Илләрне гизеп йөреп,
Баеп кайткач, әтәч,
Шатлыктан тавыккае,
Кытаклап, ата тәкмәч.
Кирәк, булыр-булмас
Башны эшләтергә.
Акчаны кая куярга?
Инде ни эшләтергә?
Кирәк кетәк эшләтергә.
Акча – шундый әйбер ул,
Тик ятса, тыпырчына,
Нишләргә белми очына,
Әтәч булып кычкыра.
Тавыкайның кайчаннан
Тибенеп тырнагы каный,
Төшү куркынычы яный.
Әтәчкәе тапкан акчага
Санаториягә китсә ярый.
Сызлангандай аяк-кулы,
Коела каурый бөртеге.
Ашамый да торырлар
Бодай-тары бөртеге.
Әтәч кайткан акчага
Булган ссудасын каплады.
Җиң кисеп, итәк ямады,
Кредит – яңа капканы.
Ризык булып бармады
Эчкән, ашаган-капканы.
Шундый оста корылган
Дәүләтнең акчалы капканы.
Вакытында түләмәсәң,
Онытмый кәһәр алганны.
Ярык табак кырыенда
Сизмисең шәрә калганны.
Уңганның эше башка
Булмаганны да тапты.
Кызыкмады тәмле ашка,
Тырышты, бурычны япты.
Әтәч табакка үрелмәде,
Җимне җирдән чүпләде.
Кредитын алдан түләде,
Туймас банкны үчекләде.
Кредит – бет тунын салды,
Яңа кетәк эшләп салды,
Тавыгына юллама алды.
Кыенлыктан чыгуның
Юлларын оста табалды.
Тавык белән икәүләп,
Чәй эчәләр шикәрләп.
Азак эчәр бал белән,
Балакайларын иркәләп.
Бүген бардым, кичә кайттым,
Яшиләр көнләштереп.
Җибәрделәр кунак итеп,
Тик бераз әрләштереп.
Сания шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
09.12.16.
#СанияШарипова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев