#ЖизньСела
Мәктәп тарихы. 2005 ел.
Туган йорт җылысы.
Ханнанова Минниалия Ахметнәби кызы (алып баручы):
Җир шарында берничә миллиард кеше яши. Халыкның бер өлеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында – юлда. Тимер юл буйлап поездларда, машиналарда, җәяүләп. Берәү эшкә, берәү кунакка ашыга. Әгәр кешеләрне туктатып: “Кая юнәлдең, Кеше?” – дигән сорау бирсәң, бер өлеше: “Өйгә, әти-әни янына!” – дип җавап бирер.
Менә Кеше туган җиренә аяк баса. Авыл урамы буйлап атлый. Күңел күзе бер өйгә ашкына.
Капкасыннан каршына әнисе чыгып килә торган, тәрәзәсеннән, каш өстенә кулын куеп, ирләрчә ныклык белән әтисе аны көткән өй генә аңа якын.
Менә ул капкадан керә. Мең төрле мәшәкать инең басса да, авырлык, хыянәт чолгаган булса да, бу йортта ул үзен бар кыенлыктан курчаланган кебек тоя. Монда ул кирәк, ул газиз, аны яраталар.
Менә Кеше тагын юлга чыга. Күкрәгенә авырлыкларны җиңәрлек көч, суыкларда ошемәслек җылы алып ул юлга чыга.
Кем соң ул шушы учак җылысын кабызучы, саклаучы?
Балалар авызыннан тыңлап карыйк әле.
МОНТАЖ
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә!
Аларгадыр бөтен авырлык
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык...
Җил-давыл тидерми,
Кыраулар төшерми
Үстерәсең чәчәктәй иркәләп,
Син барда, әтием, күз яшен түкмичә
Елармын бары тик үпкәләп.
Әтиләр бәхет чүкиләр,
Безгә хезмәт утларында.
Юккамы сөял калыккан?
Әтиләрнең учларында.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз,
Алар безне аңлый, юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Көнннәр якты булсын өчен,
ӘНИ кирәк!
Җил-давылдан саклар өчен,
ӘТИ кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
ӘНИ кирәк!
Усаллардан яклар өчен,
ӘТИ кирәк!
Дөньяда иң кирәк кеше
ӘТИ белән ӘНИ димәк!
Димәк, туган йорт җылысының хуҗасы, аны тудыручы – ул әти һәм әни. Һәр гаиләнең үз тарихы. Бер гаилә дә гел шатлык-куанычта гына яшәми. Кайгы-хәсрәт тә булып тора. Берәүләрне кыенлыклар сыгылырга мәҗбүр итә, икенчеләр аракыга үрелә. Ә кайберәүләр көрәшә,эшли, яши. Мондый чакта чын ата-ана балалары өчен яши, тормыш мәгънәсен аларда күрә. Шундый кешеләрнең берсе безнең авылда – Саҗидә апа Габдракипова. Ул 3 баланы берүзе аякка бастырды. 3 баласы да безнең мәктәптә укыды. Яхшы укыдылар, тәртипле, эшчән булдылар. Бүген барсы да урнашкан, матур итеп яшиләр. Саҗидә апа бәген иң бәхетле кешеләрнең берсе. Аңа карап: “Сабырларны язмыш бәхеттән мәхрүм итми,” – дип уйлыйсың.
Саҗидә апаның чыгышы. (Гаиләдә бала тәрбияләүдә туганнарының ярдәме, үрнәге, үзенең тырыш хезмәте, мәктәп белән гаиләнең бердәм булуының әһәмиятен сөйләде).
Алып баручы.
Гаилә тормышын күбебез матур итеп башлый. Ак күлмәк, тулы табыннар. Бәхет шундый күп һәм мул тоела. Ләкин вакыт кайберләрне бәхет диңгезеннән ераклаштыра. Сәбәбен белү дә кыен. Ә кемнәрдер бәхетне гомер буена юлдаш итә белә.
Менә шундый гаилә – гомер буе безнең мәктәптә укытучы булып эшләгән Зилә апа һәм Рифмир абый Зариповлар гаиләсе. Алар 3 ул үстерделәр. Зилә апа 4 ир-егетне көйләп, ашатып, керләрен юып, гел мәшәкать эчендә яшәсә дә, бүген әле япь-яшь. Димәк, моның ниндидер үз сере бар. Бүген балалары матур итеп яши, эшли, җәй җитсә, туган йортка җыелалар.
Зилә апаның чыгышы. (Бала тәрбияләүдә әтинең, хезмәтнең, әти-әнинең бердәм һәм таләпчән булуының ролен билгеләде).
Алып баручы.
Туган йорт, аның җылысы, аны ничек сакларга?
Бәлки монда гореф-гадәтләрне үтәү дә зур роль уйныйдыр. Элек-электән төпчек малай төп йортта калган, әти-әнисен кайгырткан. Безнең авылда да мондый гаиләләр бар.
Рафиков Радик һәм Әлфия күп еллар төп йортта яшиләр. Әтиләрен зурлап соңгы юлга озаттылар. Гаиләдә 2 малай үсә. Вакилә апа – балаларның терәге.
Әлфиянең чыгышы. (Бала тәрбияләүдә һәм дөнья көтүдә әбинең ярдәмен, әтиләренең хезмәт сөюен, гаиләнең терәге һәм аны чын күңелдән яратуын күрсәтте).
Алып баручы.
Без ата-аналар һәм балаларның үзара мөнәсәбәтен, туган йорт турындагы фикерләрен ачыклау өчен анкета уздырдык. Хәзер шул анкета йомгаклары белән танышып китик.
Энҗе Кәбир кызы: Хөрмәтле ата-аналар, бүгенге җыелышка парлашып килүегезгә без бик шатбыз, чөнки хәзер без сезнең белән бергәләп бөтен кеше дә бәхет-шатлыкта, исәнлектә-саулыкта, татулыкта-тынычлыкта, уйны-уйга, иңне-иңгә куеп яши торган Гаилә йорты төзиячәкбез.
Айгөл Фаузан кызы: 15 нче гасырда ук “Домострой” дигән китап басылган. Бу китапта яңа йорт төзүчеләргә шундый киңәшләр бар:
- йорт киек-җәнлекләргә бай, табигать җимешләренә мул, аллы-гөлле чәчәкле акланы булган урманга якын итеп салынырга тиеш;
- йортны бары тик сәламәт, саф һавалы, чисталык бөркегән җилләр уратсын;
- йортның ишеге кояш чыгышы ягыннан ачылсын;
- җәен күләгәдә җиләс, ә кышын кояш җылытырлык урында булсын.
Димәк, йорт шундый булырга тиеш. Ә безнең тагы да шуны өстисе килә: әгәр дә мәхәббәт, түземлелек, яхшылык, такт, юмор дигән “төзелеш материалларын” куллансаң, йорт бәхетле булачак.
Энҗе Кәбир кызы: Бүгенге гаилә йортын төзүчеләр итеп без сезне, кадерле ата-аналар, сайладык. Өйне сала башлаганчы безгә ике төзелеш бригадасы кирәк булыр.
Уң якта – I бригада.
Сул якта – II бригада.
Фундамент салыр өчен һәр бригададан 1 пар гаилә кирәк. Рәхим итегез, үз теләкләре белән чыгучылар бардыр, андыйлар булмаса тәкъдим итегез.
Айгөл Фаузан кызы: Сезнең игътибарга сораулар:
- Сезнең гаиләдә иң яраткан бәйрәмәгез бармы? Аны ничек үткәрәсез?
- Барлык гаилә членнарыгыз да яратып ашый торган азыгыгыз бармы?
- Буш вакытны сезнең гаилә ничек үткәрә? Гаилә членнарыгызның шөгыле (хобби) бармы?
- Гаиләгездз истә калырдай берәр кызыклы хәл булдымы?
Энҗе Кәбир кызы:
- Бөтен гаиләгез белән сез нинди телевизион тапшыру карарга яратасыз?
- Җәй көннәрен сез ничек үткәрәсез? Яраткан ял урыннарыгыз бармы?
- Балагызның туган көнен хәтерлисезме?
Фундаментны салдык. Хәзер инде безгә акыл һәм аңлашучанлык кирпечләрен тезәргә кирәк. Кирпечләр читтән шәһәрдән кайткан. Сораулар да рус телендә булачак.
Айгөл Фаузан кызы: вопросы 1-ой команде:
- Как называется крытое углубление в земле, вырытое для жилья или укрытия? (землянка)
- Как называется крестьянский дом в украинской или белорусской деревне? (хата)
- Как называется переносное жилище у кочевых народов? (кибитка)
- Как называется отдельная комната монаха в монастыре? (келья)
- Как называется дворец и крепость феодала? (замок)
- Как называется хижина из ветвей, кожи, коры у индейцев Северной Америки? (вигвам)
Энҗе Кәбир кызы:
- Как называется загородный дом с парком или садом? (вилла)
- Как называется постройка из жердей, покрытых ветками, соломой, травой и т.д.? (шалаш)
- Как называется временное помещение из натянутой на остов ткани? (палатка)
- Как называется кочевой шалаш у киргизского народа и некоторых народов Азии и Южной Сибири? (юрта)
- Как называется жилище кавказских горцев? (сакля)
- Как называется переносное жилище с канонической крышей у некоторых народностей Северо-Восточной Сибири? (яранга)
- Как называется отдельное помещение в доме с кухней, прихожей и т.д.? (квартира)
Эңҗе стенага бер өлеш куя.
Айгөл Фаузан кызы: Катнашучыларга зур рәхмәт. Ә алдагы ярыш халык иҗатын белүне таләп итә. Безнең халык борын-борыннан бик тапкыр, зирәк, җор телле булган. Гасырлар буенакилгән тормыш тәҗрибәсен, төрле күзәтүләрне, уй-фикерләрне бер сүз белән тапкыр итеп әйтә белгән.
Шулай итеп, алдагы ярыш мәкальләр белүгә арнала. Без мәкальләрнең беренче яртысын әйтәбез, ә сез – икенче яртысын дәвам итегез.
- Агачны яфрак бизәсе (кешене хезмәт бизи).
- Баланы эшкә өйрәт (эшен бетерергә дә өйрәт).
- Сәламәт тәндә (сәламәт акыл).
- Саранның яраткан ашы (күрше шулпасы).
- Тыйнакның кулы эшләр (мактанчыкның теле эшләр).
- Ялкау кеше ярты кеше (уңган кеше алтын кеше).
- Эше барның (ашы бар).
- Алтын утта сыналыр (адәм эштә сыналыр).
- Сүзең белән мактанма (эшең белән мактан).
- Ата-ананы тыңлаган адәм булган (тыңламаган әрәм булган).
- Әткәй – шикәр (әнкәй – бал).
- Әни суккан (авыртмый).
- Ата-анасына игелек күрсәтмәгән (олгайгач үзе дә игелек күрмәс).
Безнең өйнең икенче кирпече.
Энҗе Кәбир кызы: Ата-ана белән бала искиткеч тыгыз бәйләнештә. Моны табигать шулай яраткан. Тик безнең балага карата игътибарыбыз җитеп бетми. Моны галимнәр тикшерүе дә исбат итә. Социологлар тикшерүе буенча балага суткасына ата-аналар 18 минут вакытларын сарыф итәләр. Бу инде чын парадокс. Бигрәк тә гаиләдә ата назы җитешеп бетми.
Хәзер мин сезгә бер-ике инша укып китәм һәм дәвам итәргә бирелгән җөмләләрне укып күрсәтәм.
“...Мин үземнең әтиемне, Рафиков Радик Фатыйх улын да, чын батыр дип саныйм. Чөнки ул туган туфрагында, газиз туган ягында үз урынын һәм язмышын тапкан кеше.
Аның күңеленә туган җир, туган авыл, туган йорт, тире-яктагы урман, иксез-чиксез басулар, елга-күлләр, салкын чишмәләр – бар да якын. Шуңа күрә әтием кече яшьтән тырыш, хезмәт сөючән, акыллы булып үсә.
Мәктәптә укыган вакытында ук бабамнан комбайнда эшләү серләренә өйрәнә. Комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт биографиясен башлый.
Әтием, бәхет, озын акчалар эзләп, бер дә читкә китмәгән. Сизәм, ул үзензң тормышын җир эшеннән башка күз алдына да китерә алмый. Шуңа туган авылында, туган колхозында тырышып эшләвен дәвам итә.
Тире-якта әтиемнең куллары алтын диләр, чөнки ул, нинди генә техникада эшләвенә карамастан, гел югары баскычта. Менә унтугыз ел инде берөзлексез колхозыбызга хезмәт итә.
1991 нче елдан бирле район күләмендә үткәрелгән комбайнчылар ярышында әтием тик призлы урыннар гына яулый. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар намуслы эшләгәне өчен “Башкортстан Республикасының Почет грамотасы” белән, ә 2000 нче елны “Ока” машинасы белән бүләкләнде.
“Оҗмах аналарның аяк түрендә”, - диләр. Шул сүз дөрестер, чөнки әтием, нинди генә эшкә тотынса да, әбиемнән фатыйха ала. Ә әниемнең җылы, назлы карашы аңа һәр эшендә дә булышлык итәдер кебек.
Җәйге урып-җыю вакытында без энем белән этиемне атналар буе күрә алмыйбыз. Ул кырдан бик соң кайта, ә без торганчы күптән инде эшкә киткән була. Шуңа күрә яңгырлы көннәрне күңелебез белән көтеп алабыз.
Әтиемнең эчке дөньясы да искиткеч матур. Аның күңелендә гел саф, әйбәт уйлар гына. Тыныч, сабыр холкы, һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торуы өчен авыл халкы аны ихтирам итә. Без әтиебезне бик яратабыз, аның белән горурланабыз. Безнең өчен әтием зур терәк һәм таяныч...”
Рафиков Радис, 7 класс
“...кемгәдер батырлык тормышта ниндидер гадәттән тыш кыюлык күрсәтү, ә кемгәдер батырлык ул – үз эшеңне җиренә җиткереп эшләп, башкаларга үрнәк булу.
Мин үземнең этиемне дә батыр дип хис итәм. Институтта укыганда ул армия сафына чакырыла һәм батырларча Афганистан җирендә хезмәт итә. Аның “Батырлык өчен” дигән мидәле дә бар.
Армиядән соң, укуын тәмамлап, туган колхозыбызга эшкә кайта. Озак еллар баш инженер булып эшли. Берәр техника ватылса, көнендә үк аны ремонтлап сафка бастыра торган була.
Әлеге вакытта әтием газучастокта мастер булып эшли. Бу эше дә аннан җаваплылык та, батырлык та таләп итә. Чөнки кешеләргә ярдәм итү, тыныч тормышта хезмәт итү – батырлык түгел мени?”
Тазиев Алмаз, 7 класс.
«Я люблю, когда мой папа помогает мне делать трудные задачи по математике, сочинения по русскому языку, когда он очень вкусно готовит.
Я горжусь папой, потому что он самый лучший папа на свете, умеет находить выход из трудного положения, в чём я не раз убеждался, играя в шахматы. Он умеет смешить, сочувствовать.
Я хочу, чтобы мой папа всегда был счастлив, очень долго жил, чтобы увидел своих будущих правнуков и гордился ими.
Мой отец никогда не делал того, что не понравилось бы мне.
Я не хочу, чтобы мой папа когда-нибудь курил и пил. Мне не нравятся курящие люди.
Мне не нравится, когда мой папа недооценивает меня.
Когда я буду отцом, я никогда не брошу свою семью, буду хорошо ухаживать за детьми. Воспитаю их приличными людьми, как и я.»
Акопян Корьюн, 7 класс.
«Я люблю, когда мой папа… возит меня на рыбалку… доверяет мне почти как самому себе… даёт мне советы, как смастерить что-нибудь…
Я горжусь папой потому, что… он добрый и работает лесником… у него золотые руки… он для меня пример… он 30 лет работает шофёром… он плотник, пчеловод, охотник и рыбак…
Я хочу, чтобы мой папа… всегда помогал мне… всегда любил меня… всегда был рядом и делал дома мужские дела… оставался всегда таким, какой он есть… почаще возил меня на рыбалку и охоту…
Я не люблю, когда мой папа… пьёт… курит и пьёт…
У моего папы нет вредных привычек (Рафиков Радис)
Я не хочу, чтобы мой папа… с утра до позднего вечера работал… становился злым… расставался с нами… пил и курил… уезжал далеко и надолго…
Мне не нравится, когда мой папа… на меня кричит… ругает меня… долго не бывает дома…
Когда я буду отцом (мамой), …то я буду вспоминать, каким мой папа был в моём детстве… я никогда не буду ругать своих детей плохими словами и никогда не брошу их … не буду делать то, что не понравится моим детям, не брошу свою семью, не буду пить и курить… не брошу свою семью и буду любить её…» (из ответов учащихся).
Йомгак. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур. Менә шуңа күрә балаларыгызга үрнәк әти булыгыз. Кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.
Айгөл Фаузан кызы:
Анкета
Хөрмәтле әти-әниләр! Шушы көннәрдә без укучылар, сезнең балалар белән, “Семья глазами ребенка” дигән анкеталар тутырдык. Менә шушы анкеталарның җавапларына күзәтүләр ясап китәбез. Балалар бу анкеталарга бик җаваплы карадылар һәм сорауларга адекват җавап биргәннәр дип уйлыйсы килә.
- Балалар үзләренең туган йортларын бик яраталар, берәр кая читкә бик аз вакытка китсәләр дә сагынып кайталар.
- Әти-әниләребез безнең уку белән кызыксыналар, педколлективка уңай карашталар, мөмкинчелек булганда мәктәпкә ярдәм итәргә әзерләр дигән җаваплар күп.
- Шул ук вакытта әти-әниләрнең мәктәпкә тик җыелышларга гына килүе, баласының классташлары белән аз кызыксынуы, хәтта бу сорауның бер дә кузгатылмаганы да ачыкланды.
- Барлык әти-әниләр дә үзләренең профессиясе, эш хакы белән риза түгеллекләре күренә, кайберләре “авыл җире өчен ярыйсы инде” дигән уйдалар.
- Гаиләгез турында бер сүз белән генә әйтегез дигән сорауга менә мондый җаваплар бар иде: добрая, дружная, крепость, самая лучшая, великолепная, классная, жизнерадостная, мирная, работящая. Димәк, балалар гаиләләре турында бик тә уңай фикердәләр.
- Барлык гаиләләрдә дә диярлек бәйрәмнәр үткәрелә һәм бүләкләр дә бирелә. Киң танылган бәйрәмнәрдән – Яңа ел, туган көн исәпләнә.
- Киләчәктә балалар күбесе үзенә, көченә, акылына ышана. Ә материаль яктан – гаиләгә, әти-әниләргә диелә.
- Барлык балалар да үзләрен бәхетле, уңышлы киләчәк көтә дип уйлый.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, чынлап та, баланың киләчәге уңышлы, бәхетле, сәламәт булсын өчен ныклы, тату, якшы мөнәсәбәтләр булган гаилә кирәк.
Стена күтәрүдә балаларның да өлеше бар. Баланы эшкә өйрәтү, әти-әнинең төп бурычы. Менә болары – аларның өлеше.
Өйнең стенасын күтәрдек, хәзер түбә ябу эше башланды.
Магнитофон.
Әти дә эштән кайтты,
Әни дә эштән кайтты.
Әти диванга ятты,
Әни кухняга чапты.
Әти әйтә: “Мин ая, - ди, -
Кайчан була ул аш? – ди.
Әни әйтә: “Үзең дә
Булыш, алай булгач,” – ди.
Әти әйтә: “Мин – ир, - ди, -
Аш пешерә белмим, - ди, -
Мин хатын-кыз түгел, - ди, -
Мин кухняда йөрмим,” – ди.
Юкса “җитмеш һөнәр аз, -
Диләр, егет кешегә”.
Безнең өйдә әти түгел,
Әни егет, әни белә
Чөнки бөтен эшне дә.
Алдагы конкурс “Өегездәге вазифаларны дөрес бүлешәсезме?” дип атала.
Гаиләләр чакырыла:
- Мәктәптә үткәрелгән ата-аналар җыелышына сезнең кайсыгыз ешрак килә?
- Эштән кем соңрак калып кайта?
- Сезнең гаиләдә кем авыр физик эшне башкара?
- Балагыз үзләрен борчыган мәсьәләләр белән сезнең кайсыгызга ешрак мөрәҗәгать итә?
- Азык-төлекне кем сатып ала?
- Кем күбрәк стресларга, күңел төшенкелегенә, эч пошуга бирелүчән?
- Өйдә вак-төяк ремонт эшләрен кем башкара?
- Ашарга кем әзерли?
- Песигә-эткә азыкны кем бирә?
- Ут-газ өчен акчаны кем түли?
- Сезнең кайсыгыз балаларыгыз турында кайгыртучанлык күрсәтә?
- Бакчадагы эшләрне кем башкара, бүлмә гөлләрен кем карый?
- Баланың укуына кем күбрәк игътибар итә? Билгеләре белән кем күбрәк кызыксына?
- Балалар тәрбияләүгә багышланган китапларны, мәкаләләрне кайсыгыз күбрәк укый?
- Гаилә бюджетын кем планнаштыра?
Түбә куела.
Энҗе Кәбир кызы:
Менә без символик йортны салып беттек. Эйе, бу уен, тик тормышның язы һәм чәчәге хатын-кыз булса, имәндәй нык диңгездәй киң олы җанлы дус – ул ир-ат.
Аналар гаилә учагын саклаучы булса, кайгыда да, шатлыкта да ата йорты кирәк. Аталы бала гына канатлы бала була. Ә инде гаиләдә бала-чага булмаса, тормышта нур да, ямҗ дә, мәгънә дә булмый.
Барыгызның да гаиләләрендә һәрвакыт тынычлык һәм татулык, муллык һәм үзара ихтирам яшәсен, йортларыгызда иминлек булсын, балаларның шат тавышы яңгырап торсын. Туачак көннәрегез шатлыклы һәм куанычлы булсын. Шундый йорт кына бәхетле йорт була.
Алып баручы: Ә хәзер балалар сзхнә күренеше күрсәтәчәк. Ә сез үз нәтиҗәләрегезне ясагыз.
“Шалкан”
(Шарафутдинова Алмира Тухбат кызы әзерләде
6 класс балалары белән).
Бабай. Шалкан чәчәм бакчага
Балаларга ашарга.
Шалканнарым зур булсын,
Балаларым тук булсын.
(Бабай өенә кереп китә. Бер аздан кире чыга.)
Шалкан нинди зур булган!
Безнең шатлыкка уңган.
Аны хәзер йолкыйм,
Өйгә алып кайтыйм.
Бер, ике, өч.
Һич җитми көч. (Әбигә килә)
Чык, әбекәй, ярдәмгә,
Шалканнарны йолкырга.
(Әби шалкан янына килә)
Әби. Нинди үскән шалканнар!
Бигерәк шәп уңганнар!
Әйдә, йолкыек бергә,
Килдем ярдәм итәргә.
Бергә әйтеп тарталар.
Бер, ике, өч.
Һич җитми көч.
Әби. Кызны без чакырыйк,
Өчәүләшеп тартыйк.
Әйдә, кызым, ярдәмгә,
Шалканнарны йолкырга.
Кыз. Хәзер чыгам ярдәмгә,
Бергәләшеп йолкырга.
(Шалкан янына килә)
Шалкан нинди зур үскән!
Өлгергән икән күптән!
Шалканны без йолкыйк,
Өйгә алып кайтыйк.
Бергә әйтеп тарталар.
Бер, ике, өч.
Һич җитми көч.
Кыз. Муйнакны чакырыйк,
Дүртәүләшеп йолкыйк.
Муйнак, этем, кил инде,
Бераз ярдәм ит инде!
Муйнак. Килеп җитәм мин хәзер,
Ярдәм итәргә әзер.
Нинди үскән шалканнар,
Бигрәк шәп уңганнар!
Бергә әйтеп тарталар.
Бер, ике, өч.
Һич җитми көч.
Муйнак. Өйдә калды Мыяубикә,
Чакырсак, ул килеп җитә.
Мыяубикә, кил инде, безгә ярдәм ит инде.
Мыяубикә. Мяу-мяу!
Дускаем, хәзер барам,
Шалканны йолкып алам.
Шалкан бик уңган икән,
Өзеп булырмы икән?
Тартып алырга тизрәк,
Урнаштырырга кирәк!
Бергә әйтеп тарталар.
Бер, ике, өч.
Һич җитми көч.
Мыяубикә. Тычкан дускай, кил инде,
Безгә ярдәм ит инде!
(Йөгереп тычкан керә)
Тычкан. Хәзер, хәзер мин барам!
Шалканны йолкып алам!
(Шалкан тирәсендә тиз-тиз йөгереп йөри)
Бигрәк зур шалканнар!
Аны һаман тарталар.
Барлык көчемне салам,
Шалканны йолкып алам!
Бергә әйтеп тарталар.
Бер-ике-өч!
Бездә гайрәт, бездә көч!
(Шалкан кузгала башлый)
Бер-ике-өч!
(Шалкан йолкынып чыга. Барысы да шатлана.)
Бабай. Аерылганны аю ашар,
Бүленгәнне бүре ашар,
Күмәкләп эшләнелсә эш,
Һәрчак булыр юлдаш уңыш.
Алып баручы:
Димәк, гаиләдә иң кирәк сыйфатлар – бердәмлек, эшчәнлек, үзара ярдәм. Безнең мәктәптә 48 укучы. Ул балаларның күбесе шушы сыйфатлары булган гаиләләрдә яшиләр. Аларның да сөйлисе сүзләре, сорыйсы киңәшләре бардыр.
Конрад Лилиянең чыгышы. (Балаларда үзаллылык тәрбиялибез, хаталанырга рөхсәт итәбез...)
Алып баручы:
Авылга шәһәрдән килеп, авыл тормышын үз итеп яшәп, акыллы балалар үстерүче, ирләренә терәк булырлык әниләр бар.
Лена – Уфа кызы, медсестра. Алар Нәфкать белән матур йорт тергезделәр. Ике ул тәрбиялиләр. Лена теләсә нинди эшне авылда үскән хатын-кыздан ким эшләми.
Инсапова Ленаның чыгышы. (Балаларны бәләкәйдән үк эшкә өйрәтәбез, мәктәп белән һәрвакыт бәйләнештә, әти – балаларга үрнәк)
Алып баручы:
Ә хәзер берничә гаилә ситуациясен чишеп карыйк.
I ситуация
Кич, көтү кайтты. Бакча капкасы ватык булган. Маллар бакчага таралган. Сез мал куасыз. Ачуыгыз бик килгән чак. Шул чак әти кеше кайтып кергән. “Кайда булдың?” – дигән сорауга – “Әнинең бакча капкасы ватылган, шуны төзәттем,” – ди.
Сез аңа нинди җавап бирерсез:
а) “Син гомер буе әниеңнең эшеннән бушамадың инде”;
б) бер сүз дә эндәшмисез;
в) – Улым, әтиенә болай да эш күп, әллә син төзәтеп карыйсыңмы? – дип, улыгызга мөрәҗәгать итәсез.
II ситуация
Улыгыз (кызыгыз) физкультура дәресендә. Сез күзәтеп торасыз. Бар да күнегүләрне әйбәт итеп эшли. Сезнең улыгыз (кызыгыз) гына бер күнегүне дә башкарып чыга алмый.
Сезнең реакция:
а) “Булдыксыз, моңардан рәт чыкмас,” – дип уйлыйсыз;
б) “Ярар, физкультура гына түгел тормышта. Исән булсын”;
в) “Иртәгә үк бергә шөгыльләнергә кирәк,” – дип уйлыйсыз.
III ситуация
Улыгыз (кызыгыз) кичтән йөрергә чыгып китте. Ул һаман юк. Йокы качты. Сез, әти-әни, тәрәзәдән тәрәзәгә йөрисез.
Ягез, фикер алышыйк, нишләргә?
(Фикер алышу)
Хөрмәтле әти-әниләр!
Без барыбызда балалар. Яшь, урта яшьтәге, хәтта олы яшьтә булсак та, балалар. Үзебезнең ата-аналардан алган мәхәббәтне, җылыны югалтмыйк. Без барыбыз да әти-әниләр, балаларыбызны гомер буена җитәрлек гаилә җылысы белән тәэмин итик! Ә хәзер укучыларның сезгә багышлангаң җыры.
(Җыр – 8 класс)
Бу җырдан соң әйтер сүз дә юктыр инде. Балалар җырындагы теләкләр кабул булсын!
Мәгариф бүлеге методисты Шарафлисламова Кифая Мирхатимовна:
Райондагы балалар тәрбияләүгә кагылган мисаллар һәм саннар белән таныштырды һәм теләкләр теләде.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1