Предыдущая публикация
Ник булсын бер генә корты,
Быел юк алманың чуты.
Өстәлне ямьләп утыра
Кайнатмасы, кагы, суты ‒
Болар бар да алмагач
Кәүсәсенең язмыш уты.
Күпме ана алмагачтай,
Йөзен каплап алгач тут,
Бер шатланып, йөз кысып урт,
Җимеше өчен йотты ут,
Кимермәсен дип корт.
Бала өлгергән алмадай
Күңелләргә кундырсын кот.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
10.10.19
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев