Предыдущая публикация
Күзәтәсең сыман гел.
Төшләремдә шуңадыр
Бергә үткәргән мизгел.
Нәрсәгә тотынсам да,
Тотам синең киңәшне.
Бергәләшеп башкардык
Авыр тоелган бар эшне.
Яңа әзерләнгән идек,
Үткәрергә дип, туйларга.
Төштә дә матур үткәннәр,
Өндә баткангадыр уйларга.
Мин беләм, биектә күктәсең,
Я кояш, я ай буйларында.
Үрелеп ал дип, кул сузсам,
Җитмәс инде буйларың да.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
13.04.22


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев