Кызлар уенга китеп, күңелсез була башлагач, Мәхмүзә инәй , кичке һаваны суларга, урамга чыкты. Каршы күршедәге сиксәнгә якынлашып килгән җиңги белән сөйләшеп, баеп килгән кояш күзләренә төшмәсенгә, каш өстенә кулларын куеп, авыл башына терәлеп торган көнбагыш басуына, тәпәш кенә очып, чемечкене киптерә торган ашлама сибеп йөргән самолетны күзәтеп утырдылар. Бересе сукыр, икенчесе саңгырау дигәндәй. Урамнан үткән һәр машинаның номерын, шоферын тикшереп калалар:
‒ Бу ак машиналысы кем булды әле?
‒ Танымаем, берсен дә танымаем.
‒ Үзе, пипелдәдеп, исәнләшеп үтте.
‒ Безне таный торгандыр.
Маллы кешеләр электр көтүлектән сыерларын алып кайтып киләләр.
‒Тегендә, артыгызда бер сыерыгыз калды, ‒ дип сүз катты Мәхмүзә, таягына таянып, башмагы артыннан ияргән күрше абзыйга.
Ул артына борылып карагач:
‒ Безнең урамныкы түгел, теге оч КРСныкы.
Теге очта Куяннар, Төлкеләр, Әтәчләр, Парткомнар, Бригадирлар, Сарыклар, Үгезләр яшәгәнне белә ул. Тик ни гомер шушы авылда торып, КРС дигәннәрен таныш түгел, һич хәтеренә төшми.
‒ КРСы кем тагы? Берәр кайткан кешемени?
‒ Нигә?Хәбиб.
‒ Аларның нәселен Кәзә диләр бит.
‒ Вәт, менә Кәзә ‒ Крупный Рогатый Скот инде ул. Хәбиб үзен мин молодняк ди. Мин аны МРС диеп йөрием.
Көтү кайтып китеп беткәч тә, байтак кына утырдылар. Урамдагы башка капка төпләренә сыерларын сауган хатыннар чыга башлагач, аркаларына салкын бәргәндәй тоелды да, бер-беребезгә хәерле төн теләп, өйләренә кереп киттеләр.
Ул арада, сикерә ‒ыргый, Чулпан кайтты. Керә- керешкә Мәхмүзәнең борынына өреп:
‒ Нәнәй, минем авыздан нәрсә исе килә?
‒ Сагыз исенә охшап тора.
‒ Нәнәй белмәдең, тагы ике попыткаң калды. Әйт инде, нәрсә исе?
‒ Белмәем бит, кызым. Үзең генә әйт тә куй инде.
‒ Барбарис исе.
‒ Каян алдың, кызым. Әллә танау аслары кипмәгән егетләр сыйладымы үзеңне?
‒ Юук, әбиләр бирде.
‒ Нинди әбиләр?
‒ Синең өйдән соң, өч өй үткәч, капка төбендә утыралар бит, әнә шулар. Без аларга концерт куйдык. Аннан Алия белән Алсу футбол уйнарга киттеләр. Мин биеп тә җырлап та, догалар укып та күрсәттем.
‒ Нигә син футбол уйнарга бармый, әбиләр белән утырасың?
‒ Туп тибәргә аягым авырта. Капкага бастырсалар, тупны тота алмыйм. Туп тотарга Алсу оста безнең.
‒ Нәнәй, бу күчтәнәч сиңа. Тәмле әйбер бар чагында, башта нәнәгезгә каптырыгыз, ди әнием, ‒ дип оныгы шортигының кесәсеннән мандарин чыгарып бирде.
‒ Ии-и, минем бәбкәм! ‒ дип, Мәхмүзә Чулпанының аркасыннан сөйде. ‒ Тәүфыйклы бул, бәхетле бул, балам! ‒ дип теләкләр теләде, әллә нигә күзләренә яшь килде.‒ Аллаһы сиңа җәннәт җимешләре насыйп итсен! Әбиләр нәрсә сөйләшә. Сезне сөйләндерәләрме?
‒ Берсе авырып тора. Салкын тигән, ютәллим ди. Без үлгәч, дога укырсың диләр. Юкны сөйләмәгез әле, Сез булмагач, капка төбен ямьләп, кем кич утырыр, кем безгә кәнфит бирер, кем мандариннар белән сыйлар дидем. Алар тавышың матур дип, миңа мөнәҗәт җырларга өйрәтте. Җырлап күрсәтимме?
‒ Әйдә соң...
‒ ”Бисмиллаһи” ‒ эшнең башы,
”Бисмиллаһи” күңел хушы,
” Бисмиллаһи” иман нуры
Әйтегез лә сезләр аны!
‒ Бик тиз ятлап алгансың, молодец. Әбиләрнең хәлен белгәч тә молодец, апаң белән апаеңа да өйрәтерсең. Чынлап та тавышың бик матур синең. Теләсәң, бик шәп җырчы чыга синнән.
‒ Юк, нәнәй, мин биюче булырга телим.
‒ Җаны теләгән елан ите ашаган диләр. Иншаллаһ, теләгеңә, куйган максатыңа ирешеп яшәргә язсын.
Утны кабызуга, йөзләре мичтән чыккан күмәч төсле булып, битләрендә нур уйнатып, шатлыклары эчләренә сыймый Әлиә белән Алсу да кайтып керделәр. Өчесе берьюлы душ коенып чыктылар да нәнәләре тышына татар милли бизәге төшерелгән йомрыларга салган салкын катыкны эчтеләр, йокларга яттылар. Чулпан белән Әлиә икесе бер түшәктә, Алсу нәнәсе янында. Арыган булуга карамастан, яту белән йокы алмады, күзләр шыр ачык, туктаусыз сөйләшәсе килеп тик тора.
Мәхмүзә әкиятсез йоклап китмәс оныкларына әкият сөйләргә уйлады.
‒ Тыңлагыз, әкият сөйлим. Борын- борын заманда яшәгән ди, әби белән бабай. Булган ди, аларның өч уллары. Исемнәре булган ди, Яфрак, Тоз, Сөйләмә. Хәтерегездә калдырыгыз. Онытмагыз: Яфрак, Тоз, Сәйләмә. Я , онытмадыгызмы? Әйтеп карагыз әле.
‒ Яфрак, Тоз, Сөйләмә.
‒ Куркыныч итеп, яңгыр яварга тотынган. Яшен яшенләгән, күк күкерәгән. Алар улларын чакырып алганнар. Исемнәрен оныттым. Зур уллары кем әле?
‒ Яфрак.
‒ Яфрак, бар әле, улым, тәрәзәләрне ябып кер,‒ дип үтенәләр икән. Яфрак башын кашыган да ризалашмаган.
‒ Юк, мин бит җилдә очып китәм, ‒ ди икән.
Шуннан уртанчы улларын чакырганнар.Оныттым. Исеме ничек әле?
‒ Тоз.
‒ Тоз, бар әле , балам, тәрәзәне ябып кер әле, ‒ диләр икән. Ул да риза булмаган.
‒ Мин бит яңгырда эреп бетәм, ‒ ди икән.
Кече улларын чакыралар. Хәтеремнән чыкты, исеме кем әле?
‒ Сөйләмә.
‒ Сөйләмәскәмени, ярар сөйләмәм, алайса.
‒ Нәнәй, сөйләп бетер инде.
‒ Юк, сөйләмим, үзегез сөйләмәскә куштыгыз. Бисмиллагызны әйтегезме? Йәгез әле бергәләп! - ди дә тезә башлый:
‒ Бисмилләәһирр-
Кызлар да кушыла:
‒ рахмәәнир-рахиим. Әл хәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр- рахмәәнир-рахиим.
‒ Бу доганы укысаң саваплы, бәхетле буласың. Йоклагыз.Тәмле төшләр сезгә.
‒ Нәнәй, тыныч йокы.
‒ Нәнәй, матур төшләр.
‒ Нәнәй, тәмле йокы.
Сез йоклар алдыннан нинди әкиятләр тыңлыйсыз, ничек йоклап китәсез, бәләкәчләр дусларым?
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы
октябрь, 2024


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев