Алла ташламасын
Лилия апасына шылтыратып, үзенең Испаниягә барып, тиз арада күп кенә акча эшләп кайту мөмкинлеге барлыгын аңлатып, нишләргә икән дип, киңәш сорагач, һәрбер адымын үлчәп ясаган Малия сеңлесен хупларга ашыкмады. Бераз шелтәләп алырга теләде:
‒ Бигрәк җиңел акыллысың да инде. Уйламый бала таптың. Хәзер аны нәрсә эшләтмәкче, кая калдырмакчысың? Сиңа ике дөнья, бер морҗа. Үзең турында гына кайгыртып яшисең. Сиңа улың әллә бар, әллә юк...
‒ Владикны син, күз- колак булып, карап торырырга риза түгелсеңмени? Белгән булсам, шылтыратып, тел әрәм итеп, вакыт үткәрми идем.
Малия уйлаганын әйтеп бетерә алмады. Сеңлесе могаен баласының кемнән икәнен дә белмидер сыман тоелды аңа. Юкса, ата кешене бер булмаса, бер күрерләр, һичьюгы аның турында ишетерләр иде. Алайса авырга калуын, табарга җыенуын белдерде дә берәүнең сүзен дә артына элмәде, вакыты җиткәч, тудырды да куйды. Әйтерсең ул мәче баласы. Карамасаң да үзеннән үзе үсә. Ялгыз көйгә бала багу ни икәне башына кереп чыкмады бугай. Бигрәк күз көеге дә инде.
‒ Апам, мин Владикны үзегезнең акчага киендересез, туендырырсыз димим ич. Ай саен хезмәт хакыннан акча җибәреп торырмын. Аңардан артканы үзегезгә калыр.
‒ И Лилия, белмим инде. Җизнәң белән, Алсу белән сөйләшмичә, өздереп кенә берни әйтә алмыйм. Үзем генә хәл итә торган әйбер түгел. Алсуның холкын беләсең ич.
‒ Апам, синең үз башың юк. Җизнәң белән, Алсу белән дисең дә торасың, ике сүзнең берендә. Ярар, алайса иртәгә кабат шылтырытырмын. Улымны приютка бирәсем килмәгәнгә генә шылтыратуым, ‒ диде дә сүзен бетергәнгә санап, шалтыраткычын сүндерде.
Лилиягё ышаныч бәләкәй. Теләгәнен эшләми калмый. Приютка бирергә күп сорап тормас.
Кичен, озак кына сөйләшкәннән соң, ризалашмас ире Радмирны, тешләрен кыстырып, ничек кирәк алай күндерде шикелле. Үзсүзле кызы ике туган елак энесенең үзләренә килүенә теше –тырнагы белән каршы торуга карамастан, яңа телефон алачакларын белгәч, Владикны кыерсытмаска сүз бирде.
Лилия өч ай акча салганнан соң, каядыр югалды. Сирәк-саяк шылтыратып, хәл белешүен туктатты. Радмир, кеше баласы туйдырып ятам дип, адым саен мыгырданды. Аның җан ашагыч сүзләре, хатынының нервасына тиеп, күңелен яралады, ул үз-үзен кулга ала алмый башлап, ире белән икесе арасында еш кына талаш чыгарды.
‒ Беләсең килсә, Владик минем апаем. Мин дә кул кушырып утырмыйм, акчаны син эшләгәннән күбрәк тә эшлим. Энемә бер тәрлинкә ашны ничек тә арттырырмын. Башкача баланың ашавына кысылып, ялгыш та сүз әйтмә, ‒ дип, үзен үзе тыя алмыйча, иренә кычкыргач, Радмир пешкән ризыкны яратмаган кебек, капкан кабымлыгын йотып бетермичә,табын артынан торып:
‒ Теләсәң нишлә, ‒ дип, ишекне тибеп ачып, шапылдатып ябып, аш бүлмәсеннән чыгып китте.
Лилиянең китүенә ун айлап узгач, Испаниядән адресы юньләп күрсәтелмәгән хат килеп төште. Анда кияүгә чыгуы, башкача кайтмаячагы турында хәбәр җиткергән.
Балага моны ничек аңлатасың. Аның соңгы вакытта яңа уенчыкларга да исе китми. Сабый болай да боек, сагынып, әнисен таптыра, апасының алдына менеп утыра да, яшь элпәсе каплаган күзләрен туры төбәп:
‒ Малия апа, әни кайчан кайта? Минем аны бик күрәсем килә.Син үскәнче кайтам дигән иде. Мин үсеп беттем, ул һаман кайтмый да кайтмый, ‒ диеп, ятимсерәгән песи баласыдай аның җылы кочагына елышып бетә.
Малия итәгендә йокымсырап утырган туганын ипләп кенә күтәреп, мендәргә илтеп сала, йоклап китеп, тыныч сулыш алганын йөрәген әрнетә-әрнетә көтеп тора. Ул гаепсез баланы ничек юатырга белми, аның киләчәк билгесез тормышы өчен борчыла. Лилиядән хат алганнан соң, тыштан караганда юаш күренгән Радмир балага бигрәк каныкты:
‒ Чыдаша алмаган, үзенә кирәкмәгән сеңлеңнең ташландык килмешәге безгә кирәк түгел. Өч көн эчендә теләсә кая куй, приютка илтәсеңме?.. Анысы синең эш. Бу минем өй.
Аңа кушылып Алсуы ярсыды:
‒ Әни, син безне яратсаң, Владикны алып калмаган булыр идең. Ул юк чакта нинди рәхәт яшәдек. Әйт әле шуны, нигә кирәк җире бар ул имгәкнең безгә...
Владик,өйдәгеләр күзенә чалынмас өчен, өстәл астына кереп утыра да, сулкылдавын ишеттермәскә тырышып, мышык-мышык еларга керешә. Малия гаепсез сабыйны киендереп урамга алып чыга. Малай
апасына сыенып, олыларча авыр сулап, Малиянең өзгәләнгән йөрәген әрнетеп :
‒ Малия апа, нигә мине берсе дә, әни дә яратмый? Ул мине ташладымыни, мин ташландыкмыни? ‒ дип сорап куя.
‒ Син нәрсә, улым. Әниең ярата сине, ул ныклап уйлый гына белми. Алла ташламасын дип телә, сабый кешенең теләге кабул була ул. Мин яратам сине. Владик, мин сине бер әйбәт урынга алып барам. Анда синең сыман балалар күпләр. Бергәләп уйнарсыз. Сиңа алар янында күңелле, рәхәт булыр. Ял көннәрендә синең яныңа барып йөрермен, тәмлекәчләр алып килермен. Син анда барырга ризалашасыңмы, акыллым, ‒ дип, яратып, аксыл чәчләрен сыйпады.
Малай апасының аска төбәлгән дымлы карашына, башын күтәреп, озын керфекле зәңгәр күзләре белән томырылып карап, башка чара юктыр инде, дигәндәй күндәм генә:
‒ Ризалашам. Мин анда әниемнең кайтканын көтеп торырмын, ул мине үзебезгә алып китәр. Малия апа, әнием тиздән кайтамы?
‒ Әйе, озакламас. Тиздән кайтыр.
Өйләрендәгегә караганда приютта уңайлырак булуга өмет итеп, ашыгыч рәвештә документлар юнәтеп, Малия атна эчендә Лилиянең улын приютка урнаштырды. Ял көннәрендә кырына барып йөрде,бәйрәмнәрдә үзләренә дә алып кайткалады.
Вакытның йөгергәне сизелмәде дә. Малиянең урт чәйнәгән чаклары артта калды. Радмиры белән тормышы эзгә салынды, күз генә тимәсен, шайтанның колагы саңгырау булсын, тормышларыннан канәгатьләр. Алсулары Туймазыда медицина көллияттен тәмамлап, кияүгә чыгып, шунда урнашты, еш кайтып йөрми. Владикка приюттан соң, яшәү урыны бирделәр, ул программист һөнәрен үзләштереп тырышып укып йөри.
Тормыш түгәрәкләнмәсен, һәрчак нидер җитми, кирәгеп торсын икән ул. Юкса, кителә дә куя. Кинәт кенә Малиянең тамагына азык үтмәс булды. Ашаганы кире чыкты. Тикшерелергә баргач, ашказаныннан яман чир таптылар. Авыруның килеп чыгуы нервалар белән тыгыз бәйләнгән икән. Диагнозны ишетеп,чак артына авып китмичә, коты очкан авыруны сабыр акыллы ак халатлы табиб хәзерге медицинаның көчлелеген, авыруның әле башлангыч стадиясе генә булуын әйтеп тынычландырып, дәвалану курслары алганнан соң, операция ясатыр өчен, дәваханәгә ятарга салды.
Малия иреннән юату сүзләре ишетмәде. Радмир аның авыруына бөтенләй битараф карады.
‒ Чир нәрсә, килә дә китә инде ул. Аны иркәләтеп ияләштереп ятарга ярамый. Мин врач түгел,ул кушканны тыңла, терелерсең. Мин нәрсәгә барып йөрим инде анда. Чир эләктерергәме? ‒ дию белән чикләнде.
Алсуына яман шешкә берничә көннән операция эшләячәкләрен әйтеп, елый-елый, шылтыраткач, кызы:
‒ Ярар, вакытында ясагач, әйбәт әни. Терел. Әле эшем тыгыз. Соңрак шалтыратырмын, ‒ диеп, шылтыраткычын сүндереп үк куйды. Кызы кабат шылтыратмады.
Малиягә операциядән соң химик терапия алырга туры килде. Газиизләре турында берни белми,ике айдан артык шифаханә койкасында аунады. Аңа иң авыр чакта, иң кирәк, бик мохтаҗ вакытта якыннары җылы сүзләр әйтеп, күңелен юатып, җанын тынычландырырга телләрен кызгандылар. Моңа ул эченнән генә үпкәләп тә куйды.Шалтыратуларына җавап бирүче булмады. Я шалтыраткычлары тотмый, я сүнгән. Алсу телефонын югалтканмы, номерын алмаштырганмы ‒ андый номер юк диләр. Радмирына “мине чыгаралар, килеп ал” ‒ дип, телефон аша хат язып җибәрде.
‒ Үпкәмә, мин башка кеше белән яшим. Башкача эзәрлекләмә, әлегә минем өйдә яшәп тор, аннан берәр нәрсә уйлармын, ‒ дип язылган СМС килеп төште.
Ул, такси яллап, буш, шыксыз тоелган, ничә ел гомерен үткәргән өйгә кайтып керде. Берничә көннән ишектә кыңгырау тавышы ишетелдгәч, Алсуымдыр, дип, кабалана-кабалана, ашыгып барып ишек ачса, каршысында, озак күрми торгач, тагы бер башка үсеп киткән Владик басып тора.
‒ Аллага шөкер, сезне күрер көн дә бар икән.Берничә тапкыр килдем. Кыңгырауга басам ‒ ачучы юк.
‒ Эчкә үт, түрдән уз. Мин больницада яттым, синең белән хәбәрләшә алмадым. Анда бәйләнеш тә бик әйбәт түгел инде. Үзеңнең хәлләрең, укуларың ничек?
‒ Минем бар да ал да гөл, калганын үзең бел диләрме әле. Барсы да әйбәт. Әле практика үтеп йөрим, эш урыны тәкъдим итәләр. Ярыйсы гына акча да тупладым, ‒ дип ихлас елмайды шат күңелле студент, күчтәнәчләрен өстәлгә тезә-тезә. ‒ Нишләп больницага барып эләгергә туры килде?
Малия, түкми-чәчми, эчен бушаткач:
‒
Менә шулай, кызым да, җизнәң дә мине ташладылар.Син ташлама инде, Владик. Ялгызыма бик кыен, күчеп кил минем кырыма, иптәш булырсың, ‒ дип, тыя алмаган тозлы күз яшьләренең тамчыларын агарып киткән йөзенең яңаклары буйлап тәгәрәтте.
‒ Малия апа, елама әле.Сиңа нерваларың белән шаярырга ярамый. Ялгызыңны калдырмыйм инде. Миңа бәләкәй чагымда нәрсә ди идең әле. Алла ташламасын, шулаймы?
Владик апасын куенына сыендырып, башыннан сыйпады.Нәкъ үзенең балачагындагыча. Бу юлы ул аны юатты.
‒ Тынычландыңмы. Әйдә кием- салымнарыңны җыйныйк та минем кырга яшәргә киләсең. Шифаханәгә юллама алып бирәм, Алла бирса.Иң мөһиме, Алла ташламасын.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев