Сөртеп алдым күзләремнән кисәк
Тамчы булып тамган яшемне.
Дәвам иттем, күптән эшләмичә,
Онытылып барган эшемне.
Нигә шулай үз-үземне әле,
Белеп, шушы хәлгә төшердем?
Шул чаклы да ачык итеп бүген
Сихри, әкияти төш күрдем.
Имеш, йөрим тау-таш арасыннан
Һәм ишетәм: чылтыр су ага.
Тыңлап торам да, йөгерәм шунда,
Мин абынам... Һәм елан чага.
Нишләргә дә белмим, тирә якка
Кычкырам – тик чыкмый тавышым.
Ишетелә, бары көчле итеп,
Таудан төшкән суның агышы.
Шул чагында миңа кемдер дәшә
Әллә елан? Юк, су анасы:
"Менә суым, юып төшер. Бетәр
Агу, калыр тик куанасы!"
Моң-зарларны читкә алып аттым,
Мин яхшыга юрап төшемне.
Берни уйламыйча китеп бадым,
Табып ышанычлы кешемне.
Дәвам иттем яңа өмет белән
Күңелемә якын эшемне.
27.01.2022 Нәкыя Хәйруллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11