Предыдущая публикация
Ак күбәләк керде төшләремә,
Килеп кунды көмеш йөзеккә.
Ап-ак иде аның канатлары
Нур бөркелде әле, исемдә.
Канатларын салмак кына җилпеп,
Очып үтте өйнең түрләрен.
Әйләнепләр торды баш очында
Җилкәсенә кунды әнкәңнең.
Тыңлап торды ипләп сөйләшкәнне,
Аңлагандай, безгә күз салды,
Аннан очты, канатларын җилпеп,
Саубуллашты кебек тоелды.
Ак күбәләк керде төшләремә
Әллә инде чыннан син идең?
Минем күңел сизә әле хаман
Син бит янәшәмда йөрисең...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5