Предыдущая публикация
Көз. Җил яфраклар очыра.
Кулымны салып учыңа,
Йөрдек очына-очына.
Атлый- атлый барып чыктык
Урамның икенче очына.
Төн караңгы, сихерле,
Салкынча, тын булсынмы,
Чынында бик тылсымлы.
Йолдыз нуры күмә буй-сынны.
Хисләр бернигә буйсынмый.
Ничә ел инде атлыйбыз,
Җитәкләшеп гомер юлын.
Булганына канәгатьбез,
Эзләп йөрмибез югын.
Бик кадерләп саклыйбыз
Яшьлек кадаган сөю угын.
Яшибез яшьлектәгечә,
Хыял таягына таянып.
Күрешмәсәк сагынышып,
Бер-беребез өчен янып,
Сөенечләргә юанып.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
12.07.18
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев