Көн тәртибендә район Башлыгы, депутатлар Советы рәисе Лилия Богданова «Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлеге депутатлары Советының 2023 елдагы эшчәнлеге буенча еллык отчет белән чыкты һәм 2024 елга бурычлар билгеләде. Район администрациясенең финанслар бүлеге начальнигы Фирүзә Ягудина Иске Кулаткы районы депуталары Советының “2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы Карарына үзгәрешләр кертү буенча чыгыш ясады.
Шулай ук җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру һәм «2022-2023 елларда «Мостяк авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге администрациясе муниципаль учреждениесендә бюджет акчаларын һәм мөлкәтен максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү» контроль чарасы нәтиҗәләре буенча да чыгышлар ясалды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев