Предыдущая публикация
(булган хәл)
Өч атна элек булды бу
Кызганыч һәм кызык хәл.
Йортка керүче булмады —
Ә алка юк — миңа жәл...
И уйладым: кая булыр,
Төшеп кенә калгандыр?
Эзләдем йорт эчләреннән,
Калмады хәтта ындыр...
Сеңлем кайткач сыйларга дип
Булдым тавык суярга.
Аңа куштым, мин кергәнче,
Казанга су куярга.
Йонын йолыккач тавыкның
Чыгардым эчәкләрен.
Бүтәкәсен ярсам — алка —
Көткән күрәчәкләрен...
Югалган алтын алкам
Чыкты тавык эченнән.
Сезгә шушы шатлыгымны
Сөйлим сөенечемнән.
Кадерле алкам югалгач,
Өч атна кайнады баш.
Беләсезме, бу тавыктан
Ничек тәмле булды аш?!
28.06.2021 Нәкыя Хәйруллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3