Предыдущая публикация
Бер-беребезгә Ходай
Безне атап яраткан.
Шуңа мин сине генә,
Син мине генә яраткан.
Сөюнең кагыйдәсе юк,
Аны берәү дә язмаган.
Мәхәббәт бәхетен тою
Никтер һәркемгә язмаган.
Тәтеми барсына да
Тыелган җимеш тату.
Адәм белән Һавадай
Яшик яратышып, тату.
Мәхәббәт яулап алынмый,
Ул күкләр биргән бүләк.
Кадерләп саклар өчен,
Һич кирәк түгел үлмәк.
Матур яшәгәннәрнең
Бәхете урала аякка.
Сөю кадерен югалткан
Кызыгып карый шул якка.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
15.02.19
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев