Барчагызны Корбан-бәйрәм белән ихлас күңелемнән котлыйм. Илләр имин, гаиләләр ныклы, үзебезнең тәннәребез таза, рухыбыз көчле, күңелләребез чиста, җыяр ризыкларыбыз мул, хәләл булсын! Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре төшеп, дус-тату яшик! Әмин!!!
Байлыкта түгел.
Яшик әле тату булып,
Яшик без бердәм.
Кунакларга урын һәрчак
Бирербез түрдән.
Белеп яшик: бәхетебез
Түгел байлыкта.
Чын бәхет ул бердәмлектә
Һәм татулыкта.
Тату булып, бердәм яшик
Нәкъ менә бүген.
Онытып без торыйк әле
Дөньяның чүбен.
Дус-туганнар җыелышкач
Зур бәйрәм була.
Йорт эчләре дә яктыра,
Өйгә нур тула.
Белеп яшик: бәхетебез
Түгел байлыкта.
Чын бәхет ул бердәмлектә
Һәм татулыкта.
19.07.2021 Нәкыя Хәйруллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1