Предыдущая публикация
Йә, Раббым
исемлегебезне
Бирә күрмә Газраилгә.
Калган гомерне
багышларбыз
Иманга, телгә, туган
илгә.
Раббым, күтәрә алмам,
Бала кайгысына
чорнама.
Исән- сау яшәсеннәр,
Йөрер юлларын
сырлама.
Йә, Аллам, бүләкләмә
Кайтмастай сәфәр белән.
Барлыгыңа, берлегеңә
Табынып яшим гелән.
Чир-чорлар җиңелеп
сулсын,
Күңелебезгә иман тулсын.
Рәхмәт фәрештәләрең
Ташламасын, юлдаш
булсын.
Сания Шәрипова,
Башкортостан, Бүздәк.
10.11.2017
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев