Предыдущая публикация
Күңелемнең түрендә
Әйтелмәс хисләр ята.
Ачып салмау аларның
Тирәнлеген аңлата.
Төпкә үк яшерелгән
Сагынулы юксыну.
Күргән аңлый нәрсә ул –
Очар канатың сыну.
Шайтан да өметле,
Тели кеше аздырырга.
Әллә ни күп кирәкми
Акылдан яздырырга.
Үлгән үлеп котыла,
Якыннары әрнешә.
Чи тирегә ут капмый,
Ялкынсыз кайный, пешә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
17.03.16.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4