алар колхоз идарәсе алдына туктадылар. Йосыф авылдашлары белән күрешеп чыкты, фронтка китүен әйтте. Аңа хәерле юл, сау-исән кайтуын теләп, озатып калдылар.
Йосыф Нәҗметдин абыена керде.
- Булды, абзый, повестканы алдым, китәргә кирәк, - диде ул.
- Китәргә булгач, китәсең инде, туган. Ни әйтим, сугыш ул – каһәр суккан нәрсә, кешегә кайгы-хәсрәт китерә торган имансыз зат. Үзеңне сакла, Йосыф! Сау-исән әйләнеп кайтырга язсын, туганым! Гаиләң өчен кайгырма, булышырбыз, - дип Нәҗметдин абые Йосыфны озата чыкты.
Саубуллашу Йосыф өчен авыр булды, әти-әнисе белән бигрәк тә, җанының кайсыдыр почмагы өшеп китте, әнисенең яшьле күзләре, әтисенең моңсу карашы күз алдында мәңгегә уелып калды.
Сергач вокзалы ерак түгел. Йосыф олы юлдан җәяү генә китеп барды. Бу китү гадәти генә түгел, моңсу, сагышлы, йөрәкне әрнетеп, өтеп алган кебек, җилкәсендә ниндидер авыр йөк салгандай, аякларының хәле беткән төсле булды. Тау башына менеп җиткәч, Йосыф артына борылып карады. Туган авылы – Пашаты киң кырлар, болыннар арасында җәелеп ята. Көн кичкә авышты, авыл да караңгыланып калды, ул да үзенең тагын бер улын яу кырына озатты. Йосыфны тирән сагыш-саубуллашу сагышы биләп алды.
Китеп барам ерак юлга,
Каерылып карыйм сиңа.
Китәм ерак, яна йөрәк –
Нәрсә көтә мине алда?
Китеп барам сугышка мин,
Уелып кала эзләрем.
Шул эзләргә язылып кала
Сезгә әйтер сүзләрем.
Авылым, әгәр кайталмасам,
Гафу итәрсең мине.
Саклармын мәңге йөрәктә,
Туган авылым, сине!
Йосыф озак басып торды. “Кайтырмын, кабат сиңа кайтырмын, авылым”, - дип пышылдады ул, караңгыга чумган авылына карап.
Шәһәргә килеп җиткәч тә, җанындагы дулкынлану Йосыфны ташламады.
Саниясе, балалары белән саубуллашуы да аңа җиңел бирелмәде, йөрәген нәрсәдер тырнады, эче пошты, шулай да хатынына эчке халәтен белдертмәскә тырышты, бронь турында да берсенә дә әйтмәде.
Балаларны Аделбану апасында калдырдылар. Сания белән икәүләп вокзалга төштеләр. Поезд куелган иде инде, халык бик күп, ыгы-зыгы, елау тавышы – болар барысы да Йосыфның дулкынлануын арттыра төште. Алар алгарак уздылар.
- Сәнәй, үзеңне, балаларны сакла! Елама, сиңа еларга ярамый, әгәр малай туса, Зиннәтулла дип исем бир, кыз туса – үзең кара, - диде Йосыф хатынына.
Поезд куелган иде инде, халык бик күп, ыгы-зыгы, елау тавышы – болар барысы да Йосыфның дулкынлануын арттыра төште. Алар алгарак узды.
- Йосыф, син үзеңне сакла, сугышка син барасың, без ничек тә торырбыз. Син генә сау-исән кайт! – диде Сания һәм елап та җибәрде.
Поезд кузгалды, Йосыф вагонга сикереп менде. Сания поезд артыннан йөгерә башлады.
- Сәнәй, йөгермә, барыбер каласың бит инде! – диде Йосыф, сагыш тулы күзләрен Саниягә төбәп. Ә хатыны һаман йөгерде. Сания туктады, поезд күздән югалганчы басып торды. Йосыфы китте... Сугышка китте...
Ике атнадан Сания малай тапты, балага Зиннәтулла дип исем куштылар. Яңа туган сабый хәлсезләнде, озак тормады, үлеп тә китте. Саниягә Аделбану апалары ярдәм итте, сабыйны җизнәсе җирләде. “Шулай Аллаһ язгандыр, нарасый гомерсез булган”, - дип, Санияне туганнары тынычландырырга тырышты.
Бала тапканнан соң бераз хәл җыеп, Сания авылга җыенды. Апасы белән җизнәсе вокзалга озата төштеләр.
- Апа, җизни, рәхмәт инде, һәрвакыт ярдәм итеп тордыгыз, кайгымны да уртаклаштыгыз, Аллаһының рәхмәте яусын үзегезгә, - дип, Сания туганнарына олы рәхмәтен белдерде.
- Сау-исән барып җитегез! Сания, җиткәч, хат яз! – дип озатып калдылар.
Поезд кузгалып китте. Малайлар поездга утыруларына бик шатландылар, тәрәзәдән карап бара башладылар. Алар өчен бу бәйрәм иде. Әй, бу – сабый чак! “Авылга кайтабыз!” – диештеләр балалар.
Поезд, туктый-туктый, акрын бара. Кешеләр утырган вагоннарны депога кертеп калдыралар, ә паровоз китеп бара. Яртышар көн үтә, вагоннарны яңадан составка ялгыйлар.
Тагын кузгалалар. Әле ярый кондуктор кайнаган су бирә. Юлга дип алган ашлары да бетте. Мәскәүгә таба поездлар тиз бара, күбесендә солдатлар төялгән. Фронтка китеп баралар. Сания соңыннан гына аңлады - тимер юлны Мәскәүгә бара торган поездлар өчен ачык тоталар, шуңа күрә аларның составын якка алып торалар. Танклар, машиналар, атлар төялгән составлар зур тизлек белән үтеп китә.
Аның Йосыфы да анда. “Нишли икән, хәле ничек, берни белеп булмый, авылга җиткәч, бәлки хаты килер”, - дип, Сания үзен тынычландырырга тырышты. Менә тагын кузгалып киттеләр. Балалар йоклый. Алар да арыдылар инде, тизме җитүләрен сорый башладылар. Кондуктор тиздән Горькийга җитүне белдерде. Сания авылга якынаюына шатланып та куйды. Кинәт самолётлар гөрелтесе ишетелде, шартлау тавышлары яңгырады. Сания балаларының өстенә юрганнар, мендәрләр япты. “Поездны бомбага тоталар, балалар үлем ачысын белми калсыннар”, - дип уйлады ана. Тавышлар тынды. Кондуктор:
- Болар безне куркыттылар гына, аларның максаты – Горький автомобиль заводын шартлату, анда очалар. Ә безне шартлатырга уйласалар, әллә кайчан бомбага тоткан булырлар иде, - диде.
Сания эченнән Аллаһыга ялварды, ни белгәннәрен укыды. Балалар уянмады, катлы-кат юрганнар астында тирләп беткәннәр иде.
“Әле ярый балакайларым уянмады, үземнең котым очты. Анда Йосыф нишли инде? Анда да бу самолётлар баш очыннан үтәдер. Я, Аллаһ, сакла иремне, балаларымны атасыз калдырма”, - дип Сания догалар укуын дәвам итте.
Авылга кайту атна буена сузылды. Үзе генә түгел, балалары да арыды, көйсезләнә башладылар. Сергачка килеп җиттеләр. Сания, авылдашлар очрамасмы дип, як-ягына карана башлады – кем дә күренми. Әйберләре дә күп, балалары да арыган, авылга җәяү барып җитәлмәгәне көн кебек ачык иде.
“Станциядә кунарбыз, бәлки иртәгә кем булса очрар”, - дип уйлады Сания. Бер сәгатьтән тагын поезд килде. Алар янына ир кеше туктады, кая баруларын сорады. Ул Пожар авылыннан икән, аты да бар. Санияне балалары белән авылга ук китереп куйды.
Нәҗметдин абый каршы чыкты.
- Килеп җиттегезме, балакайлар? Аделбанудан телеграмма алгач, Хәйретдин белән станциягә каршыларга дип бардык, поезд гына килмәде, кайчан килүен дә әйтә алмадылар, кайтып киттек, - дип сүз башлады.
- Исәнме, абый! Поезд бик озак килде. “Юл газабы – гүр газабы”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Баш очыбыздан дошман самолёты да очып китте, поездны бомбага тотты, чак тере калдык. Яңа туган сабыем да үлде бит, - дип Сания елап җибәрде.
Соңгы өч атна эчендә ул ни генә күрмәде: аерылу газабы, тугыз ай карынында йөрткән сабыен югалту ачысы, юл күрмеше. Язмыш ни генә күрсәтмәде бу арада аңа, шулай да ул исән, туган авылының газиз туфрагында басып тора менә!
Алар әйберләрне өйгә ташыдылар. Балалар, арганнарын якка куеп, абзардагы тавыкларны куып йөри башладылар.
- Йосыфтан хәбәр юкмы? – дип сорады Сания.
- Юк, язар әле, башы сау булсын, - диде абый.
Җиңгәсе өстәл хәзерләгән.
- Хәзер, җиңги, әтиләр белән күрешеп кайтыйк, соңгарак, - дип, Сания балаларны җитәкләп, каен әтисе йортына, аннан үз әнисенә юл алды.
Картлар иреккәннәр, оныкларын сөеп туя алмыйлар. Әнисе дә Хәйретдиннарга йөгереп керде. Кызын кочаклап, елый ук башлады. Бераз тынычлангач, картлар кечкенә бәбинең юклыгына игътибар иттеләр, аларның күзләрендә сорау килеш аптырау бар иде, тын гына басып тора башладылар.
- Балам үлде бит. Зиннәтулла дип исем куштым. Йосыф әйтеп калдырды. Озак тормады, хәлсезләнде, нәрсә булганын да аңламый калдым, - диде Сания, тагын елап җибәрде. Әниләренең елавын күргәч, балалар аның итәгенә килеп ябышты. Әбиләр дә елый башлады.
- Ярар, еламагыз. Аллаһ биргән – Аллаһ алган, ул сабыйның гомере шулай гына булган, Аллаһ шулай язган, - диде Хәйретдин. – Бала тудырганнан соң юл газабы күреп, атна буе юлда булып арып беткәнсең. Тынычлан, ял итәргә кирәк сиңа. “Тапкан хатынның кабер тактасы кырык көн ачык тора” диләр. Үзеңне сакла, Сания. Әнә нинди тупырдап торган ике улың, шөкер Аллаһыга, алар сау булсыннар.
Әбиләр дә Хәйретдин бабайның сүзләренә кушылдылар, Санияне тынычландырырга керештеләр, бергәләшеп чәй эчеп алдылар. Сания Йосыфны сугышка озатуын, Мәскәүгә таба поездларның күпләп баруын, юлда күргән күрмешләрен сөйләде. Картлар аны игътибар белән тыңлады. Каен әтисе дә, әнисе дә Санияне үзләрендә торырга үгетләделәр. Сания:
- Йосыф үз өебездә торырга кушты, ул әйткәнчә булсын. Без болай да һаман бергә, йортлар янәшә ич, көн саен килеп йөрербез, - дип җавап кайтарды.
Олылар аның белән килеште:
- Ярыр, Йосыф әйткәнчә булсын, - диделәр.
Саниянең авылга кайтуына ике атна вакыт үтте, ә Йосыфтан бер хәбәр дә юк. Хатның булмавына Саниянең эче поша башлады. Бигрәк тә бу эч пошу Ибрай Җәфәре Абубәкеренең үлгән хәбәре килгәч, тагын да артты. Бөтен авыл халкы Җәфәр бабай йортына агыла, беренче кара мөһерле хатны барысы да тотып карый, картларның кайгысын уртаклаша. Абубәкер Брест өлкәсендә үзенең хәрби бурычын үти иде.
“Батырларча һәлак булды”, - дигәннәр. Бердәнбер уллары сугыш кырында үлеп калды. Солдатның әти-әнисен генә түгел, бөтен авылны кара кайгы басты.
Мәскәүдә яшәүче авылдашлары да кире әйләнеп кайттылар. “Хәлләр бик авыр икән, дошман башкалага таба килә”, - дигән сүзләр йөри башлады.
Бүген почтага тагын кара мөһерле кәгазь килеп төшкән. Хат ташучыны күргәч, Хәмзәнең әнисе авыраеп егылган, ананың бердәнбер улы. Бу кайгыны ана йөрәге ничек күтәрсен?!
Авыл халкы куркуга төште, хат ташучыны күрүгә йөзенә карыйлар, нинди хәбәр алып килүен берәү дә белми.
Сания күккә карап:
- Йосыф, син кайда? Хәбәр бир! – дип пышылдады, аның бугазына төен тыгылды.
Балаларның кайгысы да, хәсрәте дә, пошыну-сагышлары да юк. Әнә, икәүләп машиналар белән уйныйлар, күрше балалары да керә, мәш килеп бетәләр. олысы:
- Әти алды безгә бу машинаны!
- Кая соң синең әтиең?
- Ул сугышта, немецларны кыйный, аның мылтыгы бар!
Сания балаларга карап, көрсенеп куйды: “Әй, гамьсез балачак!”
Капкадан каен әтисе килеп керде:
- Сания, сөенеч хәбәр китердем, Аделбанудан хат алдык. Ул Йосыфның сау-исән булуын язган. Үзебез дә шатландык, сине дә сөендерим әле дип, ашыгып килдем.
- Рәхмәт, әти. Кем белә ул сугыш хәлләрен, бәлки вакытында аш та ашый алмый торганнардыр. Мәскәү астында каты сугышлар бара, диләр.
Хәйретдин абзый оныклары янына барып, уйнаганнарын карап торды да:
- Менә бу балакайларга берни кирәкми. Уен булса, шул җитә. Кечкенәләр шул, дөнья белмиләр әле, - диде.
- Уен белән булалар, шулай да әтиләрен искә алалар, йокыга китәр алдыннан сорашалар, - ди Сания.
1941 елның сентябре җылы һәм коры булды. Октябрь урталарына таба салкын яңгырлар башланды, һава да салкынайды.
Йосыфтан беренче хат килде. Сания хатны алып, Хәйретдиннәргә йөгерде, әнисен дә дәшеп керттеләр. Сания ашыгып, дулкынланып хатны укый башлады.
“Исәннәрмесез, кадерлеләрем, әтием, әнием, Сәнәем, балаларым!
Кайнар сәлам белән Йосыф дип белерсез. Сәлам каен әниемә, абыйга, җиңгигә, барлык туганнарга.
Ярославльгә хат яздым. Аделбану ападан җавап хаты да алдым, андагы хәлләрне барысын да беләм.
Мин 17 нче халык ополчениесенең Мәскәү дивизиясендә 1314 полкта хезмәт итәм, артиллерист. Без танкларга каршы көрәшәбез.
Тирә-якта тынлык. Аулак урын таптым, ашыкмыйча гына хат язам, миңа кем дә комачауламый.
Сугышка килгәндә... Ни языйм? Дөресен язам, бу беренче сугышлардан үземнең тере калуыма исем китә, бик күп иптәшләрем үлде. Малоярославец янында каты сугыш барды. Баш очыбызда, өчәр-өчәр тезелешеп, немец самолётлары очты. Алар күбәү иде. Алдан килгәннәре түбәнәеп, бер-бер артлы авыр бомбаларны безнең өстебезгә койды. Тирә-як гөрселдәп торды, җир селкенде. Без үзебез казыган траншеяларга сикереп төшәбез, йөзтүбән капланабыз. Җир калтырана, тузан-туфрак өскә төшә, җир кочагына кереп китәрдәй булып, аңа сеңеп, ятып торабыз. Башыңны күтәрсәң, снарядлар җиргә коела, әйтерсең, ул снаряд сиңа төшәр кебек. Куркыныч, бик куркыныч. Бу мәхшәр егерме минут барса да, бер гомер узган сыман, озак булып тоела. Дөнья бер мәлгә тына, тереләребез тора, ә кемнәрдер ятып кала, кемнәрдер ярдәм сорый башлый. Озак та үтми танклар гөрелтесе ишетелә, алар күбәү. Без аларга ата башлыйбыз, пушкалар бик иске булса да, снарядлар көчле, немец танклары яна башлый, кайсылары каплана, ләкин танклар күбәү, алар безнең өстебезгә килә, окоптагы солдатларны таптап узалар. Бишенче октябрьләрдә без чолганышта калганбыз, ундүртенче октябрьдә генә шул “капчык” эченнән чыга алдык. Командирыбызга рәхмәт, урман аша үзебезнең якка чыктык. Меңләгән кеше арасыннан 500гә якын солдат, шул арада мин дә. Хәзер без Нара елгасының көнчыгыш ярында оборона тотабыз. Җылы киемнәр бирделәр, өшемибез, ач та тормыйбыз. Озак хат яза алмадым, гафу итегез, шуңа күрә биредәге хәлләрнең авыр булуы турында яздым да инде.
Минем өчен кайгырмагыз, шундый иттарткыч эченнән Аллаһы Тәгалә тере чыгарды үземне, барысы да яхшы булыр. Мәскәүне фашистларга бирмәдек, каты тордык. Без җиңәрбез!
Үзегез ничек? Хәлләрегез ничек?
Хат көтәм.
Кайнар сәлам белән Йосыф.”
Картлар хатны яңадан укыттылар, елаштылар, кабат укыттылар. Барысы да Йосыфның тере калуына шатланды, югыйсә авылга хәбәрсез югалу, үлү турында хатлар килә торды.
1941 елның кышы бик салкын булды, өйләрнең бүрәнәләре шартлап чыкты. Сания Йосыфның шундый суыкта, ачык кырда басып, яки ятып торуын күз алдына китерә алмый иде, югыйсә өйдә дә суык, җылытып җиткерә алмыйлар.
Яңа елдан соң Йосыфтан хат килде.
“Исәнме, Сәнәй, балаларым Сәйрулла, Алиаскәр!
Кайнар сәлам белән сезгә Йосыф.
Сәлам әти-әниләргә, абыйларга, барча туганнарга.
Сәнәем, хәлең ничек? Улларым үсәме? Хәлләре ничек? Өшемисезме? Бик тә сагындым үзегезне, тын вакытларда гел сез уемда. Кыска гына хат язган идем, алгансыздыр. Акча җибәрәм. Сәнәй, балаларны ашат, ач тормагыз.
Үзем турында. 25 декабрьдә һөҗүмгә күчтек, 3 көн эчендә Угодский Завод шәһәрен, Тарутино һәм башка авылларны дошманнан азат иттек. Калдырып киткән җирләребезне яңадан үзебезгә кайтардык. Тарутинода Наполеон белән Кутузов гаскәрләре дә сугышкан булган. Шул тарихи урыннарда без дә көрәштек, без дә сугышырга өйрәндек, фашист чигенә башлады.
Сәнәем, “Салкын кырда ничек йоклыйсыз инде?” – дигән соравыңа җавап язам.
Башыма да китермәгән идем, ачык кырда 40˚ салкында йокларга мөмкин дип. Кеше әйтсә, ышанмас идем. Салам китереп бәрделәр, шунда күмелеп, яртышар сәгать чиратлашып, бер-беребезгә сыенып йокладык. Шундый ачы салкында туңып үләргә мөмкин, шуңа күрә аз гына йокларга туры килде. Расчётыбыз бик тату, туганлашып беттек. Бездән дә күп фашист туңа, алар мондый салкынга күнекмәгән, бәлки шуңа да үзләрен Мәскәү астыннан куып чыгара алдык. Шулай, Сәнәй, биредә мамык түшәк тә, йомшак мендәр дә юк. Мамык түшәк урынына шинель, аста да ул, өстә дә ул, иртән торгач, туңган итәкләрен җир белән бергә каерып аласың, кагасың, тагын үз эшеңә керешәсең. “Йокы ястык сорамый”, - ди безнең халык. Кайгырма, Сәнәй, кеше йокламыйча тора алмый, мин дә йоклыйм, хәтта төшемдә сезне дә күрәм.
Әй, Сәнәй, сагындым, бер генә күрер идем, сез миннән ерак та түгел, ләкин күрешеп булмый. Әгәр кош булсам, әллә кайчан очып җиткән булыр идем. Мин кош түгел, бары кеше генә, сугышчы, кызылармеец.
Сәнәй, мин сине бик яратам, улларымны да сөям. Менә шул дошманны куып кына җибәрик, аннан күрешербез, насыйп булса. Хат көтеп калам.
Сәлам белән Йосыф.”
Салкын кыш үтте. Яз килде, 1942 елның язы. Авылда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына торып калды. Ир халкын канлы сугыш яу кырына алып китте. Колхоздагы атларны да сугышка алдылар, фермада хәлсез карт алашалар гына торып калды. Шул карт терлек белән халык язгы чәчүгә чыкты. Көч-хәл белән арба тарта торган малкайлар чәчүгә яраклы булмадылар. Халык игенне кул белән чәчте. Ун яшьлек балалар да иләк тотып кыр буйлап йөрде. Вакыты шундый. Сания дә кыр эшләрендә катнашты. Йосыфның туганнары Зәгърифә, Ханифә, Маиҗәмәл, Рабия белән бергәләп эшләделәр, дус тордылар. Ир туганнары Абдулкадир да фронтка китте, ул флотка эләкте. Аның өчен дә кайгыра башладылар. Сания кырга киткәч, балалар әбиләре белән калдылар.
Йосыфтан килгән соңгы хатның эчтәлеген Сания яттан белә. Кыр буйлап атлаганда, ул иренең язуын яңадан яттан укыды.
“Исәнме, Сәнәем, балакайларым!
Сәлам белән сезгә Йосыф. Бүген 28 март. Сугышның 280 көне. Кичәге сугыштан соң бүген тынлык. Без Спас-Деменск-Вязьма янында. Алга да бармыйбыз, артка да чигенмибез. Фашистлар тиз генә җиңәрбез дип килгәннәр иде дә, эшләре барып чыкмады. Туган илебез, туган җиребез безгә кадерле, дөреслек безнең якта. Без җиңәрбез! Мин безнең гаилә өчен, әти-әниләр өчен дә сугышам. Фашистларга туган нәфрәт хисе миңа сугышта ярдәм итә.
Сәнәй, балаларны сакла, яхшы гына ашат үзләрен, акча җибәрәм. Хәлегезне яз.
Туганнарга, авылдашларга кайнар сәлам.
Сезне сагынып Йосыф.”
“Мин дә бик сагындым, Йосыф. 7 ай булды инде синең киткәнгә. Бик сагындым”, - дип хисләнде Сания.
Чәчү дә бетте, матур җәй дә бик тиз үтте. Яңадан кыр эшләренә чыктылар. Өлгергән игенне чүмәләләргә өеп, келәтләргә озата бардылар. Яңгырлы көз үтте, Йосыфтан хатлар ешрак килә башлады. Чираттагы хатында ул үзенең яралануы турында, әле госпитальдә дәвалануын белгерткән, ярасының авыр түгеллеген, тиздән яңадан полкына кайтуын хәбәр иткән. Саниянең уллары да үсә төште. Олысына – 5, кечесенә 3 яшь тулды. Алар да әтиләреннән килгән хатларга шатлана башладылар, укыган вакытта тын гына тыңлап утырдылар.
“Әти кайчан кайта инде?” – дигән сорауны ешрак бирә башладылар. Көн артыннан көн үтә торды.
1944 ел бара инде. Җәйгә кадәр Йосыфның хатлары еш килде, июнь уртасыннан соң озак хәбәр булмады. Сания дә, картлар да пошына башладылар. Июль ахырында гына Йосыфтан хат килеп төште. Саниянең шатлыгы эченә сыймады, бергәләшеп хатны укыдылар.
“Исәннәрмесез, Сания, әти-әниләр, абый, батыр улларым Сәйрулла, Алиаскәр, туганнар!
Ялкынлы сәлам белән сезгә Йосыф. Хат язалмадым, гафу итәрсез инде, биредә эшләр кызу булды. Сазлык аша чыгып, дошманның оборонасын юкка чыгардык. Фашист кача башлады, әле без фрицларны куабыз. Без дә сугышырга өйрәндек, тиздән туган илебездән дошманны куып чыгарырбыз. Озак калмады инде. Бобруйск шәһәрен алдык. Бу сугышта 23000гә якын немец солдаты пленга алынды. Сугыш бик авыр булды. Аякларыбызга тал сабакларыннан үргән чабата сыман әйберләр киеп, сазлык аша уздык, алар сазлыкта батмаска ярдәм иттеләр. Сазлык аша танкларны да чыгара алдык. Дошман безне бу яктан көтмәгән. Без җиңдек, алга барабыз. Белоруссия җирләре бик матур, куе урманнар, елгалар, күлләр бик күп. Тик безнең авылдан да ямьлерәк җир беркайда да юк. Бик иректем инде, өч ел ярым өйдән киткәнгә. Тиздән илебезнең чикләренә җитәбез инде. Алда – Барановичи шәһәре.
Сезнең хәлләр ничек? Әти-әниләр ничек? Абый белән җиңгинең хәле бармы? Улларым үсәләр дигәнсең, мин кайтканчы егет булырлар инде. Сәнәй, балаларны сакла, ашат яхшырак, җитәрлек акча салам. Хат языгыз.
Сезне сагынып Йосыф.”
- Куалар дошманны! – диде Хайретдин абзый.
- Шулай кирәк, безнең илгә аларны кем дәшеп алды? Дөмексен фашист! – диде Нәҗметдин абзый.
- И, Аллам, сау-исән кайтар баламны, - дип өстәп куйды Йосыфның әнисе.
Авылда яңадан урак өсте башланды. Эш кызу барды. Үстергән икмәкне фронтка озата бардылар. Бөтен нәрсә фронт өчен эшләнде.
Август ахырларында Йосыфтан хат килде. Ул анда авыр сугышлар турында да язган, Барановичи шәһәрен азат итүләрен әйткән. “Барановичи – Брест өлкәсендәге шәһәр. Аның янындагы сугыш коточкыч авыр булды. Немецлар күп итеп блиндажлар, дотлар төзегәннәр, кырлар миналар белән тулы. Өндәге ерткыч бүреләр сыман, траншеяләргә посканнар да пулемётлардан бертуктаусыз аталар. Аларны ничек аннан чыгарасың? Безнең “Катюша”лардан соң гына солдатлар атакага күтәрелә. Шәһәр янындагы авылларны фашистлар яндырган, өйләрнең мичләре генә басып калган. Барановичи да шулай ук яндырылган, станция янында су башнясы гына басып тора. Кешеләр, тычканнар кебек, җир астындагы базларда торган. Без шәһәрне алгач, алар җир астыннан чыга башладылар. Аннан Белосток шәһәрен азат иттек. Бу шәһәрне дә фашистлар крепостькә әйләндергән, анда илтә торган юллар мина белән тулы. Авыр сугышлардан соң без җиңдек, хәзер без Польша җирендә, Варшавага таба барабыз. Чиккә җиткәч, сугыш бетәр инде дигән идем, юк икән, Берлинга кадәр барырга исәп, командирыбыз шулай ди. Безгә, солдатларга, боерык кына булсын.”
Йосыфтан килгән хатларга шатланып, аларны кабат-кабат укып, сары көзләр үтеп китте. Йосыф яңадан госпитальдә ятып чыгуын язды, җиңелчә генә контузия алуын да әйткән.
Яңа ел да килеп җитте, 1945 елның Яңа елы. Сания дә, балалар да Йосыфны сагыналар, көн дә аны искә төшерәләр, тиздән сугышның бетәчәген, әтиләренең өйгә кайтуларын көтәләр иде.
Йосыфтан хатлар килә торды. Бер хатында ул болай язган:
“Сугышның 1318 нче көне. Без Германия җирендә, Көнчыгыш Пруссиядә, Варшава-Познань операциясендә катнашабыз. 28 январьда Вольденберг шәһәрен алдык. Һава торышы бик начар, җепшек кар, пычрак, шул шартларда алга барабыз. Дошман каты тора, шуңа күрә безгә дә бик авыр. Шәһәрне күрсәң, ис китәрлек, төзек йортлар, таш белән түшәлгән урамнар. Нәрсә кирәк булган бу халыкка? Мондый мул тормышта торып, чит илләргә кул сузган Гитлерны мин аңламыйм. Авыллары да бик матур, сугыш булуга карамастан, тирә-ягы искиткеч пөхтә. Безнең авылларны яндырып калдырган немец үз авылларын зыянламый гына чигенә ул. Йортларга кергәлибез, барлык нәрсәләрен калдырып, халык кача. Совет солдатларыннан куркалар, күрәсең. Без алга барабыз. Алдыбызда Вормдитт шәһәре. Сугыш – куркыныч нәрсә. Шулай да үлем дигән нәрсәгә дә күнектек кебек. Туган ил өчен, аналар һәм хатыннар өчен, балаларыбыз өчен сугышабыз. Сугышлар бик авыр, фашист бирелергә теләми, әле ул үз җире өчен көрәшә, шуңа күрә үлем-китем күп, яраланучылар да байтак. Без Берлиннан 120 км ераклыкта гына. Тиздән бу канлы сугыш бетәчәк. Озак калмады инде.
Шул сугыштан туктаган арада сездән килгән хатны ачам, анардан безнең өй исе килә, мин элек хатны исним, шул хат миңа көч бирә кебек, өйгә кайтуыма ышанычым арта. Туган як бик тә сагындыра. Бигрәк тә хәзер, чөнки очрашырга озак калмады”.
Йосыфның сагыну хисе, гаиләсенә, туган ягына мәхәббәт тойгылары язылган. Сания дә сагына ирен, аларның аерылышуларына дүрт елга якын инде. Сугышның тиздән бетүен, иренең әйләнеп кайтуын көтте Сания.
Март урталарында Йосыфтан хат килде.
“Исәннәрмесез, кадерле хатыным Сәнәем, батыр улларым Сәйрулла, Алиаскәр!
Кайнар сәлам белән сезгә Йосыф.
Сәнәем, мин яңадан госпитальдә, Вольденберг шәһәрендә. Познаньне алганда авыр яраландым, снаряд кыйпылчыклары аяк-кулларыма зыян китерде.
Сәнәй, балаларны сакла, алар – минем нәселемнең дәвамчылары, мин үлсәм, җир йөзендә нәселем калыр.
Сәнәй, матур яшәдек без, мин сине яратып өйләндем, сугышта да сине, балаларымны уйлап атакага бардым. Сугышның беренче көненнән алып син минем уемда булдың, Мәскәү астындагы ачы салкыннарда да син мин җылыттың. Сәнәем, рәхимсез сугыш мине синнән аерса, бәхил бул. Әти-әниләргә, абыйларга, күрше-күләнгә, авылдашларга миннән сәлам әйт, бәхил булсыннар. Аллаһы язса, гомерем булса, очрашырбыз.
Сәлам белән сезне сагынып Йосыф.”
Бу хатны укыгач, Саниянең йөрәге сулкылдап куйды, кул-аягының хәле китте, аяк астыннан җир убылды. “Бу минутта Йосыфның хәле ничек икән? Ярасы бик авыр дигән, бәлки уңайга китәр, ул бит ничә кат яраланды, аннан уңайланды. И, Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама, Йосыфымны уңайла – Саниянең уйлары аңа тынычлык бирмәде. Аның йокысы качты, уй-фикерләре Йосыф янында иде. Ире Германиядә, госпитальдә, авыр яраланган. Саниянең эше – эш түгел, ашы – аш түгел, әле ярый балалары янында, аларны ашатасы-эчерәсе бар.
Апрель узып китте, ә Йосыфтан хат юк.
Тугызынчы май көне килеп җитте. Бөек Җиңү көне! Саниянең күңелендә өмет чаткылары уяна башлады. Сугыш бетте. Йосыф та кайтырга тиеш. Балалар да әтиләрен көтәләр. Зур ышану белән Сания Йосыфын көтте.
Онытылмаслык 1418 көн һәм төн! Бик авыр булды бу сугыш еллары.
Тагын ике атна вакыт узды, билгесезлек җанны өшетә, йөрәкне әрнетә. Йосыфтан хәбәр юк. Беркөнне Алиаскәр йөгереп керде:
- Хат ташучы апа керә! – диде ул.
Сания йөгереп чыкты, хат ташучыны күрүгә, тәнен калтырау алды.
- Сания...
Ул аңа хат тоттырды, аның тышында ят язу, Йосыфның кулы түгел.
Калтыранган куллары белән Сания хатны ачты һәм язуны күрүгә хәлсезләнеп җиргә утырды, аның күз аллары караңгыланды, ул аңын җуйды.
Аңына килгәндә Сания урын өстендә ята иде. Янында Нәҗметдин абый, җиңгәсе, әти-әниләре, балалары. Барысы да елап, шешенеп беткән. Сания кабат хатны исенә төшерде, кычкырып елап җибәрде, балалары аңа килеп сыендылар. Барысына да бик авыр иде, Йосыфның үлем хәбәрен ишетү картларны да тирән кайгыга салды.
- Әй, Йосыф, сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, өйгә кайта алмадың... – диде Нәҗметдин абзый.
- Сания, сабыр ит, балам, ике улың, алар хакына яшәргә кирәк, - диде каен әтисе. – Безгә дә бик авыр бит, Йосыфыбыз – газиз улыбыз юк булды, чит җирдә ятып калды. Язмышлар шулдыр. Нишләрсең...
Сания туктый алмады, бу кәгазь кисәге аның өметен кисеп ташлады, Йосыфны сагынып көтүен юкка чыгарды, өзеп атты! Ул аны башка күрә алмас! Йосыфның соңгы сүзләре исенә төште: “Сәнәй, йөгермә инде. Барыбер каласың бит!” Ул өзгәләнә-өзгәләнә елады, туктый алмады. Сания ире белән мәңгегә хушлашты. Яшь хатынны кем дә юатмады, Саниянең тирән кайгысы җиргә сыймады, ирен югалту хисе бөтен галәмне биләп алган иде. Бу ачы сагыштан ул гомере буена арыналмады, бер ир затына да күтәрелеп карамады, аның янында Йосыфының дәвамы – уллары булды.
Яңадан җиргә матур яз килде, бөреләр тулып пеште, май аеның нурлы кояшы чирәмнәрне яшәртте, кошлар сайрады, җылы яңгырдан соң күктә салават күпере күренде. Тормыш дәвам итте.
Кичә Сания Йосыфны төшендә күрде. Алар икәү чәчәкле болын буйлап баралар, ә янәшәдә балалар йөгерешеп уйный. Йосыф: “Сәнәй, юкка гына сугышның башыннан ахырына кадәр үтмәгәнмен, шул балалар тыныч тормышта яшәсен дип җанымны биргәнмен. Алар – безнең дәвамыбыз. Димәк, мәхәббәт яши, ул – мәңгелек! Мин сезне яратам!” – диде дә күздән югалды.
“Без дә сине яратабыз!”
-----------------
Сария ханум! Хикәягезнең көтәбез дәвамын.
Комментарии 91
Бүгенгесе көнне, шундый язмалар күбрәк булса иде. Сүз бит бармый ерактагы, таныш булмаган авыл яисә гаилә турында, , ә якын булган якташларыбыз турында. Һәтта, Бөек Ватан сугышында катнашкан геройлар – алар барысы да безнекеләр. Икенчедән, бу тема һәрчак актуаль.
Тик үзенең авылын, авылының һәр почмагын, гаилләрне һәм авылдашларны чын күңелдән яраткан кешенең генә шул теманы ачыкларга хөдрәте җитә.
Өченчедән, язучы бу хезмәтне язганда, шул язылган вакыйгаларны тагын бер тапкыры үзенең миеннан, йөрәгеннән, тәненнән уздыра, ә игътибарлы укучы – шулай ук Сариянең бу хезмәтендә күрсәтелгән кайгыларны кичергән кебек була. Сугыштан кайтмаган, сугышта үлеп калган солдатларның гаиләләренең язмышлары берүк дисәм дә – ялгыш түгел. Минем эбием Сәрбиҗанның (1914-1987) ире Мухамметша Садек улы һәм аның ике ир туганы, шул арада туганының баласы – сугышта вафат булганнар, һәм дә шул әбиемнең ике туган ...Ещё Сария Аймалетдинованың бу хезмәтен бик хуплап алам.
Бүгенгесе көнне, шундый язмалар күбрәк булса иде. Сүз бит бармый ерактагы, таныш булмаган авыл яисә гаилә турында, , ә якын булган якташларыбыз турында. Һәтта, Бөек Ватан сугышында катнашкан геройлар – алар барысы да безнекеләр. Икенчедән, бу тема һәрчак актуаль.
Тик үзенең авылын, авылының һәр почмагын, гаилләрне һәм авылдашларны чын күңелдән яраткан кешенең генә шул теманы ачыкларга хөдрәте җитә.
Өченчедән, язучы бу хезмәтне язганда, шул язылган вакыйгаларны тагын бер тапкыры үзенең миеннан, йөрәгеннән, тәненнән уздыра, ә игътибарлы укучы – шулай ук Сариянең бу хезмәтендә күрсәтелгән кайгыларны кичергән кебек була. Сугыштан кайтмаган, сугышта үлеп калган солдатларның гаиләләренең язмышлары берүк дисәм дә – ялгыш түгел. Минем эбием Сәрбиҗанның (1914-1987) ире Мухамметша Садек улы һәм аның ике ир туганы, шул арада туганының баласы – сугышта вафат булганнар, һәм дә шул әбиемнең ике туган энесе дә сугышта үлгәннәр.
Әйе, бу тема бик күпләребезгә таныш. Тик күпләребез үзебезнең эчләребездә генә тотабыз. Ә язу эше – кирәк. Ул гына түгел – җитәслек дәрәҗәдә тапшырып калдырыйк иде балаларыбызга. Шуннан чыгып, бу хезмәткә мин зур бәя бирәм.Әмма, шундый хезмәтләр язучы - ике гомер яшәгән кеше була – икесе дә эчтәлеле алар!
Билгеле, бу Сария ханумның әле язылып бетмәгән хезмәте. Өметләнәм, киләчәктә бик кызыксынып укыр идем азагына кадәр. Нинди булган аларның алдагы көннәре? Нинди авырлыклар, шатлыклар көткәндер бу гаиләне!?
После того, как только поставил вышеуказанную статью Сарии Аймалетдиновой на этой странице - первым открыла статью Ирина Лаврова. И я тут же непроизвольно сопоставил содержание работы Сарии ханум и судьбу деда Ирина Лавровой . Её дед Жедиханов Умяр Сабирович - рыбушкинец - тоже участник ВОВ (1941-1945). Там тоже необычная история. И может быть, теперь и она нам напишет историю своего деда как и Сария ханум.
Дело в том, что Ирина Лаврова боле 2- х тому назад обратилась мне помочь найти её предков. Ей было известно, что его дед Жадыханов Умяр Сабирович- участник ВОВ, погибший , и указанный как житель Горьковской области , д. МАЛАЯ РЫБУШКА. (именно так написано на документе).
Как только я не искал её деда, и в итоге нашел, даже не в Малой Рыбушкине, а в ...Ещё Следующий свой комментарий с радостью пишу на русском языке не только для читателя, а конкретно, специально для Ирины Лавровой - с кем вот уже в течение почти 2- х лет я периодически общаюсь.
После того, как только поставил вышеуказанную статью Сарии Аймалетдиновой на этой странице - первым открыла статью Ирина Лаврова. И я тут же непроизвольно сопоставил содержание работы Сарии ханум и судьбу деда Ирина Лавровой . Её дед Жедиханов Умяр Сабирович - рыбушкинец - тоже участник ВОВ (1941-1945). Там тоже необычная история. И может быть, теперь и она нам напишет историю своего деда как и Сария ханум.
Дело в том, что Ирина Лаврова боле 2- х тому назад обратилась мне помочь найти её предков. Ей было известно, что его дед Жадыханов Умяр Сабирович- участник ВОВ, погибший , и указанный как житель Горьковской области , д. МАЛАЯ РЫБУШКА. (именно так написано на документе).
Как только я не искал её деда, и в итоге нашел, даже не в Малой Рыбушкине, а в Большой. Еще 2 года назад, пользуясь ресурсом (ревсказкми) группы "Генеалогия нижегородских татар" , а именно, по ревсказке 1858г я интуитивно, методом сопоставления определил предка Ирины Лавровой. Им Оказался Жедиханов Сабир 1848гр. И только благодаря, опять же ресурсам (Похозяйственные книги по д. Б.Рыбушкино) , я нашел семью Жедиханова Умяра Сабировича. Здесь все лица совпадают и нет никого сомнения. У меня внутреннее ощущение такое, что это не я "вытащил" предков Ирины Лавровой, а помог Йосыф абзый Хайретдинов - дедушка Сарии ханум. Вот именно такое чувство у меня.
Ниже прилагаю файл предков Ирины Лавровой по д. Б.Рыбушкино за 1935г, на основе которого, пользуясь так же ресурсами группы " Генеалогия нижегородских татар" , можно написать полную родословную Ирине до начала 17 века , а может быть, еще глубже. Это дело моего времени. А за это время , хотелось бы от Ирины Лавровой тоже услышать о судьбе его деда и бабушки. Там конечно особый случай и пусть Ирина сама решает как поступить.
Ирина! Поздравляю Вас с находкой своих предков! Отдельные благодарности группе "Генеалогия нижегородских татар". Заодно помогу Вам прочесть вышенаписанную работу Сарии Аймалетдиновой, и как уже сказал: это ёё дед помог "вытащить" Вашего деда и вместе со мной вернул Вам фундамент жизни - предков.
Во время войны не было ничего из того, что сейчас есть у нас. Люди довольствовались малым. Поэтому мы должны быть благодарны жизнью за то, что у нас все хорошо и спокойно, что мы можем ходить в школу, иметь детские игрушки, красиво одеваться и вкусно кушать.
Ни один человек в этом мире не заслуживает этого страшного, наполненного потерей близких и пустотой события.Всем мира и добра!А вам дальнейших творческих высот,Сария апа