Сайланган сазга баткан
Наилнең әтисе ресторан хуҗасы. Улының яшәү рәвеше аның эчен пошыра. Малай кешене тәрбияләү, кызларны үстергәнгә караганда, күп тапкырлар катлаулырак икән. Кызлары, укып һөнәр алганнан соң, бай кияүләр таптылар да, тормышның артына тибеп, рәхәтләнеп яшиләр. Баланы яшьтән бөк,агачны баштан бөк, дип белеп әйткән борынгылар. Гаеп атта да тәртәдә дә. Бәләкәчләрен бераз иркәләберәк, очындырыбрак җибәрделәр шикелле. Утызы тулган Наилнең башында җилләр уйный, өйләнергә һич исәбе юк. Җыен юньсез кызыл ирен, егетнең кемлеген белеп алгач, хакы язылган кәгазь төсле аңа тагыла. Киңәш бирә башласаң, башсыз өйдә ата торып ул сөйләр, ана торып кыз сөйләр, дигән сымаграк, уллары сүз әйтергә урын калдырмый:
‒ Өйрәтмәгез, мин бала-чага түгел. Йөрәгем ничек куша, шулай яшим, ‒ дип өйдәгеләрнең авызын каплый.
Ярты ел чамасы элек ул тукталышта очраклы рәвештә уйлап сөйли торган төпле акыллы, бик чибәр Ирина белән танышты. Калын кесәле, үз кәсебе булган әниләре кызына җилбизәклеге өчен акыл тукудан бушамый икән. Казан университетында бухгалтер-менеджер белгечлеге алган бердәнбере, шунда эшкә урнашмыйча, алтын-көмеш яуган җирдән, туган –үскән ил яхшы дип, переспективасыз Бүздәккә кайтып төшкән. Үгет-нәсыйхәт туйдырган проблема уртаклыгы яшьләргә дуслашып китәргә юл ачты. Кияүдән башка бөтен нәрсәсе дә булган Иринаның өйдәгеләрнең акчасына, байлыгына бәйле буласы килмичә, егет белән дуслашкач, ике дә уйламый, Наилнең әтисе җитәкчелек иткән ресторанга офицеантка булып урнашты.
Улының үз персоналы белән чуалганын каяндыр белеп алган хуҗаның пеләш башындагы барлы-юклы чәчләре үрә торды. Иринаның уртак бизнес партнеры кызы икәнлеге аның уена да кереп чыкмады. Ул аны Наилнең чираттагы аучысы урынына кабул итте. Кызны бүлмәсенә чакырып алып, улының миен әйләндергәне өчен, иманын укытты. Әгәр үзе теләп, шухыр-мухырлы мәхәббәт уенын туктатмаса, эштән куу белән янады. Бер көнне ныклы карарга килеп, төпчегенә чираттагы вәгазен укып, күрсәтмәләр бирде:
‒ Бүген кичке сигездә, матур киенгән хәлдә ресторанда бул. Минем тирә якка билдәле танышым киләчәк. Ул кызын да алып киләчәк. Якыннан таныштырырга телим. Кулыңнан эш килә, акча табасың, тота гына белмисең. Аны әрәм-шәрәм итмәс өчен, гаилә корырга кирәк. Йөремәдең түгел, йөгәнсез ат кебек озак чаптың. Күптән йөгән кияргә вакыт. Һәрнәрсәнең чиге була. Танышасың, озакка сузмыйча, өйләнү чарасын күрәсең.
Наил мыек астыннан елмаеп тыңлады. Чөнки очрашуга Иринаның әниләре киләсен белә иде, әтисенең офицеантка кызны ничек кабул итүен генә күз алдына китерә алмады.
Бу очрашудан соң яшьләрнең әти-әниләре бер-берсен кода-кодагый урынына күрсәләр дә, яшьләр арасында мәхәббәт уты дөрләмәде. Элекечә дус булып, алдагысын киләчәк күрсәтер дигән уйда кала бирделәр. Туй көннәре дә билгеләмәделәр.Тормыш үз уңаена акканда, кинәт көтелмәгән борылыш очрады.
Әтисе эш сәфәрендә чакта, аның эшләрен башкарып, таң алдыннан ресторан бикләнгәч кайтып килгәндә, машина юлы кырындагы буа буенда ялгыз утырган кечкенә гәүдәле кызны күреп, Наил корыч атын туктатып, аның янына килде. Ясалма бөдерәтелеп, аксылга буялган чәчләре, картайган тузганак шикелле ямьсезләнеп, төрле якка карап тузган, зәңгәр күзле карага буялган керфегеннән бите буйлап агып төшкән тушь аны пәри баласына охшатуга карамастан, егет ягымлы итеп, йомшак кына:
‒ Су кызы, нишләп утырасың? ‒ дип эндәште.
Җылы сүз ишетүгә, күңеле җебеп, төнге тынлыкны бозып, дер-дер килеп, сулкылдый-сулкылдый үксергә кереште.
‒ Шушы сигаретны тартып бетерәм дә, буага батып үләм.
Наилгә аның җавабы бик сәер тоелды, гомерендә беренче тапкыр кызлар каршында каушап калып, үзен ничек тотарга белмәде. Аны тынычландыргач, кояш чыкканчы, сөйләшеп утырдылар, танышып киттеләр. Кыз Алина исемле икән. Яшьләрен түгә-түгә, таныш түгел абыйга эчен бушатты. Егете, аны ташлап, башка берәү белән йөри башлаган, барыр җире дә юк икән. Наил, яңа танышын үз өйләренә кайтарып куеп, ресторанга җилдерде. Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.Төнге маҗараларны Ирина килешле ясалган макияждан крем исе килеп торган йөзенә үзгәреш кертми, тыныч кына тыңлады һәм эшеннән бөтенләйгә китте.
Алина, училищены яңа гына тәмамлап, эшкә килеп урнашкан, үткер телле чибәр кызыкай. Коллективка бик тиз ияләште. Егете белән арасы өзелгәч үк, көтмәгәндә пәйдә булган кияве никахлашмаса да кыйммәтле ташлы алтын балдак кидерде. Кияү буласы кешенең бай икәне әллә ни күзгә бәрелеп тормый. Әмма Алинаның кием- салымы үзгәрде, күбесе яңага алмашынды, сыйфатлы бизәнгечләре төс-кыяфәтен, танымаслык ясап, уңай якка үзгәртте. Теле генә кычырткан кебек әче килеш калды. Ул әллә каян ялтырап күренә торган офис бизәге түгел. Хезмәт кенәгәсендә ПТУ тәмамлаган, белгече буенча “фрезеровчик” дигән язу тора.
Наилгә эш артты. Көн саен Алинаны эшкә илтә, эштән алып кайта. Кызны хезмәттәшләре читтән күзәләр. Оешма янына “мерин” килеп туктый, арткы ишекне ачып, курчак кебек киенеп бизәнгән Алинаны төшерә. Каравылчы аны проходнойга кадәр озатып килә. Алина чишенү бүлмәсенә кереп, киемнәрен эшнекенә алмаштырып, халатын кия, банданын бәйли һәм зур цехта сигез сәгать искереп беткән фрезер станогы артында ир-атлар белән бергә детальләр кыра. Эштән соң иртәнге күренеш кирегә кабатлана ‒ киенү-чишенү бүлмәсе, каравылчы, “мерин”.
‒ Нигә интегеп йөрисең? ‒ дип хәленә керегә теләүчеләрне, ялгызым буш өйдә ятып хыялланыймыни, ‒ дип, тозлы-борычлы сүгенү сүзләре кыстырып, авызларын каплый.
Ир кайтышлый, чәчәк сатучылар янында туктап, гөлләмә бүләк итә, вак-төяк бизәнгечләр биреп куандыра, ресторанга алып кереп сыйлый. Күңеленнән минем гомер буе көткәнем юымда очрады дип сөенә. Уналты яше дә тулмаган кызның кулыннан тотулар, суырып үбүләр, аның белән янәшә атлаулар нинди бәхет. Алина, вакытлары юкка сылтау итеп, нигәдер егетне туганнары, дуслары белән таныштырырга ашыкмады. Наилнекеләр кызны яратып бетермәүләрен яшермәделәр. Ул алар белән аралашып сөйләшмәде. Наилнең үзенә дә уңайсыз иде. Әнисе берничә тапкыр:
‒ Улым, ул сиңа тиң түгел. Бигрәк яшь бит. Каян табып алдың, шунда илтеп куй, ‒ дип әйтеп карады. Уллары ишетмәмешкә салышты. Наилне бик яратсалар да аның бу кыйланмышын гафу итмәделәр. Әтисе ультиматум куйды:
‒ Я ул, я без, икенең берсен сайлыйсың, ‒ дип сүзне коры һәм кыска тотты.
‒ Үзең өйләнергә куштың, ‒ дип, Наил үзсүзләнеп маташты. ‒Вакыт бар нәрсәне үз урынына куяр, ‒ дип уйлады. Шулай да әти-әнисе белән сүзгә киләсе килмәгәнлектән, төрлечә ярарга тырышып карады. Уртак тел таба алмадылар. Әтиләре Наилгә дип алган квартирага күченеп киттеләр.
Яшьләр үзләре генә калгач, беренче айларны ширбәттә йөзделәр. Алинаның беренче сменада эшләп кайтканнан соң вакыты җитәрлек булуга карамастан, өйдә кыл да кыймылдатмады. Ирнең, өйгә кайткач, хатын-кыз яшәгәнен тоясы, ул пешергән тәмле ризыкны ашыйсы килде, әмма өметләре акланмады. Сөйгәнеңнең суы да балдан татлырак. Алинаны барыбер яратты. Наилгә әтисе башка урыннан эш табарга кушты. Ул әнисен сагынды. Алар каткан күңелле кебек күренергә тырыштылар, сөйләшергә, якынаерга уйлап та карамадылар, көннән-көн читләштеләр, күңелдәге аралар ерагайды.
Ял көннәренең берсендә Алинаның әнисе кызына кунакка килде. Шунда кияү кеше ни өчен кәләшенең әнисе белән таныштырасы килмәгәнен аңлады. Чөнки ул, бик тиз кабынып китеп, юкка үпкәли торган хатын. Кызы белән, этле-мәчеле килеп, катлы-катлы начар сүзләр белән озак бәхәсләшеп аралаштылар. Киткәндә, Наилгә ризасызлык белдергән караш ташлады. Яшь ир хатынын бөтенләй бүтән күзлектән күрде. Ул әнисе кебек чаманы белмәс усал, үзәкне көйдереп әйтә торган каты телле. Әнисе килеп киткәннән соң, бөтенләй үзгәрде. Дус кызларыма барам дип, кичен чыгып китеп югалгалады. Шалтыраткычына карап, Наилнең аны көтеп ала алмаган, алга табан ничек яшәргә дип уйлаган чаклары ешайды.
Бер елдан, унҗидесе тулганда, Алина ташлаган егетенә кире китеп барды. Изге хатын ‒ оҗмах хуры, яман хатын ‒ дөнья гүре. Наил әти-әнисен дә, сөйгәнен дә, яраткан эшен дә югалтты. Апаларыннан әнисенең каты авыру белән чирләвен ишетте. Әллә минем гаебем бармы икән дип үзен гаеплегә санады. Әти-әнисе белән аралашасы килде, әмма курыкты. Килешеп китәрләр, шул чак Алина кире кайтырга уйласа, нишләрмен дип борчылды. Ахырда әти-әниләре хаклылыгына инанды.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
14.01.2020
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев